+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 сентябрь 2016, 02:00

Ә каеннар шаулый...

Бөек Ватан сугышы бик күп язмышларны челпәрәмә китерде.Дәһшәтле сугыш тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узса да, ул салган яралар бүген дә уңалмый. Аның тәэсирендә җимерелгән язмышларга, кичерелгән фаҗигаләргә тыныч чорда дөньяга килгән буыннар да битараф кала алмый. Бу турыда Җиңү бәйрәмендә, Хәтер һәм кайгы көнендә еш сөйләсәк, башка вакытта истәлекләрне йөрәк түрендә йөртәбез.

Шундый гадәти көннәрнең берсендә Туймазы районының Төмәнәк авылы хакимияте рәисе Әгъзам Фатыйхов белән сөйләшеп утырганда аның бик бәхетле кеше булуы турында уйлап куйдым. Чөнки аның әтисе Габделхәмит, тол калган Җәмиләгә өйләнеп, лачындай өч ир-егеткә гомер биреп, нәселен дәвам итәр өчен ут эченнән исән-сау әйләнеп кайта. Ике абыйсы белән бергә, төпчеге Әгъзам да Ватанны саклаучы солдат улы булып үсә. Нәкъ 30 ел элек, 70 яше туларга берничә ай кала дөньядан киткән Габделхәмит Фатыйховка быел көз 100 яшь тулган булыр иде.

Узган гасыр башында Кушнаренко районының Илек авылында даны еракларга таралган чабата үрүче Дәүләт­килде белән Фәрхебанат гаиләсендә 4 кыздан соң ир бала дөньяга аваз сала. Көтеп алынган малай, ай үсәсен көн үсеп, 1936 елда 20 яшендә армиягә алына. Ә китәр алдыннан, ике балалы тол иргә димләгәннәрен белеп, яратып йөргән кызы Шәрифәне урлап алып кайта, аңа нибары 16 яшь була. Каенана-каената йортында яшь килен өч ел ирен көтә. 1940 елда армиядән кайткан Габделхәмит Бөек Ватан сугышы башланганның беренче көнендә үк фронтка китә. Күп тә үтми, аның хәбәрсез югалуы турында хат килә. Кайгы өстенә кайгы булып, әтисе сугышка киткәч туган кызлары чирләп үлә. Шәрифәне бу йортта берни дә тоткарламый. Бераздан ул сугыштан бер кулын өздереп кайткан фронтовикка кияүгә чыга һәм алар шушы ук авылда яши башлый.

Тик сугышны иң куркыныч төшендә дә күз алдына китерә алмаган хатын аның олы мәхшәр булуын каян белсен? Волхов фронтындагы генерал Власов белән бәйле вакыйгалар соңрак ачыклана. Габ­делхәмитнең исән булуы турында хәбәр килгәч, Шәрифә ире белән авылдан чыгып китә.

Габделхәмит 1946 елда гына демобили­за­цияләнеп Илеккә кайта. Аңа ире сугышта һәлак булган тол хатын Җәми­ләне димлиләр. Бөредә тракторчылар әзерләү курсларын тә­мамлап, туган авылында М. Горький исемендәге колхозда тракторчы була. 1961 елда силос чокырында умрау сөяген сындырып, тракторчы эшенә яраксыз булып кала. Колхозның биш авылны берләштерүче янгын сүнде­рүчеләр командасын җитәкли. 1976 елда авыл мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире вазыйфасыннан пенсиягә китә. Озак еллар кымыз ясау остасы була. Өлкән улы Әзһәр Илек урта мәк­тәбендә чирек гасыр директор була. Бүген лаеклы ялда, авылның имам-хатыйбы. Уртанчы улы Әнвәр Күмер­тауда яши, шахтер, бүген пенсиядә.

Әгъзам Хәмит улы исә, педагог белеме алып, төрле елларда Илек мәктәбендә физкультура, башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта, Иске Кормаш, Кушнаренко 1нче мәктәпләрен җитәкли. Район партия комитеты инструкторы, “Маяк” колхозында парторг була. Эшкә кайда гына җи­бәрсәләр дә, хатыны, шулай ук педагог Зилә ханым белән ике кызы янында була. Бүген инде кызы Айгөл – педагог, ире Галинур белән кызлары Аида һәм Азалияне үстерәләр, Уфада яшиләр. Ә табиб һөнәрен сайлаган Светлана ире Илшат, балалары Әлфия һәм Илһам белән Урай шәһәрендә төпләнгәннәр.

Шуның белән әлеге тарихка нокта куярга да булыр иде. Тик аның дәвамы бар. 2001 елда Әгъзам Хәмит улы Туймазы районының “1 Май” колхозына рәис булып килә. Шунда аңа туган якларыннан үтенеч җиткерәләр – Шәрифә апа Габделхәмитнең кече улын күрергә тели. Ул фронтовик ире белән ил гизә. Пермь краенда, Үзбәкстанда, Әзер­байҗанда яшиләр. Уллары Таһир, кызлары Зөһрә туа. Ире үлгәч, 90нчы еллар башында Туймазы районының Серафимовка авылына кайтып урнашалар.

Бу үтенечне ишетеп, ике төрле хис кичерүен яшерми Әгъзам Хәмит улы. “Әткәйгә хыянәт иткән кешене кичерә алмам”, — дип уйлый. Тик дөнья күргән ир-егетнең акылы өстен чыга, үзенең хөкемдар була алмавын аңлый ул. Эзләп таба Шәрифә апаны.

“Габделхәмит!” – дип каршы ала ул әтисенә ике тамчы су кебек охшаган Әгъзамны. Бу турыда сөйләгәндә Әгъзам Хәмит улының күзләренә яшь тулды. Шулай итеп, Шәрифә апа тагын бер уллы була. Аның гаиләсе белән аралашып яши, бәйрәмнәрдә очрашып тора. Фатыйховлар гаиләсе үзен туган авылы Илеккә алып кайтуга аеруча сөенә Шәрифә апа, туган нигезен күрү, яшьтәшләре, ахирәтләре бе­лән очрашу бик тәэсир­ләндерә аны. Ул биш ел элек дөнья куя. “Шәрифә апа бу дөньядан бик канәгать китте”, – ди Әгъзам Хәмит улы. Бүген аралашуны балалар дәвам итә.

Чыннан да, безнең хөкем­дар булырга хакыбыз юк, ә менә гомерләрен аямыйча Ватанны саклаган каһарман­нарның батырлыгын киләсе буыннарга җиткерү – изге бурычыбыз. Ә җәйләрен алар истәлегенә утыртылган бакчаларда, һәйкәлләр янындагы аллеяләрдә шаулаган каеннар янында батырларның оланнары, бәхетле балачак кичереп, кинәнеп уйнарлар.

Читайте нас: