-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 ноябрь 2016, 02:00

Туксанда кем карт булсын?!

Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Нәкыя әби Идрисовага 86 яшь. Тик аның җитез хәрәкәтләренә, үткер карашлы күзләренә карап, бу яшьне һич тә бирерлек түгел. Йорт-ихатасы гөл-чәчәккә күмелеп утыра, биредәге тәртип, пөхтәлек һәркем сокланырлык.

— Иртән торгач, һәркөн физик күнегүләр башкармый калмыйм, — дип, сере белән уртаклаша Нәкыя Садрый кызы. – Чүгәләү, бөгелүләр генә түгел, кулларга таянып, идәннән гәүдәне күтәрү кебек авыррак күнегүләрне дә эшлим. Тамак туйдырып алгач, бакчама чыгам.

86 яшендә дә йөгереп йөрүенең бер сере һәрдаим физик активлык белән бәйле булса, икенчесе – дөньяга оптимистик караш белән багу, ди Нәкия әби. Язмыш башыннан сыйпап кына тормаса да, сынауларны сыгылмый-бөгелми күтәрергә өйрәнгән кеше ул.

— Тамырларым белән Ярмәкәй районының Шах авылыннанмын, — ди Нәкыя әби. – Шунда буй җиткердем. Җиде балалы гаиләдә үскәч, кечкенәдән әти-әнинең кул арасына кереп, йорт-ихатадагы барлык эшләрне башкарырга өйрәндем. 19 яшем тулганда Туймазы районының Муллакамыш авылы егете Гомәр кияүгә урлап алып китте. Бу егетне үз гомеремдә бер тапкыр — җиңгәчәйләргә кергәндә, күршеләренең капка төбендә туганнары белән әңгәмәләшеп торган чагында гына күргән идем. “Тез астына кадәр төшеп торучы калын толымнарың һушымны алды”, — дип сөйләде соңыннан Гомәр. Ә минем яратып йөргән, сабантуйдан соң өйләнешергә дип сүз куешкан егетем бар иде...

Язмышына буйсына Нәкыя.

— “Кияүдән кайткан” дигән кара тамга күтәрәсем килмәде, — ди ул. – Ул заманнарда урланган кыз кабат әти-әнисе йортына әйләнеп кайта алмый иде. Безнең авылда бу җәһәттән гыйбрәтле хәл дә булды. Бер кызны, урлап, башына толып каплап, ат чанасына салып алып китүләрен абыйсы белеп калган да, артыннан ук ат менеп, барып җиткән. Кыз кияү йортының бусагасына аяк та басып өлгермәгән була, абыйсы аны урлаучының кулыннан йолып ала. Тик бу кызга барыбер авылда “ирдән кайткан” мөһере сугылды.

Иремнән уңдым дип әйтә алмыйм. Гомер буе “яшел елан” белән дус булып, тормышы­бызның ямен бозды. Тик аерылышу турындагы уйны башыма да кертмәдем, тырышып-тырмашып дөнья көт­тем, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирел­мәскә тырыштым.

Өч балага: бер кыз һәм ике малайга гомер бүләк иттек. Ирем белән төзелештә эшләдек. Ул — төзүче, мин ярдәмче эшче булдым. Ул вакытларда техникага кытлык заман иде. Измә, кирпечне бишенче катка җәяүләп ташыдык. Без, хатын-кызлар, ул кадәр авырлыкка ничек чыдаганбыздыр, әле таң калам...

Дүртөйле тарафларына Идрисовлар бу якларда зур төзелешләр башлангач күченеп килә. Башта палаткада, баракта яшиләр, аннан төзүчеләр гаиләсенә өч бүлмәле фатир бирелә. Янында биш сутый җире дә булуы аеруча ошый Нәкыягә. Алмагачлар, карлыганнар утыртып, матур бакча эшлиләр. Тик гаиләнең куанычлы көннәре озакка бармый. Кырыктан чак кына узган гаилә башлыгы, төзелештә бишенче каттан егылып төшеп, һәлак була. Фаҗигагә әлеге дә баягы “яшел елан” тәэсире булганлыгы да ачыклана. Кызы Нурия — сигезенче, улы Таһир – алтынчы, ә төпчекләре Зөфәр беренче сыйныфта гына укып йөргән чак була бу.

— Ялгызым гына балаларны аякка бастыру җиңел булмады, әлбәттә, — ди әңгәмәдәшем. – Тик язмышыма зарланмыйм: алар — бүген минем зур шатлыгым. Һәркайсының күркәм гаиләсе, эше, балалары бар, минем өчен өзелеп торалар.

Тугызынчы дистәне ваклаучы Нәкыя Садрый кызы бүген дә искиткеч егәрле: бакчасында виноград, карбызга кадәр үстерә. Үзеннән артып калган җиләк-җимеш, яшелчәсен базарга алып чыгып сата.

— Балаларым: “Әни, җитәр инде, һәркайсыбыз мул тормышта яши, кем өчен шулкадәр тырышасың?” — ди. Ә мин эшсез яши алмыйм. Хәрәкәттә — бәрәкәт икәнлеген яхшы аңлыйм.

Нәкыя әби гәзит-журналларны күзлексез укый, телевизордан яңалыкларны, Малышева алып барган “Жить здорово” тапшыруын карамыйча калмый. Дөрес тукланырга тырыша. Ботка, кара икмәк, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимештән өзелми.

— Картлыкка бирешү-бирешмәү һәркемнең үзеннән тора, — ди ул. – Көн дә тирең чыкканчы физик эш башкарсаң, экологик чиста ризык куллансаң (иң яхшысы – үзең үстергәне, әлбәттә), нинди генә шартларда да күңел тынычлыгыңны югалтмасаң, организмың тиз таушалмас. Уйлар – матди, диләр бит, шулай булгач, начар уй-кичерешләргә бирелергә һич ярамый, якты уй-ниятләр белән яшәргә кирәк.
Читайте нас: