+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 сентябрь 2016, 02:00

“Очкынлы” мәхәббәт

Аңа комбайн аккумуляторы сәбәпче булган.Тары кебек сибелгән эшләрен тәмамлап, ут алгач та әле бәйләм тотып ярты төн уздырган хатын, инде унбиш серияле төшенең яртысын күреп өлгергән ире янына ятып, татлы йокыга талды.

Иренең кабыргасына төртеп уятуына ризасызлык белдереп:

– Тагы ни булды, ни кирәк? – дип мыгырдады.

– Төтен исе чыга, юшкәне этеп бетергән идеңме? Бүген ташкүмер салган идең бит, – диде ир.

– Юшкәне үзең дә торып карый аласың, шуңа мине уятасы бар идеме? – дип сукрана-сукрана хатын юрганын ачты.
Чынлап та, өй эченә төтен исе таралган иде. Бу төтен күмернекенә охшамаса да, мич эчен буташтырып, ябылып бетмәгән юшкәне тагын да тартыбрак куйды.

Ята торгач, төтен исе артканнан-артты. Хатын, хафаланып, тагын урыныннан торды. Радио, телевизор шнурларын розеткадан ычкындырды. “Күмер-фәлән идән ярыгына төште микән әллә?” – дип, тагын аш бүлмәсенә чыкты. Барысы да яхшы сымак. Тик төтен исе каян килә соң? Билгесезлектән аптырап, ни уйларга да белми урындыкка килеп утырды. Йокысы тәмам ачылды. Нидер яна... Тик нәрсә?

– Чык әле монда, карчык, тиз бул! Кара әле, төтен менә каян чыга икән! – дип, иренең эндәшүенә сискәнеп китте дә түр якка атылып чыкты.

Төтен үзләре яткан карават астыннан пырхылдый икән. Һаман урын өстендә яткан иренә:

– Янасың бит, тор! Нишләп ятасың?! – дип, юрган, матрасларны ире белән бергә сөйрәп төшерде.

Төтен, иреккә чыкканына сөенеп, күкселләнеп, тагын да куерып, бөтен өйгә таралды. Балта элсәң дә эленеп торырдай. Күзләрне кисә, тын юлларын каплый. Урамда утыз градуслы салкын булса да, ишекне ачып җибәрделәр. Тик, әллә каушаудан, юрган-түшәкләрне кар өстенә чыгарып ташларга башлары эшләмәде. Хатын бүлмә уртасында пыскып янган урын-җир әйберләре өстенә чәйнектән су сибә башлады. Өй эче чыдап тора алмаслык янган мамык исе белән тулды.

Ир, хатынының кыланышыннанмы, уртасы ярыйсы ук тишелеп янган матрасны күрепме, шаркылдап көлеп җибәрде.
Хатыны, нәрсә булган моңа, дип, борылган иде, иренең карават астыннан зур комбайн аккумуляторы сөйрәп чыгаруын күрде. Төнге маҗараның сәбәпчесе шул икән.

Ике-өч көн элек, буран булгач, линиядәге авариядән ут сүнгән иде. Кышкы көн кыска, караңгы иртә төшә. Көзен комбайнда эшләгән гаилә башлыгы аккумуляторны өйгә алып кайтып куйган иде. Электр булмагач, шуңа мотоцикл фарасын көйләде. Әйдә, хатыны да сөенсен, бәйләмен дә теләгән кадәр бәйләсен. Кул эше эшләмәсә, күңеле булмый бит сөеклесенең. Электр уты көйләнгәч тә, кыш гомере озын, бураннары да булмый калмас, кирәге чыгар дип, базга төшерми, карават астына гына этеп куйган иде шул аккумуляторын.

Диванда йоклап йөриләр иде дә, бүген тышта бик салкын булгач, өйгә әллә ни җылы төшмәде. Шуңа, җылырак булыр дип, сиртмәле караватка урын җәйгән иде. Аккумулятор бөтенләй истән чыккан. Тимер сиртмә ир авырлыгына гына бирешмәгән, ә менә хатыны да килеп яткач, сыгылып, контакт төймәләренә тиеп, очкын бәргән. Гөнаһ шомлыгына каршы, алары каплап куелмаган шул. Мамыкка күп кирәкмени, җайлап кына пыскып яткан... Шулай итеп, өч кат түшәкне үтәдән-үтә тишеп чыккан.

Әле идәндәге урталары тишек түшәкләргә, әле аккумуляторга карап, хатын да: “Ну, җаным, “искрить” итәргә шәпбез икән”, – дип, шаркылдап көлеп җибәрде. Әлбәттә, бу хәлнең зур бәлагә китерүе ихтимал иде.

Бу кышкы маҗарага байтак еллар үтсә дә, авылда мәзәк итеп һаман искә төшерәләр. Баштарак: “Әнә, “очкынлы” мәхәббәт коллары килә”, – дип, күзләрен дә ачтырмыйлар иде. Мирас булып әти-әниләреннән калган бу караватка урынны килгән кунакларга гына җәяр булып киттеләр. Әйдә, “очкынлы мәхәббәт” урынын алар да тәмләп карасын!..

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Иске Акташ авылы.
Читайте нас: