3нче курска кадәр Алсу башка яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмады: башкалар белән беррәттән, кыска итәк, җиңсез кофта, бот төбеннән торган шортылар киеп йөрде, бөтен күңел ачу чараларының уртасында булды, чибәрлегенә исә тирә-яктагылар сокланды. Ә бер көнне ул авырып түшәккә егылды, тәнен хәлсезлек биләп алды. Янып торган чәчәктәй кыз атна эчендә кырау суккандай сулды да куйды. Табиблар төгәл генә диагноз куя алмады. Ахыр чиктә әтисе белән әнисе кызны күрше авылдагы абыстай янына өшкертергә алып барырга карар кылдылар.
Кардай ак яулык ябынган, шундый ук төстәге күлмәк кигән абыстай, Коръән сурәләреннән аятьләр укып, кызны озаклап өшкерде, кайтып киткәндә: “Шушыны ятла, файдасы, һичшиксез, тими калмас”, — дип, кулына бер кәгазь кисәге тоттырды. Өшкерүче әби яныннан чыкканда ук Алсу үзенә хәл керә башлавын тойды. Кәгазь турында да онытмады, өйгә кайту белән аны, кызыксынып, ачып карады. Анда басма хәрефләр белән “Аятел-көрси” дип язылган иде. Кыз татарча хәрефләр белән язылган сүрәне эченнән генә укый башлады. Бер укыды, ике, тик андагы сүзләрнең берсе дә исендә калмады. Шулай да ул кәгазьне читкә алып куймады: тагын, тагын укыды һәм, ярты төн җиткәндә ятлап та бетерде.
Иртәнгә инде Алсу бөтенләй икенче кеше булып уянды. Кызның битенә алсулык йөгерүен күргәч, әти-әниләре дә шатланып туя алмады. Алсу исә җайлап кына яңа уку елына әзерләнә башлады. Гайшә абыстай киңәш иткәнчә, иртәле-кичле теге сүрәне кабатлап йөрергә дә онытмады.
Уку елы башлануга санаулы гына көннәр калган иде. Бер көнне иртән әтисе: “Гайшә абыстайга күчтәнәч илтеп килергә кирәк”, — дип, яңа гына аертылган бер чирек бал күтәреп килеп керде. Алсу: “Мин дә барам!” — дип, урыныннан торуын сизми дә калды. Алар өчәүләп күрше авылга китте.
Анда баргач, Алсу, барлык кыюлыгын җыеп, әбекәйгә үзе ятлаган “Аятел көрси”не сөйләп күрсәтте. Әби аны тыңлап бетерде дә: ”Сөбханалла машалла!” — дип, кызның аркасыннан какты, “Мөселман кешесен яман күздән сакласа да шул “Аятел көрси” генә саклый ала”, дип, әлеге сүрәне беркайчан да теленнән төшермәскә киңәш итте. Әбекәйнең шушы сүзләре Алсуны, гүя, канатландырып җибәрде. Дин гыйлемен тагын да тирәнрәк өйрәнәсе, аның хикмәтләре турында күбрәк беләсе килде һәм, иртәгәсен, әти- әнисеннән рөхсәт алып, тагын таныш абыстай янына юлланды.
Дин юлына әнә шулай кереп китте Алсу. 1 сентябрьдә ул колледжга Гайшә абыстайныкы кебек үк ак яулык ябынып, аяк йөзеннән торган мөселман киеме киеп барды. Беренче дәрес психология фәненнән иде. Укытучы кыңгырау шалтыраганчы ук килеп керде һәм күмер кебек утлы карашын Алсуга төбәп: “Ник яулык ябындың? Әллә пеләшләндеңме?” — дип сорады. Мөселманча киенеп килеп керүгә үк курсташларының читенсенеп каравына, элекке ахирәтләренең берсенең дә янына килеп сүз катмавына хәтере калса да, үзе дә мөселман өммәтеннән булган укытучыдан мондый ук дорфа сорауны көтмәгән иде Алсу. Шуңа нишләргә дә белмәде: аяк-куллары дер-дер калтырана, тәне бизгәк тоткандай итә башлады һәм ул: көч-хәл белән урыныннан торды да кабинеттан чыгып китте. Медицина колледжының ишеген ябып чыкканда Алсу, яулык ябынган халәттә, бу уку йортына кабат әйләнеп кайтмасын төгәл белә иде.
Моңа карап кына яулыгын салмады Алсу. Әти-әнисе һәм Гайшә абыстай белән киңәшләшкәннән соң, ул, арытаба дин юлыннан атларга кирәк, дигән карарга килде. Шәһәргә барып, мәчет ихатасындагы кибеткә эшкә урнашты, бер үк вакытта Аллаһ йортында дин сабакларын да үзләштерде. Акрынлап күңел яралары да уңала төште.
Ә бер көнне көтелмәгән хәл булды. Киоскка яулык ябынган бер апа килеп керде дә догалар китабы сорады. Алсу да аңа күтәрелеп карады һәм, кайчандыр үзен мыскыллап, кабинеттан чыгып китәргә мәҗбүр иткән укытучыны күреп катып калды. Укытучы да аны шунда ук таныды:
— Син? — дип бер генә сорау бирә алды.
— Әйе, мин, — диде Алсу гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
— Син мине гафу ит инде, — дип, карашын түбән төшереп, сүз башлады яулыклы ханым. — Теге чакта сине рәнҗетеп бик ялгыштым бит мин, сеңелкәем. Беләсеңме, шул мизгелдән башлап тормышым челпәрәмә килде: бер ел эчендә өч якын кешемне — иремне, улымны, әниемне югалттым. Кайгылардан хыялланыр чиккә җиткәч, дингә килдем. Әле менә намазлар, Коръән сүрәләре өйрәнәм. Шуларны өйрәнүдән генә җанга тынычлык табам...
Алсу аны сүзсез генә тыңлады. Укытучы апасын ул күптән кичергән иде инде. Бу вакытта ул башка нәрсәгә — тагын бер мөселман кешесенең дини кануннар буенча яши башлаганына ихластан сөенә иде.