-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 октябрь 2016, 02:00

Без ничек “Галиябану”ны куйдык...

“Тәрәзәдән карыйсың ла,Карап кемне таныйсың?Карап күзең талдырганчы,Галиябану, сылуым, иркәм,Ник чакырып алмыйсың?”Бу җырны мин беренче тапкыр 1942 елда Мәмәдәл авылы клубында ишеттем. Миңа алты яшь иде. Сәхнәдә – “Галиябану”. Рольләрдә – авыл үзешчәннәре: Хәлил ролендә — Хәнәфи абый Харрасов, Галиябану – Маһинур апа. Хәлил белән Исмәгыйль Галиябану өчен сугыша. Шул мәлдә ату тавышы яңгырады, Хәлил сәхнәдә егылды. Сыйныфташым Әнвәр Имаметдинов: “Хәнәфи абый!” — дип, сәхнәгә йөгереп менде. Ул Исмәгыйль Хәлилне чынлап та атып үтергән дип уйлаган. Зал гөж килеп көлеп алды...

Дәһшәтле еллар артта калды. Буй җиттек. Тыйнак кына хезмәтем мине туган ягым Дүртөйлегә алып кайтты, ә “Галиябану” һаман миңа тынгы бирми. Аны сәхнәдә күрәсе килә. Тамашачы буларак түгел, Хәлил ролен башкарасы килә. Ә мин — сәнгатькә бер кагылышы булмаган банк хез­мәткәре. Ятып калганчы атып кал, дигәндәй, Дүрт­өйле районының мәдәният хезмәткәрләре белән ки­ңәшләшеп карарга булдым. Ризалык алынды.

Хәзер инде икенче җаваплы чор башлана, ягъни “артист”лар табу. Төп рольгә үземне тәгаенләдем. Хәзер Галиябануны табарга кирәк. Аны башкаручы сылу кыз булырга, матур итеп җырларга тиеш. Булачак “Галиябану” ашханә буфетында эшли икән. Исеме җисеменә туры килеп торучы Венар Имаева тиз арада Галиябану булды. Усал да, шаян да Бәдри абзый роленә Мәсрүр абый Арслановны тәгаен­ләдек. Галиябануның әнисе Галимәбану роленә Дөрли ханымны күндерә алдым. Исмәгыйльне озак эзләргә туры килмәде. Ул — минем туганым, авылдашым, дустым Зиф Фазлетдинов. Бу тамашаны тормышка ашыру өчен күп кенә дусларымны, сыйныфташларымны, хезмәттәш­ләремне җәлеп итәргә туры килде: Равил Карамов, Лира Галимова, Кифая Зәйнетдинова-Фазлетдинова, Клара Гәрәева, Лүсә Гаянова, Марат Казыйханов...

Марат Суфиян улы турында әйтеп үтәсем килә. Аның белән Дүртөйленең 1нче мәктәбендә бер сыйныфта өч ел бергә укыдык. Бик тырыш, сәләтле, тормышка гашыйк, булдыклы егет. Парта артында утырганда ук әйткән сүзе хәтеремдә: “Мин райкомның беренче секретаре булам”. Сүзендә торды да. Без “Галиябану”ны әзерләп йөргән чакта ул районыбызда ком­сомолның беренче секретаре иде. Минем театр турындагы хыялымны чын күңелдән хуплады, үзе дә катнашырга ризалык бирде. Мин, секретарь кеше­нең аягында чабатасы булырга тиеш, дидем. Ул берсүзсез риза булды. Чабата кигән секретарьның сурәтен менә инде ярты гасыр кадерләп саклыйм. Кызганычка каршы, сыйныфташым күптән гүр иясе инде.

Шулай итеп, рольләрне бүлештек. Хәзер сүзләрен ятларга кирәк. Шуны искә алып, һәр рольне дәфтәргә язып, кулларына тапшырып чыктым. Ре­петицияләргә йөрибез. Шулай да бу эшне башкарып чыга алуыбызга ышаныч җитми бит. Уфадан “Халык иҗаты йорты”ннан режиссер чакырырга дигән уйга килдек. Кунагыбыз килеп тә җитте. Шундый мөлаем, ачык күңелле, театр җанлы кеше булып чыкты. Җиһан апа бер ай чамасы безне сәхнә серләренә төшендерде. Аңа зур рәхмәт.

Кредит бирү буенча банк хез­мәткәре янына колхоз рәисләре эш белән еш килә. Ә миңа шундый уй тынгы бирми: авылга барып, спектакль куеп булмасмы? Сөйләшеп карадым. Хуплаучылар табылды. Нәтиҗәдә, өч колхозның яңа клубын ачу тантанасында чыгыш ясадык. Трактор чанасына утыртып алып киттеләр, китереп куйдылар.

“Галиябану” — җырлы-биюле, музыкаль әсәр бит. Мәсьәлә четерекле генә. Рамил һәм мин тальянда бераз уйный беләбез. Болай гына тамашачыны ышандырып булмый. Шуңа күрә танышым Ширгазин абзыйны — скрипкада, Дарданель исемле егетне баянда уйнауларын сорадым. Алардан бик матур дуэт килеп чыкты.

Исмәгыйль эре генә итеп Хәлилне кимсетергә тырышса да, ул да төшеп калганнардан түгел. Хәлил матур гына чигүле күлмәк кигән. Бу күлмәкнең хуҗасы Дүртөйледә банк идарәсе җитәкчесе икәнен мин генә беләм...
Күп еллар үтте. “Хә­лил”ләр инде Бәдри яшен узып китте, ә “Галиябану” һаман йөрәк түрендә. Сәнгатьнең көче шундадыр, мөгаен.

Рәфыйк БӘДРЕТДИНОВ,
хезмәт ветераны.
Читайте нас: