Прожектор эффекты
Кешеләр үзләренең тышкы кыяфәтенә тәнкыйтьчел караш тоярга гадәтләнгән. Дөресрәге, чит кешеләр аларның кыяфәтен зур игътибар үзәгенә ала, дип уйлаучылар күп. Моның сәбәбе шунда ки: кеше күп вакыт үз шәхесе белән мәшгуль, шуңа башкалар да аңа күп игътибар бүлә, дигән карашта.
Бу эффектны Корнелл университетының (АКШ) психология профессоры Томас Гилович тикшергән. 2000 елда ул хезмәттәшләре белән берлектә галимнәр үткәргән экспериментлар барышын бастырып чыгарган.
Бер экспериментны гына алыйк. Студентларга җырчы Барри Манилоу рәсеме төшкән майкалар кияргә кушалар. Алдан һәрберсенә: “Көндәлек тормышта студентларның абсолют күпчелеге мондый майка кими”, — дип әйтеп куялар. Арытаба сыналучылар күзәтүче студентлар утырган бүлмәгә кертелә. Эксперименттан соң сыналучылардан “сәер” киемнәрен ничә кеше күрүе хакында сорыйлар. Аларның җавабына караганда, футболканың үзенчәлеген бүлмәдәгеләрнең 46 проценты күргән була, ә чынында андый кешеләр тик 23 процент тәшкил итә.
Әгәр дә сез үзегездә һәрвакыт кемнеңдер тәнкыйтьчел карашын тоясыз, я булмаса үткәндәге уңайсыз хәл өчен әле дә оялып йөрисез икән, моның прожектор эффекты булуы бик тә мөмкин. Үз-үзегезне “ашамагыз”. Уңайсыз хәлне якыннарыгыз күптән оныткан булуы ихтимал.
Google эффекты
Интернеттан табып булырлык мәгълүматны без начаррак хәтердә калдырабыз. Моны “цифр амнезиясе” дип тә атыйлар.
Бу сыйфат хакында Колумбия университеты хезмәткәре Бетси Спэрроу, Висконсин университетыннан Дженни Лью һәм Гарвард университетыннан Дэниел Вегнер 2011 елда язып чыгалар. Күпсанлы экспериментлардан соң галимнәр шундый карарга килә: кешегә аның эрудициясен тикшерергә теләп сорау бирсәләр, ул, дөрес җавапны белсә дә, аны Интернеттан алырга тырыша. Аннары, мәгълүматны соңрак тагын табып буласын белгәндә, кеше аны начар истә тота.
АКШта 2015 елда “Касперский лабораториясе” тикшерү үткәрә һәм шуны ачыклый: кешеләрнең 91 проценты хәтта шәхси мәгълүматны да искә төшерү өчен Интернетка таяна.
Беренче карашка шулай тоелса да, цифр амнезиясе бик үк начар күренеш түгел. Кеше мие чикле күләмдә мәгълүмат сыйдырырга сәләтле, ә мәгълүмат агымы елдан-ел үсә. Интернет һәм смартфоннар башка кызыклы әйберләр өчен урын бушата. Кайчандыр калькуляторларны да, санау сәләтен оныттыралар, дип, гаепләүчеләр булган. Тик бу уйлаганча барып чыкмаган. Ә хәтерне ныгыту өчен чит телләрне өйрәнергә киңәш ителә.
Барнум эффекты
Күпләр үзләре хакында дип әйтелгән тасвирламага ышанып бара. Әйтерсең лә, тасвирлама шәхсән бу кеше өчен уйлап табылган. Йолдызнамәләр, фал ачулар, шәхси тестлар шушы ышануга корылган. Чынында исә мондый сурәтләмәләрдә конкретлык юк һәм алар барлык кешеләргә дә диярлек туры килә.
Эффектка исем Американың билгеле цирк артисты Финеас Барнумга багышлап куелган, ә феноменны беренче ачучы дип Америка психологы Бертрам Форерны атыйлар. 1949 елда Бертрам шундый эксперимент эшли: башта студентлар психологик тест уза, аннары аларга тестның нәтиҗәләрен күрсәтәләр һәм дөреслеккә туры килүен бәяләргә кушалар. 0-5 баллдан исәпләгәндә, студентлар тестларның дөреслеген 4,26 балл дип таба. Кызыгы шунда: студентларның барысына да тест ахырында нәтиҗә буларак бер үк текст тәкъдим ителә. Менә ул: “Сез башка кешеләрнең яратуына, сезнең белән соклануына мохтаҗ. Үз-үзегезгә бик тәнкыйтьчелсез. Үз файдагызга куллана алмаган яшерен мөмкинлекләрегез күп. Шәхсән йомшаклыкларыгыз бар, әмма сез аларны җиңәргә сәләтле. Тыштан тәртипле, үз-үзегезгә ышанучан тоелсагыз да, сезгә дулкынлану һәм ышанычны югалту хас. Кайвакытта дөрес карар чыгаруыгызда шикләнәсез. Күптөрлелек яратасыз. Кысаларга куып кертү сездә ризасызлык тудыра. Ирекле фикер йөртүегез белән горурланасыз. Җитәрлек дәлилләр булмый торып, чит фикерләргә ышанып бармыйсыз. Башкалар белән артык ачык булу зур акыл билгесе булмавын аңлыйсыз. Кайчак сез ачык һәм аралашучан, икенче вакытта сакчыл һәм тыйнак. Төп тормыш максатларыгызның берсе — тотрыклылык”.
Моның белән ничек яшәргә? Икенче вакытта йолдызнамә белән танышканда үзегезгә кагылышлы сүзләрне дусларыгызга яраклаштырып карагыз. Сезгә аталган сүзләрнең аларга да хас булуы бик тә ихтимал.
Дөньяның гаделлегенә ышану
Кешеләр, дөнья һәрвакыт гадел, яхшы кешеләрне язмыш иркәли, аламаларга җәзасын таба, дигән фикергә теләп ышана. Виктимблейминг нигезенә нәкъ шушы гадел дөнья гипотезасы салынган.
Бу феноменны беренче тапкыр 1966 елда Америка психологлары Мелвин Лернер белән Кэролайн Симмонс ачкан. Алар шундый эксперимент эшләгән: 72 студент кыз курсташларының тест эшләвен күзәткән. Дөрес булмаган җавап бирелгәндә, бу кызны көчле булмаган ток суккан. Курсташлар, башлыча, кызны кызганган, ә тора-бара аны гаепли башлаган. Күзәтүчеләр сыналучының хәлен берничек тә җиңеләйтә алмагач, алар шул рәвешле бу хәлне аклау юлларын эзләгән. Кыз җәфалана икән, димәк, шулай тиеш, ул гаепле.
Гадел дөньяга ышану — позитив иллюзия, ул кешегә рухи сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
Тере калучылар хакында систематик ялгышулар
Ниндидер процесс кичергәннән соң исән калган кешеләр яисә предметлар хакында “үлгәннәр”гә, ягъни тарихи процесс дәвамында юкка чыкканнарга караганда һәрвакыт күбрәк мәгълүмат саклана. Шуңа бәйле ялгыш фикерләү туа. Феномен аспектларын төрле галимнәр тикшергән. Әйтик, тарихчы Майкл Шермер, киңкүләм мәгълүмат чараларында тик уңышлы стартаплар (күптән түгел барлыкка килгән компания, фирма яисә проект) телгә алына, ди. Ә банкротлык кичергән стартаплар хакында берни язылмый. Шул рәвешле, кешеләр стартап булдыруны җиңел эш дип исәпли. Ә чынында, әйтик, АКШта, бер уңышлы стартапка башлангыч чорында җимерелгән 100 стартап туры килә.
Систематик ялгышуның тагын бер төре — элекке заманда музыка, рәсем сәнгате, кино яхшырак, сыйфатлырак булган дип уйлау. Бу очракта да шулай — безгә тик вакыт белән сыналган, сыйфатлы продуктлар (сәнгать әсәрләре) гына килеп җитә. Без уңышсыз әсәрләр турында белмибез, чөнки алар югалган, онытылган. Шул ук вакытта без әлеге заманның сыйфатсыз әсәрләрен дә күрәбез, алар хакында мәгълүмат бар әле. Нәтиҗәдә, элекке заманда барысы да яхшырак булган, дигән ялгыш фикер туа, чөнки борынгы “сыйфатсызлык” безгә кадәр килеп җитмәгән, бары шул гына. Тарихтагы “алтын бөртекләр” генә сакланган. Ышаныгыз, дөнья камилләшә бара!