Багдановларны безнең төбәктә белмәгән кеше юктыр. Гаилә башлыгы Рәис Солтан улы, аның терәге Нәкыя Зәки кызы, аларның кызы Лилия шәһәр янәшәсендәге Московка авылында укытучы булып эшләделәр. Педагоглар арасында ир белән хатынның бер үк һөнәр сайлап, гомер буе аңа тугрылык саклаганнары очрап тора. Ә менә балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләп, шулай ук укытучы итеп үстерүчеләр күп түгел. Гомум педагогик стажлары 100 елдан артык гаиләләр исә бармак белән генә санарлык.
Бу гаиләнең коллегаларыныкыннан аерылып торган үзенчәлекләре моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Рәис Солтан улы Чишмә районының Кызылгы авылында туып-үскән. Әйткәндәй, “Багданов” фамилиясе бу төбәктә шушы авылда гына очрый. Мәктәптә укыганда Рәисне сигезенче сыйныфны тәмамлау белән Уфадагы тимер юлчылар техникумына укырга керү хыялы биләп ала. Төшләрендә үзен матур зәңгәр формалы тимер юлчы итеп күрә үсмер. Иң зур теләге — Чишмә станциясендә эшләү, поезд машинисты булып илне иңләү.
Шушы ук чорда Московка авылында яшәгән бер кыз (гәзит укучылар аның кем икәнлеген чамалагандыр, шәт) балачак хыялларында үзен поездда проводница итеп күрә. Бу ике яшь йөрәк ул вакытта бер-берсен һич белмәгән, әлбәттә. Якын киләчәктә юллары кисешер, алай гына да түгел, язмышлары бәйләнер дип башларына да китерми алар.
Әмма язмыш без аңлап-төшенеп бетмәгән сихри көчкә ия. Мәкалә геройлары тимер юл белән хыялланып йөргән мәлдә алар бу чорда авылдагы иң абруйлы, дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе — укытучы һөнәрен дә күз уңыннан чыгармаган, билгеле. Моңа өстәп, сыйныф җитәкчесе Рәисне, мәсәлән, сигезьеллык белем белән генә чикләнмичә, укуын дәвам итәргә кирәклегенә дә төшендерә. “Укуың да әйбәт, тәртибең дә яхшы, сиңа укытучы булырга кирәк”, дип фатыйхасын да бирә. Яраткан укытучы апасы шундый ышаныч күрсәткәч, табигый, тимер юлчы булу теләге арткы планга күчә. Өлгергәнлек аттестаты алу белән ул Бөре педагогия институтының химия-биология бүлегенә укырга керергә карар кыла. Максатчан егет уен тормышка ашыра, студент булып китә.
Янә дә язмыш кушуына әйләнеп кайтабыз. Язмыш, дибез, чөнки моңарчы бер-берсен белмәгән-күрмәгән геройларыбызны ул гына очраштыра ала. Алар бер-берсен, һинд киноларындагыча, тимер юл поездында тапсын иде дә бит. Әмма тормыш кырысрак. Рәис Бөрегә утырып барган автобус юлда ватыла. Шул автобуста яшьлектә проводница булу теләге белән янган Московка авылы кызы, әдәбият факультеты студенткасы Нәкыя дә була. Кулында зур гына чемодан. Тәрбияле Рәис кызга ярдәм итми булдыра алмый. Менә шул көннән танышып китеп, укырга бергә барып-кайтып йөри башлыйлар.
Гаилә корып, укуларын тәмамлагач, ике яшь белгеч хезмәткә Чишмә районының Иске Муса урта мәктәбенә кайта. Рәис Солтан улы һәм Нәкыя Зәки кызы гомерләренең 11 елын биредә балалар укытуга багышлыйлар. Әле булса ул замандагы укучылары белән аралашып яшиләр. Алар да укытучы абый-апаларын онытмый.
1985 елда Багдановлар гаиләсе Московкадан йорт сатып ала һәм биредә төпләнә. Яшәү урынын алыштыруга мондагы уңайлы тормыш шартлары да йогынты ясый. Укытучылар 7нче мәктәптә эшкә керешә, аннары биредә кызлары Лилия дә һөнәри эшчәнлеген башлый. Тоташ алганда, укытучылар династиясенең гомум педагогик стажы 101 ел тәшкил итә.
Гомумән, мәктәп коллективында укытучы Багдановлар фидакарь хезмәте белән танылды, төбәктә аларны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Кызганычка каршы, Московкадагы мәктәп хәзер ябылды. Ветеран укытучылар, әлбәттә, моны авыр кичерә. Хәзер алар, өлкәннәрчә, хатирәләр белән яши. Шул ук вакытта, киләчәккә өметләрен дә югалтмыйлар. Ни өчен дигәндә, мәктәп бит — уку йорты гына түгел, авылның мәдәни һәм рухи үзәге дә. Мәгарифкә җитәкчелек итүчеләр, ниһаять, шуны аңласын иде, дип исәпли педагогия ветераннары.
Багдановларның үткәннәре кебек, киләчәк язмышлары да якты. Лилия Рәис кызы әле шәһәрнең 18нче мәктәбендә укыта. Үз эшен яратып башкаручы укытучының коллективта абруе зур, укучылар аны хөрмәт итә. Династия дәвамчысы нәкъ шундый булырга тиеш тә!