+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 ноябрь 2016, 02:00

Чормадан төшкән хәзинә

Кеше эшләп ашарга тиеш, дибез. Дөрес, караклык, юл басулар белән дә үзенә ризык юнәтүчеләр булуын беләбез. Ә менә Марат исемле бер танышым өченче юлны тапкан. Бу турыда ул башыннан узганнарны сөйләде.

Тәү тапкыр алтын акчаны Марат армиядә “салага” чагында тапкан була. Шул чаклары турында менә ничек искә төшерә ул:

– Мине хәрби хезмәтнең башында ук телефончы итеп куйдылар. Телимме-теләмимме – сорап та тормадылар. Әмма “бабайлар” колак төбемә менеп төшкәч, язмышым белән ризалаштым һәм, даими тукмалудан соң, ул һөнәрне ярыйсы гына үзләштерә башладым.

Чит ил элемтәчеләрен белмим, ә безнекеләр агач башына маймылдан да җитезрәк менәргә тиеш. Чөнки күпчелек телефон чыбыклары йорт түбәләреннән, агач башларыннан үтә, багана утыртып, шуннан сузсалар – бу адәмчә була ич! Ә хәрби хезмәттә, үзең беләсең, “кешечәне” һич кенә дә яратмыйлар, анда “армиячә” булсын. Солдат чорының беренче өлешендә мин генә түгел, бик күпләр йокы туймаудан җәфалана. Казармада “бабайлар” көндез түгел, төнлә дә юньләп йокларга бирми, эш кушалар да эш кушалар. Ә элемтә көйләп йөргәндә агач башында әвен базарына китеп булмый, чөнки син ярканат түгел, ә адәм баласы.

Бүтән хәрби элемтәчеләр ничектер, анысын белмим, ә мин хәйләле юлны сайладым: берәр мөһим объект белән элемтәне үзем генә белгән җирдән өзеп куям да, “линиягә чыгып”, берәр күпкатлы йорт түбәсенә менеп ятам. Җылы да, бертуктаусыз теңкәңә тиеп торучы да юк, өстәвенә, тишек-тошыклардан, борынны татлы кытыклап, гражданканы хәтерләтеп, фатирларда пешкән тәмле аш исе килә.

Миңа шул гына кирәк, йокым туйганчы ятам да, үзем өзеп куйган чыбыкны ялгап кайткач, рота командирына рапорт бирәм. Бүре-майор да канәгать, сарык-солдатның да йокысы туйган.

Бервакыт чормада йокы туйдырып, торырга иренеп ятканда күземә ялтыраган ниндидер сары әйбер чалынды. Солдат төймәседер дип кулыма алсам, иске акча булып чыкты. Гадәти түгел, ә саф алтыннан! Тешләп караган идем, тик тешне генә авырттырдым. Түбәгә җәелгән туфракны чокып, янә өч алтын, бер көмеш, биш бакыр акча таптым. Караңгы төшкәнче чокындым, хәтта артык мавыгып киткәнмен – кичке тикшерү дә истән чыккан. Азактан моның өчен “бабайлардан” эләгүен эләкте, әмма бу көн минем өчен хәрби хезмәттәге иң бәхетлесе булды.

Бу акчаларның берсен телефончы хатынга саттым. Ул үзенә алтын тешләр куйдырып йөри иде. Калганнарын зур гына суммага поселогы­бызның теш табибына “олактырдым”. Кесәгә солдат өчен шактый мул табыш керде. Абзагыз хәтта, “парашник” дип аталган солдат ашханәсенә йөрүен туктатып, офицерлар чәйханәсендә генә туклана башлады...

Марат хезмәте тәмамланганчы бу шөгылен ташламый, аз-маз тамып торган керемен солдат тормышын җиңеләйтү өчен файдалана. Армиядән кайтырга вакыты җиткәч тә күрше поселок һәм шәһәрләрдә кәсебен дәвам итә. Чормаларның берсендә кыйм­мәтле ташлар белән бизәлгән борынгы кинжал табып ала һәм портта торган япон баржасы капитанына 3000 долларга сатып җибәрә. Бу акчага әйбәт кенә киенә, бер карчыкка фатирга керә, шуңа өстәп, солдат киеме дә сатып ала. Чөнки Приморье краенда хәрбиләр бик күп, аларча киенгәндә генә халыкта шик тудырмаска мөмкин. “Хб”сына радио-техник гаскәрләрнең эмблемасын тагып һәм “ТА” маркалы телефон аппараты күтәреп урамга чыккач, аны хәтта бәйләнчек патруль дә туктатып тормый. Күренеп тора ич – коеп куйган элемтәче эш буенча китеп бара! Түбәләрдә чокчынып йөргәндә дә гади халык “Карак-мазар түгел микән?!” дип шикләнми.

Шулай итеп, Приморье краеның Чугуевка станциясе, Терней поселогы, Кавалерово, Уссурийск, Дальнереченск һәм Владивосток шәһәрләренең борынгы йортларының чормаларына ”ревизия” ясап чыга. Кайберләреннән шактый мул уңыш та җыя.

– Бу төбәк Гражданнар сугышы вакытында акларның соңгы бастионы була, – дип дәвам итә Марат. – Байларның да беразы, кызыллардан качып, егерменче елларда монда килә. Чит илләргә китәргә өлгергәннәре дә, киләчәктә әйләнеп кайтырга өмет­ләнеп, мал-мөлкәтләренең бер өлешен яшереп калдыра. Яшәргә монда төпләнеп калганнар да, байлыклары коммунистлар кулына эләкмәсен, дип, кеше күзеннән ераккарак җыеп куюны хуп күрә. Чит илләргә чыгып киткәннәренә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Мондагылары “теге дөнья”га яисә сөргенгә озатыла. Шулай итеп, Ерак Көнчыгышта беркем белмәгән хуҗасыз хәзинәләр барлыкка килә. Боларга репрессия елларында иясез калган байлыклар да өстәлә. Ерак Көнчыгышта милитаристик Япония кыбырсый башлагач та халыкның бер өлеше, дөнья хәлен белеп булмый, дип, барлы-юклы мөлкәтен яшереп куюны кулай күрә.

Ә байлыкны акыллы кеше җиргә күмми. Чөнки, теләсә кайсы урынны чокып, ялгышлык белән табулары мөмкин. Җитмәсә, шуңа өстәп, ничек кенә тирән күммә, барыбер дым тарта һәм бераздан черергә керешә. Иң ышанычлы урын – йорт түбәләре. Беркемнең дә чормага менеп чокчынырга башы җитми. Кирпеч йортның да йөзәр ел саклануына гарантия бар...

Кайбер чакта берәр нәрсә тапканчы Маратка айлар буе йөрергә туры килә. Чөнки ул да сапер кебек ич, туфрак астында нәрсә ятканын күреп булмый. Тик сапер үз гомерендә бер генә ялгышса, чормачыга бәхет байтак “елмаюы” мөмкин.

Ә истә калган иң зур хәзинәләренә килгәндә, ул Чугуевканың ташландык бер түбәсеннән иске тартма табып ала. Эчен ачса – 74 көмеш, 13 алтын тәңкә! Бүтән чормаларда да бәхетнең бик ихлас “елмайган” чагы була. Мәсәлән, алтын йөгертелгән көмеш кылыч, XIX гасырның “Лефоте” пистолеты, гарәп хәрефләре белән бизәлгән бик борынгы кинжал, “Изге Станислав” ордены, 1703 елгы француз кортигы, XVI-XX гасырларның калай банкага тутырылган 47 алтын тәңкәсе...

Үзен кызыксындырган күпчелек йортларны тикшергәч, Марат туган ягына кайтырга чыга. Әмма анда да Хабаровск, Чита, Иркутск, Свердловск шәһәрләренә тукталып китүне кирәк саный. Юлга да, шул сәбәпле, елдан артык вакыты китә.

Уфага кайтса, тормыш монда да бик нык үзгәргән. Кайберәүләр бизнеска бирелгән. Рэкетирлар, төрле-төрле мошенниклар да буа буарлык, эшсезләр дә бихисап. Маратның башлангыч капиталы булса да, сәүдә эшенә керешми. “Бу заманда һәркем үз юлын табарга тиеш”, – дип исәпли.

– Миңа да бүтәннәрнең башына килмәгән, көндәшсез, үзем генә яхшы эшли алырлык юлымны табарга кирәк иде. Үзең сизенгәнсеңдер, янә чормачы булып киттем.

Ул туган ягында да “эшләп” ала. Казан, Уфа, Самара, Бәләбәй, Бөре шәһәрләрен йөреп чыга. Уфаның иске өлешендәге борынгы бер бинадан (элек монда фә­хешханә урнашкан, диләр) 17 алтын, 13 көмеш, 47 бакыр һәм бихисап кәгазь акча таба. (Күрәсең, берәр Мәрфугамы, Гөлсарамы җыйган булгандыр).

– Казандагы борынгы бер мәчет тү­бәсеннән дә хәзинә таптым. Шулай да Русиядә тикшерелмәгән чормалар калмады инде. Шуңа бәхетемне чит илләрдә дә сынап карарга җыенам. Хыялым – Мисыр пирамидаларын тикшерү. Ә алар инде Даша һәм Акулина түтиләрнең чорма башлары гына түгел...
Читайте нас: