Адәм баласын гомер буена үзе туып-үскән җир тарта, диләр. Мегаполисларга күнеккән, туган ягына җәйге ялларында да кайтып әйләнә алмаган дәрәҗәле абзыйлар үзләренең мәңгелек йорты итеп юкка гына авыл зиратын сайламый торгандыр. Һәрхәлдә, шәһәрләрдәге җеназа чыгымнарының бик зур булуы гына сәбәпче түгел моңа. Әлеге шул туган туфракның магниттай тартуы көчледер.
Сүз башында ук үлем-китем, зират темасын нигә кузгаттым? Яңарак 62 яшьлек икетуган Рим абыемны соңгы юлга озаттык. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең беренче шәхси шоферы һәм тән сакчысы булды ул. Соңгы көнгәчә Зубово авылында дус булып, аралашып яшәделәр.
— Бәндә 60 яшьтән соң үзенең мәңгелек йортка барасын истән чыгармаска, барысын да алдан хәстәрләп куярга тиеш, — дип, басым ясап сөйләде Рим туганыбызны озатканда мөфти хәзрәт.
Аның үгет-нәсыйхәтләре булгандырмы, бабаларыбыз туган төякнең үзенә тартуымы, Рим моннан өч еллап элек туып-үскән Уфасыннан еш-еш кайтып, Хафиз картәтиебез җирләнгән Дәүләт авылы зиратын төзекләндерүне хәстәрләп йөргән иде...
— Хаклы ялга чыгу белән башкаладагы зур һәм уңайлы фатирымны, матур хатынымны калдырып, ике дә уйлап тормый авылга кайттым. Ниһаять, үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тоя башладым, — ди минем күңелемдәге уй-фикерләргә аваздаш итеп Башкортстанның күренекле җырчысы Юлай Вәлиуллин. Әлбәттә, табигате белән шаян холыклы Юлай абыйның уенын-чынын бергә кушып сөйләвен яхшы аңлап торам.
— СССР сәхнәләрен гөрләтеп Ирина Архипова белән бер спектакльдә җырлап йөргән кешегә Миякәнең Әбеше бик тар түгелме соң? — дим.
Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр бит. Әйдә, хәзер яшьләр үссен, алар җырласын. Ә мин күл буенда табигать матурлыгына хозурланып, балык каптырып утырганда олы сәхнәләрне түгел, зур йөрәкле сәхнәдәшләремне юксынам. Кызганыч, кемне сөйләсәң – шул юк бүген. Уфа сәнгать училищесында бергә укыган сабакташым, Башкортстанның халык артисты Мәүлетбай Гайнетдинов белән әле кичә генә бер парта артында утырган, бер сәхнәләрдә җырлаган кебекмен. Шамил Хәмәдинуров белән филармониядә бергә эшләдек. Өлкән дусларым Мәгафур Хисмәтуллинны, Зәки Мәхмүтовны, Хөсәен Мәҗитовны, Саҗидә Галимованы юксынам. Бәлки, алар булмаганга бүгенге Уфаның ямен тапмыймдыр да.
— Аралашкан, очрашкан сәхнәдәш дусларыгыз да бардыр бит әле?
— Шөкер, бар алар. Телефоннан шалтыратышып, хәл белешеп торабыз. Әйтик, училище буенча сабакташым, Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Хәбибуллина вакыт-вакыт: “Әйдә әле, Юлай, бер яшь чакларны искә төшереп, сәхнәләрне дер селкетеп алыйк!” — дип, аерым чараларга, концертларга дәшеп торды. Андый дусларыма рәхмәттән башка сүз юк, чөнки артист аны онытмаганда гына үзен бәхетле тоя ала.
Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваның концерт төркемендә җырлап йөргән талантлы якташыбыз армия хезмәтен дә Идел буе хәрби округының җыр һәм бию ансамбле солисты буларак үтә. Данлыклы ансамбльгә ул Башкортстанның ул чактагы хәрби комиссары генерал Кусимов фатыйхасы һәм ярдәме белән эләгә.
— Таһир абый минем җырлаганымны бик ярата иде. Мин тормышымда да, иҗатымда да аның данлы исеменә тап төшермәдем, — ди Юлай Сәйфулла улы.
Армиядән соң ул Уфа сәнгать институтында белем ала һәм Заһир Исмәгыйлевның яраткан студентларының берсе була. Юлай Вәлиуллин күп еллар Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли. “Салават Юлаев” операсында Акморза, “Шәүрә”дә — Садыйк, “Кодача” музыкаль комедиясендә Яппар һәм Әптерәй рольләрен бик уңышлы башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулый. 70-80нче елларда опера театрына йөрүчеләрнең күпләре “Юлай Вәлиуллинны тыңларга барам!” дигәненә мин үзем шаһит. Опера артистлары куйган концертларда да актив катнаша якташыбыз. Ә инде аның репертуарындагы “Урал”, “Сандугач”ны халык кат-кат сорап ала.
...Миякә үзенең данлыклы җырчысын онытмый – Юлай Сәйфулла улы районда узган зур тантаналарның һәрчак түрендә була, мәдәният сараенда узган концертларда да аның чыгышын һәрчак көтеп алалар.
Фото гаилә альбомыннан.