— Олы бәйрәмнәрдә генә шулай барыбыз да җыелабыз, — ди Зәйтүнә апаның Уфадан кайткан улы Радик Гыйлемханов. — Ишле булгач, бүген бераз арыбрак китте кебек. Әле генә тавыкларны ашаттыгызмы, кунаклар килүгә табын өлгерәме, дип “биетте” генә.
Зәйтүнә апа 1916 елның октябрендә Иске Яндыз авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Бүген ул 1921 елгы ачлыкны, колхозлашу чорындагы михнәтләрне онытмаган.
— Әтине хезмәт армиясенә алып киткәндә мин инде үсмер кыз идем. Сигез бала идек. Арбага утырган әтине елый-елый басу капкасына кадәр озатканымны әле дә хәтерлим. Әнкәй көчле ихтыярлы зат иде. Сигезебезнең алтысы — ир бала. Ятимлек, фәкыйрьлек ачысын йотып яшәдек, әмма бирешмәдек...
Зәйтүнә әбинең күзләре чыланды, әмма яше таммады. Бәлки, бала чагы да, үсмер еллары һәм яшьлегенең дә илдәге авыр, михнәтле һәм сынаулы чорларга туры килүе күз яшьләрен киптергәндер? Язмышы да шул чордагы балаларныкыннан аерылмый. Җәйләрен юа, балтырган ашап исән калалар, кышка керүгә ике көнгә бер пешкән бер уч умач ашы үлемнән саклый. Свердловск өлкәсендә торф чыгаруын да онытмаган ул. Бәлки бик алдынгы һөнәр иясе булып та танылыр иде, Дүртөйледә кран-төягечтә эшли башлагач, кызлар эше түгел дип, әнисе каршы төшә.
Улы Радик “кияүгә чыкканыңны сөйлә әле әнкәй”, дигәч, Зәйтүнә әби яулык очы белән күзләрен сөртеп куйды. Кияүгә чыккач та язмыш кочагында иркәләнеп яшәргә туры килми аңа.
Үзеннән ун яшькә кечерәк Гайникарам белән 1948 елда өйләнешәләр. Ул әнисез үскән, бертуган энеләре Әфлах һәм Җәмил белән яшәгән була. Өйләнешеп, шушы ике үсмер баланы тәрбияләп, алар үз көннәрен үзләре күрә башлагач кына башка чыгалар. Аларны өйләндерү, башлы-күзле итү дә Гайникарам белән Зәйтүнә өстендә була. Авылдагы чибәр, чая кызның үзеннән байтакка яшьрәк егетне карата алуы бер гаҗәпләндерсә, бер аяксыз кешене гомерлек юлдашы итеп сайлавы тирә-якны шаккатыра.
Унөч яше тулгач, Гайникарамны Белорет якларына эшкә алып китәләр. ФЗОда белем ала, һөнәр үзләштерә. 1940 елда, агач кисүче станокта авария булып, эшче Гайникарам бер аягын өздерә. Өрлектәй егет авылга таяк белән кайтып керә. Бәхетсезлеге алдында баш ими егет. Авылдагы һәр эштә булдыклылыгын күрсәтә. Көчле характеры, нечкә күңеле һәм ышанычлы терәк була белүе белән карата ул Зәйтүнәне. Хуҗалыкта малын да көтә, озак еллар идарәдә бухгалтер булып эшләп пенсиягә чыга. 2005 елның 9 маенда — Җиңү көнендә якты дөньядан китә Гайникарам.
— Мин аның бер аяклы булуын беркайчан да тоймадым. Дөресрәге, гомер буе үзе эш белән мәшгуль иде. Үзем дә көчле булдым. Әле 60 яшьтә илле килограммлы капчыкларны “ых” та итми җилкәмә күтәреп сала идем. Авылда башкача булмый. Үзебез дә биш балага гомер бирдек, Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Уннан артык оныгым бар, — ди Зәйтүнә әби.
Йөзьяшәр әбекәй гомере буе “Победа” колхозында эшләгән. “Колхоз бүлеп биргән чөгендер, бәрәңге кишәрлекләрен башкаларга караганда ике тапкыр зуррак мәйданда ала иде, бик тынгысыз һәм уңган булды безнең әнкәй”, ди балалары.
Ни өчен күбрәк булу серен балалар еллар үткәч кенә төшенә. Элек рәисләр кайдадыр эш сәфәре белән чыкканда күчтәнәчкә авыл күмәчен ала торган булган. Ә “Победа”ның башлыгы — Хавис Каюмов. Колхозның уңышлары илдә билгеле, үзе дә — СССР Югары Советы депутаты. Зәйтүнә апа, колхозда икмәк пешерү остасы буларак, рәиснең ышанычлы кешесе икән. Көн саен дүртәр тапкыр мичкә ягып, сигезәр күмәч салганда да 32 данә була! Кыскасы, колхоз башлыгы ышанычын аклау өчен дә, авылдашлары арасында ким-хур булмаска теләп тә ул кишәрлекләрне күбрәк алыр булган. Инде балалары арасында пенсия яшендәгеләр бар. Кызлары Рида, Рүлә, уллары Ренат, Радик, Нәфиснең һәркайсына үз исеме белән дәшә, бер дә бутамый.
— Әниегез мунча яратамы? — дип сорадым уңайсызланып кына.
Зәйтүнә апа 30 елдан артык Дүртөйле юл хуҗалыгында эшләгән төпчек кызы Рүлә белән яши. Ул да лаеклы ялда. Әни белән кыз дип тә уйламыйсың, ике ахирәт диярсең.
— Мунчаны миңа караганда да ныграк ярата әнкәй. Кичә яккан идек. Нигә миллекнең сабы кыска, рәхәтләнеп чабынып булмый бит, дип шелтәләде. Ничек сокланмыйсың?! Берүк күз тимәсен, соңыннан, ир-егетләр кебек сөлгенең ике очыннан тотып сөртенде. Аллага шөкер, үзен-үзе йөртә, — ди Рүлә.
— Мондый матур яшькә җитүнең сере дөрес туклануга да бәйледер инде.
— Көн дә түгел, итне сирәк ашый. Өч кисәк ябыгын ашаганчы, бер калҗа симезен алам, ди. Ә бүген чәнечкесенә спагетти урап ашап алды. Аның осталыгы да кирәк бит әле...
— Безнең әнине күңеленең матур һәм чиста булуы, иртәгәсе көнгә якты уйлар белән яши белүе озын гомерле иткәндер, күрәсең, — ди улы Радик Гайникарам улы. — Аны хыял йөртә, өмет яшәргә көч бирә. Бәлки, үзенең көчен дә чамаламый торгандыр, әмма киләсе яздан тавыкларны күбрәк асрыйк, сыерны сөтлерәккә алыштырыйк, ди. Озын һәм бәхетле гомернең сере шушы түгелме?!