Нигә болай салкын соң? Әҗәл якын булгангамы? Ә сабыйлары?!
Ул зарыгып ирен көтә. Соңгы арада әллә нишләп аралары салкынланып китсә дә, бу тормышта бердәнбер терәге, ышанычы бит ул.
Килде Әхәт. Палатага кереп, янына утырды. Күренеп тора, нидер әйтергә тели, әмма Мәдинәнең сеңлесе алдында сүз башларга базнат итми. Хатынына иртәгә операция ясаячаклар, исән каламы, юкмы – билгесез. Ирне аннан да җитдирәк нинди мәсьәлә борчый соң?
– Син, Мәдинә, менә шушы кәгазьгә кул куй инде. Башкача көтәр әмәл калмады, тиздән юлга чыгасы...
Нинди кәгазь, нинди имза?! Бу– аерылышу турында гариза иде.
...Мәдинә белән Әхәт яшәгән йорт ишеге һәрвакыт ачык булды. Алтмышынчы еллар иде бу, рухи күтәрелеш, “җепшеклек” чоры. Яшьләр күпләп шигырь кичәләренә, төрле күргәзмәләргә, мәдәни чараларга йөргән, күкрәк тутырып ирек һавасын сулаган вакыт. Еш кына аларның кечкенә йортлары тамаша залына әверелә, җыр-моң яңгырый, әдәбият, тормыш турында гәп корыла, бәхәсләр бара.
Шушы күңелле ыгы-зыгыда яшьләр гаилә проблемаларын да оныта. Ә аларның үзәккә иң үткәне – алар бала бәхетеннән мәхрүм. Ире кыек сүз әйтеп җәберләмәсә дә, Мәдинә гаепне тулысынча үз өстенә алды, үзен кысыр чәчәкле җимешсез агач итеп тойды. Табибларны артык бимазаламаса да, аларга еш кына барып күренде. Ә аларның сүзе бер: “Сез икегез дә бала табарга әлегә сәләтле, көтегез, сезнең бәхет сәгате барыбер сугачак”.
Һәм ул сукты! Мәдинә 44 яшендә беренче кабат әни булды! Әлбәттә, бу аңа җиңел генә бирелмәде, әмма тән җәрәхәтләре нәрсә ул – аның күңеле шау чәчәктә иде.
Ниһаять, алар газизләрен өйгә алып кайтты. Биләвен таратып җибәрделәр дә, тын алырга да куркып, аңа бактылар. Я, Хода, нинди асыл аларның җимеше! Бөтен кешенең дә баласы шулай матур буламы икән? Юктыр, аларныкыннан да матуррагы булалмыйдыр!
Мәдинә тулысы белән бала мәшәкатьләренә чумды. Аның өчен төн белән көн буталды, күзләренә сабыеннан башка беркем дә күренмәде.
Шулай өч ел үтеп китте. Сандугачлар менә-менә җыр башларга торган язгы бер көндә Мәдинә үзенең янә балага узганын белде. Табиблар аны бу адымнан баш тартырга үгетләп караса да, аның бар булмышын яулап алган мең төрле кошлар симфониясен туктата алмады – ул тагын да әни булачак!
Менә бүген, әле күкрәк сөте дә китеп бетмәгән хатынга ике хәбәр килде. Ул иртәгә хирург пычагы астына ятачак һәм бүген ире аны ташлап китәчәк.
Мәдинә таш булып катты. Аның нидер уйларга, кулын күтәреп, теге кәгазьгә имзасын куярга да хәле юк иде.
– Операция үткәнче генә булса да түзә алмадыңмыни, җизнәй! – диде дә балдызы, түзә алмыйча, елап җибәрде.
– Юк, миңа мондагы эшләрне тиз арада очлап, юлга чыгарга кирәк. Мине Дондагы Ростовта көтәләр.
Әхәт белән Анастасия эштә таныштылар. Кыз бирегә практикага килгән иде. Ул үзен ирләр белән иркен тота, безнекеләр кебек тел яшереп тормый, оялуның ни икәнен дә белми. “Ахатик”, – дип, муенына сарылганда Әхәт абзаң йомшак камырга әверелгән иде инде – ни телисең, шуны әвәлә. Авылдагы карт әни, чирле хатын, яшь балалар гына түгел, туган җир дә кирәкми аңа, тик шушы тыгыз ботлар, шушы пәри кызы гына булсын!
Мәдинә савыгып чыкканда ире киткән иде инде. Балаларны туганнары җил-яңгыр тидерми караган, аларны күкрәгенә кысып кочаклагач, хатын, бернигә карамастан, үзен чиксез бәхетле тойды. Шул көннән янә тормыш мәшәкатьләренә чумды.
Балаларны ялгызы үстерде Мәдинә. Әхәттән ярдәм түгел, исәнлеге турында хәбәр дә алалмады. Шулай еллар узды. Гомер көзе килеп җитте.
Ә беркөнне өлкән улы эштән иртәрәк кайтып керде. Йомшак кәнәфигә ак шәленә төренеп утырган әнисе янына килеп тезләнде дә дулкынланудан калтыранган тавыш белән:
– Миңа бүген Ростовтан шалтыраттылар... – диде.
Баксаң, яше сиксәннән узган Әхәт берничә ел урын өстендә икән. Аның бер генә теләге – бу авыртынулардан, җан газабыннан арынып, тизрәк мәңгелек йортына кайтып китәргә! Әмма үлем аңа килми. Хатыны аңа поп та чакыртып караган. Анысы: “Мулла табыгыз, ясин чыкса, үтәр”, – дип киткән.
Тик каян табасың ул шәһәрдә мулласын, мәчете дә юк бит. Уфага шалтыратырга кирәк!
Мәдинә салмак кына торды, барып тәһарәтен яңартты, яулыгын алмаштырды. “Шалтырат, улым, атаңа”, – диде дә кыйблага карап басты.
Трубкада хатын-кыз тавышы. Кем икән? Хәер, аның кемлеге хәзер кемгә кирәк.
– Дайте, трубку Ахату...
Трубкада ниндидер кыштырдау һәм үзәк өзгеч таныш тавыш ишетелде. Бу Әхәтнең ыңгырашуы иде.
“Әгузу билләһи минә шәйтан ирраҗииим...”
“Ясин” сүрәсе укылып бетте. Трубкада тынлык. Бераздан теге хатын тавышы ишетелде: “Спасибо, он умер”.