Күзләрдән шундук яшь бәреп чыкты. Юк-юк, эчендәге акчасын югалтудан түгел, сеңлем Таиландтан ук бүләк итеп алып кайткан кәшилүкне кызганудан. Өйгә кайтып бу турыда әйткәч: “Акчалы кәшилүкне кем сиңа кире кайтарсын инде?!” дип, ирем дә йөрәккә тоз салды. Ярый әле сеңлем генә: “Әйдә, “Вконтакте”дагы безнең районга багышланган төркемгә язып карыйбыз. Аның аша бөтен югалган әйберләрне дә табалар”, дип өметләндерде. “Үзеңнеке югалган дип язсаң гына”, — дигән шарт белән аның бу тәкъдименә ризалаштым һәм ...ялгышмадым. Бүген иртәнгә үк табылды бит кәшилүк! Эчендәге бөтен акчалары, дисконт карталары, чеклары, язулары, Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев концертларына алынган билетлары белән!
Баксаң, кичә мин кузгалып китү белән аны бер апа табып алган да “Йолдыз” кибетендәге кассир кызга кертеп биргән. Ә иртәнгә аның улымы, иреме, “Вконтакте”дагы кәшилүк югалу турындагы игъланны күреп алып, сеңлемә электрон хат юллаган. Бу вакыйгада иң кызыгы шул, кичә кәшилүк югалган урынга килгәч, тирә-яктагы бөтен кибетләргә кереп бу хакта сорап чыктым, бер “Йолдыз” кибетенә генә кермәдем. Ә туп-туры шунда керәсе калган икән! Кәшилүгемне кулга алгач, шатлыктан күзләрдән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Җир йөзендә мәрхәмәтле һәм саф күңелле кешеләр бетмәгәнлегенә, үзем өчен бик тә кадерле булган әйберем табылганлыгына күңел сөенде. Кәшилүгемне табышуда ярдәм иткән һәммә кешене кочып алып, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен әйтәсе килде. Ирексездән, хәтергә югалган әйбернең табылуы белән бәйле тагын бер вакыйга килде.
БДПУның 4нче курсында укыган чагым иде. Бер көнне билгеле косметика компаниясенең товарларын сату белән шөгыльләнүче курсташым, тартмага охшаганрак сумка күтәреп килеп керде һәм, ничек итсә итте, мине 350 сумга помада алырга күндерде. 15 ел элек 350 сум ярыйсы гына акча иде. Акчамны кәшилүгемнән ни рәвешле чыгарып бирүемне үзем дә сизми калдым.
Тик, куанычым озакка бармады. Бер атна үтүгә, помадам юкка чыкты. “Югаласы алдан билгеле иде инде. Акчаңны кызганып алдың бит”, дип тиргәдем үземне. Бер көн үтте, ике, өч... помада табылмады. Ул турыда уйламаска тырышсам да, искә төшкән саен шул вакыйга эчне кырып торды.
Мин үзем, студентлар советы рәисе буларак, бөтен дәресләргә дә йөри алмадым. Бармый калган лекцияләрне төркемдәшләремнән күчереп ала идем. Язуы матур, мин танырлык булганга күрә, бер көнне Гөлназ исемле төркемдәшемә дәфтәрен сорарга кердем. Бер кергәч, бераз сөйләшеп тә утырдым. Эчне тырнап торган әйбер буларак, югалган помада турында да сөйләдем. Бу хакта сөйләп бетерүгә, Гөлназ: “Помадаң нинди төстә иде? Кайчан һәм кайда югалттым дип уйлыйсың? Төбендә язылган номерны хәтерләмисеңме?” дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады. Мин барысын да төп-төгәл итеп әйтеп бирдем. “Кайда югалтканлыгымны гына хәтерләмим”, — дидем. Ул миңа карап елмайды да: “Менә шушымы?” — дип, алюмин төсендәге тышлы помаданы сумкасыннан алып миңа сузды. Югалткан помадамны күргәч, башта телсез-өнсез калдым, аннары телемне чак әйләндереп: “Шушы!” — дип әйтә алдым. “Мә, ал, димәк, үзеңә язган булган!” — дип тантаналы рәвештә әйтеп куйды төркемдәшем.
Баксаң, ул аны нәкъ мин югалткан көнне “Кәрвансарай” яныннан табып алган икән. Кеше әйберенә кул суза торган гадәте булмаса да, үзе дә сизмәстән, сумкасына салып куйган.
Ә бит уйлап карасаң, аннан минутына ничәмә ничә кеше уза! Фәкать мин югалткан помаданы нәкъ минем төркемдәшем табып алуы, чыннан да, могҗизага тиң! Бер дә юкка түгел, помада үземә язган булганга күрә нәкъ Гөлназ табып алган инде аны! Бу вакыйга искә төшкән саен әле дә шаккатып китәм, дөньяда могҗизаның, гаҗәп хәлләрнең барлыгына тагын бер кат ышанып куям.
Нишләмәк кирәк, менә шундый таркаурак бер кеше инде мин. Алган әйберемне дә еш кына кибеттә онытып калдырам. Иң мөһиме — аларның берсе дә югалмый, сабыр гына минем кире әйләнеп килүемне көтә. Югалткан яисә онытып калдырган әйберләремне кабат кулга алган саен: “Димәк, мин начар кеше түгелмен икән. Начар булсам, бу әйберем табылмас иде”, — дип, уйлап куям.