+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 ноябрь 2016, 02:00

Филисә ханымнан үрнәк алыгыз!

Беренче группа инвалидын игелекле кешеләр ярдәменнән ташламый.Шәһәр хакимиятендә атна саен үткәрелүче киңәшмәдә баш табиб үз-үзенә кул салучылар турында да мәгълүмат бирә. Ул китергән саннар коточкыч: һәр атнада 3-4 очрак. Соңгы адымга барганнарның кайберләрен коткарып та калалар, әлбәттә. Үкенечле өзелгән гомерләр турында уйлаганда минем күз алдыма шәһәребезгә якын гына урнашкан Япрык авылында яшәүче Филисә Хәкимова килә...

Һәр фаҗиганең үзенең сәбәпләре була, әлбәттә. Шунысы үзенчәлекле: төптәнрәк уйлап караганда, бу сәбәпләрне аңларга да мөмкин. Шәхсән үземә килгәндә, үз теләге белән тормыш белән хушлашучыларны аклау түгел, аңламадым да. Менә бит ничек килеп чыга: кемдер меңләгән авыруын җиңәргә омтыла, тормышы, гомере өчен, чын мәгъ­нәсендә, зур көрәш алып бара. Шушы максатта берни белән дә хисаплашмый, кыйммәтле булса да, дарулар сатып алырга да җаен таба. Икенчеләр исә, якты тормышларын калдырып, ата-аналарын күз яшь­ләренә күмеп, үз гомерләрен үзләре өзә. Тормыш куйган иң четерекле мәсьәләләрне җиңел генә хәл итү юлын алар шунда күрә.

Филисә ханымга боларның барысы да ят, әлбәттә. Ул тумыштан церебраль паралич белән чирли, беренче группа инвалиды. Аның турында, гомере коляскада гына йөреп үткән, дип тә әйтергә мөмкин.

Искиткеч көчле рухлы, зур хәрефләр белән язарлык БАТЫР кеше ул Филисә. Чынлап та, кул-аяклары эшләмәгән кешегә хәрәкәтләнү өчен генә дә никадәрле физик көч кирәк?! Өстәвенә янында якын кешеләре дә юк инде. Әти-әнисе, бертуганнары күптән гүр ияләре. Гомерендәге 54 елның һәр көнендә олы батырлык кылып яши ул. Аның яшәү рәвешен башкача әйтеп тә булмый торгандыр. Язмышның рәхимсез сынауларына бирешмичә, тормышының авырлыгына зарланмыйча яши Филисә. Җавапсыз мәхәббәт, түли алмаган кредит ише башка авырлыкларны җиңәргә үзендә көч таба алмаучыларга Филисә ханымны үрнәк итеп куяр идем. Ә бит аның тормыш кагыйдәсе бик гади: ни генә булмасын, Ходай тарафыннан бирелгән гомерне ахырына кадәр яшәргә, ул җибәргән сынауларны сабырлык белән үтеп чыгарга язсын!

Әйе, тирән акыллы кеше дә ул Филисә. Монысы инде укымышлылыгыннан да килә. Заманында республикабызда һәм Русиядә чыккан күпчелек матбугат басмаларына язылып, укып бара иде. Даими рәвештә редакцияләр белән бәйләнештә торды. Каләмен аяк бармагына кыстырып, гәзитләргә хатлар язды. Әйткәндәй, укытучылар аны өенә килеп укыта, шул рәвешле, Филисә урта белем алуга ирешә. Мәктәпне ул гел ”бишле” билгеләренә генә тәмамлый.

Дөньядагы хәл-вакыйгалар турында һәрьяктан хәбәрдар булу максатында Филисә әле дә күп укый, мәгълүмат алуда телевизор да төп таянычы аның. Соңгы елларда үзлегеннән компьютерны да үзләштерде. Ни аяныч, бүләк итеп бирелгән бу компьютер, шактый искергән булу сәбәпле, сафтан чыга. Кыенсынып кына ул, бу мәсьәләдә ярдәм сорап, “Туган як” гәзите редакциясенә шалтыратты. Хәер, без аның матди хәлен болай да белеп торабыз. Пенсиясе торак-коммуналь хезмәтләргә, аны карап-тәрбияләп торучы хезмәткәргә түләү өчен генә җитә. Аңлашыладыр, безнең басманың да финанс мөмкинлекләре чикле, шуңа да гәзитебез аша укучыларыбызга мөрәҗәгать итүдән башка чарабыз калмады. Бер үк вакытта, Филисә ханымга ярдәм кулы сузу өчен үзебезнең эчке мөмкинлекләрне дә эшкә куштык, әлбәттә.

“Ил төкерсә, күл була”, диләр. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга теләүче игелекле кешеләр бүгенгедәй катлаулы заманда да, шөкер, бар! Күмәк тырышлык белән Филисә ханымга компьютер ала алдык. Шатлык-куанычының иге-чиге булмады. Бу урында шуны да билгеләп үтәсе килә. Халкыбызда шундый әйтем бар: “Игелек кыл да суга сал – халык күрмәсә, балык күрер”. Игелекле кешеләр арасында шулай дип яшәүчеләр дә бар бүген. Гомумән, мәрхәмәтлелекнең асылында ярдәмчеллегең белән мактану түгел, ә эчкерсезлек, риясызлык ята бит. Филисә ханым белән бергә шатланып, аның теләген тормышка ашыруда булышкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу язмабызда исемнәре аталмаса да, аларны Октябрьский халкы чамалап белеп тора.

Юлия Дәүләтбаева,
“Туган як” гәзите мөхәррире.
Читайте нас: