...Көч-куәте, дәрте ташып торган Айдар, 44 яшендә бәхетле, хәстәрлекле өч бала атасы, сөекле ир, үрнәкле гаилә башлыгы булып җитеште, бар яклап та өлгерде. Шул ук вакытта акча да эшләде, текә иномаркада гына җилдерде, район үзәгендә барлык уңайлыклары булган дүрт бүлмәле фатир, җир участогы сатып алды, үз проекты буенча шәхси йорт төзергә хыялланды, олы улын Төньяк башкалада югары уку йортына урнаштырды. Тумышы белән оптимист, күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә алган көлке капчыгы ямьле җәй башларында берничек тә аңлата алмаслык халәткә дучар булды. Алдагы көннәрдә яман эшләр килеп чыгачагын, хәлиткеч үзгәрешләрне тойдымы — күңел түренә сәер шом кереп урнашып, җанын телгәләде. Ә инде уй-кичерешләрен кем белән дә уртаклашырга, яшерен серләрен чишәргә ашыкмады, сәер тойгыларын бернәрсә белән дә бәйләмәде. Сәламәтлегенә бервакытта да зарланмады ул. Хәмер белән мавыкмады, тәмәкене дә вакыты-вакыты белән генә пыскытты. Ике дистә елга якын Себер киңлекләрендә урнашкан нефть компанияләрендә вахта ысулы белән йөреп көч салды. Һәрдаим медицина күзәтүе астында булып, табибларга күренеп торды, кырыс Себер шартларында эшкә яраклы дип табылды. Вахтасын тәмамлап, гаиләсе янына канатлы коштай ашыгып кайта иде. Балаларына, сөекле тормыш иптәшенә, туганнарына бүләк-күчтәнәчләрне мул өләште. Аннары, өй эшләрен карап алганнан соң, һава торышы нинди булуга карамастан, ау мылтыгын иңенә асып, этен ияртеп, көннәр буе киң басулар, куе урманнар иңләп йөрергә яратты. Ә кешеләрне ул, гипноз көченә ия булгандай, ниндидер аңлатып бирә алмаслык сихри магниттай үзенә тартты, күпләр аны бик якын итте. Хатыны, дусларыңа булган мәхәббәтең миңа караганда да көчлерәк, дип шаярта иде.
Авылга соңгы кайтуында Айдар абыйсы белән очрашты. Туганнар әниләре янында яланаяклы бала чакларын искә алып, шаярып, көлеп рәхәтләнделәр. Урманда мәтрүшкәле каен себеркесе әзерләделәр. Мунча ягып кереп, киләчәккә мәhабәт планнар кордылар. Авыл зиратына барып, яшьли гүр иясе булган әтиләрен искә алдылар. 44 яшьлек сөекле әтиләре, әниләрен 38 яшендә өч баласы белән тол калдыра. Ул вафат булганда олы абыйсына — унике, Айдарга — җиде, ә кечкенә сеңелкәшләренә нибары дүрт кенә яшь тулган була...
Шулай авыр кичерешләргә бирелеп торганда Айдарның дүрт яшьлек улы, туганнарны шаккатырып, сәер генә: “Әтием, ни өчен синең фотоңны монда куйганнар?” — дип, сорамасынмы. XXI гасырда туган кечкенә онык белән, үткән гасырда кыска гына гомер кичереп, бакыйлыкка күчкән картәти бер-берсен күреп тә белми, югыйсә. Ни галәмәт, мәрмәр таштагы сурәттә Айдарга охшаш чаткылар да юк. Тышкы кыяфәте белән әнисенә охшаган ул, ә менә холкы әтисенеке, диләр. Балалыгы, утырып бетмәгән акылы белән теленә ни килә шуны такылдый дип, малайның сүзләрен уенга бордылар.
Берничә көннән уллары төнлә йокысыннан куркып елап уяна: “Әнием, өебез җимерелде, ә анда әтием калды!” — дип, үкси. Көндез уйнап арыгандыр, яисә куркыныч төш күргәндер дип тынычландыралар аны.
Кызганычка каршы, туганнар зиратта булып, бер атна чамасы үткәч, Айдар, барысын тетрәндереп, кинәт кенә вафат була. (Әтисе дә 44 яшендә дөнья куйган!) Ашыгыч рәвештә реанимация бүлегенә салып, медицина ярдәме күрсәтү дә ирне коткарып кала алмаган. Табиблар Айдарның якты дөнья белән хушлашуын “йөрәк өянәге”ннән дигән нәтиҗә ясыйлар. Бервакыт та сәламәтлегенә зарланмаган, даими медицина күзәтүе астында торган, көннәр буе урманда көрт ерып киек-җанвар аулаган, типсә тимер өзәрдәй яшь ирдә нинди чир булсын?! Шулай итеп Алия 38 яшендә (бианасы кебек!) өч баласы белән ялгыз кала...
Дистә еллар буе шушы нәселне эзәрлекләп килгән берәр сихерме бу? Безне уратып алган серле дөнья көтмәгәндә үзенең сихри чаршавын ачкандай итә дә, яңадан ябып куя. Язмышларның югарыдан билгеләнгәненә күпләр ихластан ышана. Нәрсә ул төш? Төш күрү нилектән килә? Фанилык белән бакыйлыкны тоташтыручы күперме ул? Гадәти төшләр, якын арада буласы вакыйгаларны хәбәр итүчеләре дә була. Ә менә психоаналитиклар исәпләвенчә, төш ул — тирән аң. Дүрт яшьлек баланың әйткәнен шаяруга алсалар, алтынчы дистәсенә якынлашып килгән ирнең төшен чынга юраган Айдарның якыннары.
Юридик фирмада эшләүче Айзат исемле туганнары кырыгын үткәрер алдыннан Айдарны төшендә күрә. Әкияти тылсымга ия булгандай, үтә алмастай булып тоелган каршылыкларны җиңел генә кичеп, аткарып чыга алмастай эшләрне оста итеп җиренә җиткереп төгәлләп, Айдар хатыны белән киңәшләшкәннән соң, Айзатка зур булмаган кара сандык hәм кечкенә көмеш ачкыч тапшыра: “Минем бар булган мөлкәтем шушында...”
Бер атна чамасы үткәч серле төштә күргәннәр юш килә. Төштәге кара сандыкны туганнар Айзатның ноутбугы дип раслый. Чөнки компьютерда җыелып, төрле гаризалар әзерләп биргәннән соң, барлык милек законлы рәвештә мәрхүмнең хатынына hәм балаларына күчә, банк кредитлары ябылып, страховкалар кайтарып бирелә. Сәер төштә Айдарның сандык ачкычын Айзатка ышанып тапшырып, аннан барлык эшне дә документаль рәвештә башкарып чыгуны таләп итүе түгелме? Барысы да яхшы тәмамланды кебек, мәрхүмнең соңгы гозере дә үтәлде, тик күпме вакыт таләп ителде моңа. Аннары, төшендә нәкъ шушы туганыннан ярдәм соравын ничек аңлатырга, ә ник башкаларга мөрәҗәгатъ итмәгән ул?
Язма геройлары тагын бер мистик күренешне сөйләп шаккатырды. Әлеге кайгылы хәлләрдән соң ике-өч ай чамасы үткәч, Алия бианасы яшәгән авылга ындыр-бакчадагы көзге эшләрдә ярдәмләшергә дип юллана. Көтмәгәндә ихатага чит ау эте килеп керә. Тәүге карауда ук күзгә ташланган өр-яңа күн муенчаклы, командаларны аңлаган акыллы җан иясе, әйтерсең, йорт хуҗаларын күптән күреп белә — читләшми, hәрберсенә килеп елышып, үзен сыйпатып, сөйдертеп, барысын да аптырашта калдыра. Аннары, тирә-якны иснәп, тикшереп чыга hәм йорт ишегенә борынын терәп сузылып ята. Ә мөлдерәмә яшь тулы күзләре, кеше күзләре диярсең — шундый моңсу итеп карыйлар. Өлкәннәр урманда ауда чакта адашкандыр бу бахыркай, дип килешәләр. Балалар чакырылмаган кунакка су тәкъдим итеп карыйлар, ашарга бирләләр, ә ул иснәп тә карамый. Иренең дә этләре кайчак шулай ауда югалып, берничә көннән ачка әлсерәп, көчкә кайтып егыла торган булганнар. Алия танышларына шалтырата, тик Айдарның аучы дусларының этләре югалмаган булып чыга. Ихатада гына калдырырлар иде, өлкән яшьтәге бианасы үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алия дә алып китә алмый, чөнки ау этен белеп тәрбияләргә, вакытында ашатып, әледән-әле ауга алып чыгарга кирәк. Туганнары бер hәвәскәр аучының элегрәк Айдарның үзеннән шушындый эт соравын әйтә. Бер-ике сәгать вакыт үткәндерме-юкмы, өй турында бер җиңел машина туктый. Аннан таныш булмаган ике ир-егет төшә. Озын буйлысы, этен танып, ерактан ук эндәшә. Эт яткан урыныннан сикереп торып, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтле караш ташлый, саубуллашкандай, шыңшып ала, аннары хуҗасы янына уктай атыла. Менә шулай дуслар бер-берсен таба...
— Ике дистә елдан артык бергә яшәп тә, иремне ныклап белеп бетермәгәнмен икән, — дип, сүзен дәвам итә Алия. Айдарның эчкерсез, тынгысыз җаны бик еракларда булса да, безне кайгыртып тора, әледән-әле төшкә керә, кирәкле киңәшләрен бирә. Юксынып, үзенә генә таныш ау сукмакларын иңли торгандыр, ә бүген исә урманда шушы акыллы җан иясен очратып, аңа да ярдәм кулын сузгандыр дип уйлыйм. Менә бит, туган йортына ияртеп алып кайтып, хуҗасын табышты. Ышанмаслыкмыни?! Маэмайның күршеләргә түгел, турыдан-туры безгә килеп керүе hич тә очраклы түгел...
Мин исә бу хәлләрне үземчә юрадым. Минемчә, Айдарның рухы шушы ау эте кыяфәтенә кергән дә, туган нигезе, гаиләсе белән очрашып-күрешергә кайткан... Язмамны тагын да бер хикмәти төшне тасвирлап тәмамлыйсым килә. Күп еллар элек вафат булган авылдашлары тол калган хатынына төшендә түбәндәгеләрне сөйләгән: “Күптән түгел безнең янга яшьтәшнең малаен китерделәр, — дигән ир, — төрле кызык-мәзәк сөйләп, эчләрне катырып бетерде...” Төнлә сискәнеп уянган хатынның күзләренә таң атканчы йокы кермәгән. Шулай итеп, шат күңелле Айдар фани дөньяда туганнары, дуслары белән ничек шаярып-көлеп гомер иткән булса, ахирәттә дә шулай дәвам итә булып чыга...
Адәм баласы сихри дөньядагы аңлатып бирәлмәслек күренешләргә гасырлар буе җавап эзләп тә табалмаган. Җир шары Галәм киңлеге буйлап сәяхәтен дәвам итә, шул ук вакытта, югары көчләр, тылсым ияләре, мәрхүмнәрнең җаннары безнең белән төрлечә элемтәгә керергә тырыша, сынамышлар, төшләр ярдәмендә безгә хәбәр җиткерә...
Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, дөнья бит ул...