+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 сентябрь 2016, 02:00

Гармунчы кыйссалары

Ирек Галинга Хәмәй бабай тальяны да, “Вельтмайстер” баяны да бердәй кадерле.Гаҗәеп бу кеше дигәнең. Кемнәрнеңдер йөзе кирпеч сорап тора. Икенчеләрне күрү белән авыз үзеннән-үзе ерыла башлый. Уйландыра, сагышка сала торган кешеләр була. Ирек Галин исә моңландыру сәләтенә ия. Матбугатта шигырьләре белән ара-тирә күренгәләп килгән Ирек менә дигән гармунчы да булып чыкты. Башкортстанда татар телендә иҗат итүче каләм әһелләренең 2014-15 елларда узган “Балкыш” бәйгесендә җиңүчеләр арасында Ирек Галин да бар иде. Ул, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында конкурсны йомгаклау кичәсенә тальяны белән килеп, бөтен залны үзенә каратты. Форсаттан файдаланып, гармунга сәләте, әлеге уен коралын сатып алу белән бәйле кайбер хатирәләрен уртаклашты.

— Миңа “гармун чире” тумыштан йоккандыр дип уйлыйм, — диде ул, — чөнки әнкәй дә, әт­кәй дә, аларның күп кенә туганнары да төрле гармуннарда уйныйлар иде. Әнкәй бары тик “батский”да уйный иде. “Батский” дип күрекне ике якка тартканда да бер үк төрле моң чыгаручы тальянны атыйлар. Әти тальянда уйнады. Әт­кәйнең энесе дә, картәти дә гармунчылар булды. Миңа кечкенәдән гармун моңы сеңдереп үсәргә туры килде.

Әткәйнең энесе Мулланур абый бер килүендә хромка телләренә химик каләм белән “Әпипә”не ничек уйнарга кирәклеген билгеләп киткән иде. Шуннан уйный башладым. Беренче сыйныфка шул “Әпипә”не уйнап барып кердем. Мәктәптәге барлык чараларда диярлек катнашырга туры килде. Әни кырда эшләүчеләргә берничә ел аш пешерүче булып эшләде. 5-6нчы сыйныфларда укып йөргән елларда җәйге каникул чорында мин ат белән аны йөрттем. Моның өчен көн саен бер сум акча түләделәр. Шул акчага Бөрегә барып гармун сатып алдык. Шуннан соң бик күп гармуннар алырга туры килде. Кайберләрен алу — үзе бер тарих.

— Шулар хакында безнең белән дә бүлешеп узсаң иде.

— Безнең авылда гармунчылар күп иде. Ләкин алар арасында иң популяры Хәмәй бабай булды. Ул үзе дә бик оста уйный, гармуны да моңлырак тавышлы иде. Шуңа аны бер генә бәйрәм һәм табыннан да калдырмадылар. Үзе йөри алмаса, гармунын алып торалар иде. Хәмәй бабай бакыйлыкка күчкәч, гармуны ятим калды моның.

Шулай берчак авылга Уфадан Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле биючесе Фәнис Хәсәнов кайтты. Ул “батский” гармунда гына уйный ала икән, миңа аны табып булмасмы дип мөрәҗәгать иттеләр. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Хәмәй бабайның карчыгы Әдия әбидән теге тальянны сорап тордым. Фәнис анда уйный алмады, шулай да мин Фәнис җырлаганга ияреп тарткалый башлагач, өйрәнеп киттем. Төне буе авылны гөж китердек, иртән мин гармуннан аерылмас дәрәҗәгә җиттем. Ләкин Әдия әби аны сатарга җыенмавын, картының истәлеге итеп саклавын әйтте. Мин әбинең күңелен күреп, күчтәнәчләр ташып, гармунны Хәмәй бабай һәм авылның төсе итеп саклаячагымны әйттем. Бер кайтуымда әти ул гармунны тартып утыра иде. Мин аны авыл бәйрәмнәрендә уйныйм. Халык таный, Хәмәй бабайның балалары да гармунны саклавым һәм уйнавым өчен рәхмәт әйтә.

— Имеш-мимешләргә караганда, гадәттә, гармунда уйнарга мунчада өйрәнәләр дип бе­лә идем. Син башкалар юлыннан китмә­гәнсең икән.

— Алар мунчага ялгызлык, тынычлык эзләп баргандыр. Мин дә баянда шулайрак өйрәндем. 80нче еллар. Борайның мәдәният йортында шофер булып эшләп йөргән чакта электр баяны алдылар. Ул заманы өчен бик сирәк һәм затлы инструмент булып саналды. Баянчы төшке ашка өенә кайтып киткәч, аны миңа калдыра. Көн дә бер сәгать бу заман коралын тарткалый-тарткалый, аңа да өйрәнеп киттем. Сәхнәгә чыгып утырам, беркем юк, буш утыргычларга рәхәтләнеп бер сәгать концерт куям. Баянда уйнарга шулай өйрәндем.
— Иң кыйммәт уен коралың да шул Хә­мәй картның тальяны булгандыр инде...

— Тарихи яктан иң кыйммәте — ул, әлбәттә. Мин аны тышлатып яңартмадым, чөнки ул иске булуы белән кадерле. Хәтта аның исе дә башка. Ә менә иң кыйммәт баян алуым шактый кызыклы булды.

Баян сатып алырга булгач, кибетләрдәгесе генә канәгатьләндермәде. Уфадагы Химиклар мәдәният сараендагы гармунчы “Сатурн” баяны сата, дигәнне ишеткәч, аны эзләп киттем. Ул тулай торакта яши икән, бүлмәсенә алып керде, карават астыннан иске бер баян тартып чыгарды да уйнарга кушты. Мин аны тартып җибәрдем. Шуннан соң гына ул “Сатурн”ын китереп чыгарды. Баксаң, яхшы баянны кулга тоттырганчы сәләтемне сынап караган икән. 300 сумга сатарга риза булып, кул бирешеп аерылыштык.

Шуннан Уфаның тәҗрибә хуҗалыгында Фидан Гафаров концертында, аның янына килеп, берәр шәп баян табып булмасмы, дип мөрәҗәгать иттем. Без аның белән танышлар идек. Ул: “Табабыз аны. Мәскәүдән алып кайткан өр-яңа баян өйдә ята. 530 сумга алган идем, юл хаклары белән 550гә бирәм. Кил”, – диде. Совет чоры өчен ярты мең сум — зур акча. Каян табарга? Ул елларда автолавка белән халыкка азык-төлек сату оештыралар иде. Минем “Башнефть”нең Курасководагы идарәсендә эшләп йөргән чагым. Ашханә мөдиренә он сату оештырырга тәкъдим иттем. Ул риза булды. Үзем эшләгән “Татра” машинасын он белән тутырып, ял көннәрендә туган якка кайтып киттем. 200дән күбрәк капчык иде кебек. Туган якта үземнең һәм күрше авылларда ике көн эчендә онны сатып та бетердем. Халык кырылып алды, чөнки ул елларда он кибеттә бик сирәк була иде. Капчыгына 3-4 тәңкә өстәдем инде... Чөнки китереп биргән өчен башкалар да шул хакка сата иде. Бер пакет акча алып кайтып, әнигә тоттырдым. Өстәлгә салып саный башлады. Кайтарып тапшырасы он хакын аерып куйганнан соң, 600 сумнан артык акча торып калды. Шуны тотып Фидан абый янына чаптым. Ул өр-яңа “Вельтмайстер” дигән немец баяны китереп тоттырды. Әлеге баян әле дә иң кыйммәт уен коралларымның берсе булып кала. Гармун-баяннарым исә барлыгы дистәгә якын булып китте. Берничәсен машинамда һәрвакыт үзем белән йөртәм...

Ирек Галин машинасыннан тартып чыгарган инструментлар бер өем булып чыкты. Ул, аларның берсен кулына алып, “Әпипә”не сузып җибәрде...
Читайте нас: