+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 декабрь 2016, 02:00

Мирас

Гап-гади авыл карчыгының да күңелендә чишелмәс сер ята...— И-и-и, шушыны рәхәтләнеп авыз тутырып ашасаң иде, — дияр иде, мәрхүмә. Калак очына элеп алып кабар иде дә, телендә тәмен озаграк саклар өчен, артыннан чәен дә йотмый торыр иде. Яңа аерткан каймактан да ныграк яратты калай савыттагы куертылган сөтне. Кызганма үзеңнән, аша, дисәң, ачуланыр, бүген бетерсәм, иртәгә ни калыр, дияр иде. Югыйсә кибеттә өзелеп торганы юк андый нәрсәнең. Айлар буена ята. Авыл халкы бит үзенекен ашый.

— Яшерен-батырын түгел, бигрәк каты булды ул. Бала-чагага бер тапкыр да кәнфит сузганы булмады. Әллә нигә бер йомыш белән килеп тә, авылдаш дип чәй куймады. Ашау вакытында барып кергәндә дә чакырырга ашыкмады. Хәтта чыянагын тиз-тиз генә җыеп куяр иде. Табынында бернинди ризык та күргәнем булмады. Нәрсә ашап яшәгәндер.

— Үзен дә кысты ул.

— Кысмый әллә... Пенсияләр юк кына бит инде, тиен генә. Тырыштырып-тамызып кына яшибез. Хезмәт көненә эшләгән заманнарны кичергән әбиләрнең күңелен шик корты кимерә.

— Бүген иртән генә шушыларны сөйләшеп утырган идек. Тәкъдиренә язылган булгач, менә, китте барды Сәрби.
— Бәхете бар мәгәр, сырхаулап ятмады: үзе дә интекмәде, башкаларны да интектермәде... Ямьле җәй көнендә китте.

...Фәкыйрь җиһазлы өй эчен зәгыйфь ут яктырта. Унлаган карчык тәсбих тарта: ара-тирә сабыр гына көрсенеп, Сәрбиямал карчык мәете өстендә тәхлил әйтәләр. Башлар иелгән, күзләр йомылган. Җиңелчә калтыранган бармаклар төймә күчергән саен, иреннәр: “Ләә иләәһә илләллаһ”ка кыймылдый. Дисбесезләр, догасызлар кайсы йокысына оеп, кайсы уена йомылып утыра. Төн саклаучылар, дисбеләреннән беразга аерылып, янә хуҗабикә турында сөйләшеп алалар. Аннары тагын төймә саен Ходайны олылау дәвам итә. Мәрхүмәнең кызы белән оныгы, аларның сүзенә кысылмый гына, соңгы “күлмәк” кисәләр.

Чордашлары-илдәшләре язмышын уртаклашкан, михнәт-газапны җитәрлек татыган меңнәрдән бер гадәти авыл карчыгы иде Сәрбиямал. Ни бер яхшы-яман ягы белән дә яшьтәшләре арасында аерылмады, телгә-тешкә кермәде. Япь-яшь ире Бөек Ватан сугышыннан кайтмады, бердәнбер кызын ялгызы карап үстерде, үз авылларындагы егеткә кияүгә бирде. Кияү булган кеше, олыгаеп барганда, мәрхәмәтлерәк төяк эзләп чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтмады. Исән түгел дигән хәбәрен җиткерделәр. Аналы-кызлы икесе тиң терәксезләр, бер-берсенә әллә ни ярдәм итә алмадылар. Инде оныгы да күптән гаиләле, ерак шәһәрдән кайтып йөри. Бәлки, баласының баласына тормыш шәфкатьлерәк булыр. Кыскасы, язмышы шатлыклы минутларны кызганды Сәрбидән.

Үзе кебек үк байтак гомерен ялгыз кичкән Сания карчыктан калган йортта сүтте соңгы елларын Сәрбиямал. Килен булып төшкән нигезенең рәте калмагач, колхоз идарәсе әлеге йортны сатып алып бирде аңа. Шуңа да, ирле хатыннар кебек, аяк терәп сөйләшә алмады, ачылырга-аралашырга дәртсенмәде. Тартынып-кыенсынып, үз алдына тын гына яшәде Сәрби. Көнкүрешен яшерде, кеше килгәнне өнәмәде.

Хәзер инде үзе янында тирәли утырган карчыкларга ачулана да, аларны туктата да алмый Сәрбиямал: уйларына ни килсә, шуны әйтәләр.

— Уңмады: ни илдән, ни ирдән дигәндәй. Ире ятып калды, кияве юкка чыкты.

— Сандыгында киеме дә хәтсез булган. Ә бит берсен дә кигән чагы күренмәде.

— Сугыш чыга-нитә калса дип саклаган сәләмә туны да бар әле аның. Каян чыккан ни-нәрсәдер инде ул. Чүп итеп ник тоткандыр.

— Беребез дә юньле кием күрмәдек. Булса да кия алмый аны авыл кешесе. Чөнки башы тузан-пычрактан чыкмый. Сал инде шушы каткан күлмәгеңне, дип тиргиләр мине дә балалар. Арурагын кисәң, берәр җиргә барасыңмыни, диләр. Шуңа күрә еллар буена сандыкта сабын исе сеңдереп яталар.

— Хәерлекне мулдан җыйган. Өч елын үткәргәндә дә җитәрлек. Бер әйберсе дә хәердән кергән түгел, сатып алганга охшаган.

— Саран дип әйтмәссең дә...

Бу сәгатьләрдә анасын мөмкин кадәр кадерләп озату мәшәкатьләренә баштанаяк чумган кызы сүз агышына кечкенә бер төзәтмә кертүне кирәк санады:

— Барысын да таратып бетерергә кушты.

Ник артыгын дәшеп, хәтер­ләүләргә кушылып, сызланудан туктамаган күңел җәрәхәтләрен актарырга? Ачыктан-ачык сөйләшү аларга болай да тоз сипте. Төзәтү, өстәү яраларны тагын да ерып, тирәнәйтеп кенә җибәрәчәк бит. Аннары, дөрес сүзгә җавап юк. Авылдашларның тормышы уч төбендә.

...Таң атты. Йортка җәйге яктылык үтеп керде. Көн күзендә өй эчендәге ялангачлык коточкыч төс алды. Ил-көннәр тыныч торганда мондый да мохтаҗлык күңелгә аеруча авыр тәэсир итә. Биредә бер минутка да тоткарланасы килми, чыгып китәсе килә.
Бераздан Сәрбиямал белән хушлашырга башка авылдашлары килә башлады. Мәрхүмә белән соңгы әңгәмәгә җыелу­чылар бераз хәл алып килер өчен кузгалды.
— Төрле хәлләр хакында сөйләштек, зарланыштык. Ярамаганын Ходай үзе гафу кылсын. Булганына шөкерана итеп, үзебезгә сабырлык, балаларга итагать сорап яшик. Анда баргач, дөнья малы кирәкми.
— Бик вакытлы китте Сәрби, — диеште әбиләр, оеган бил-аякларын көч-хәл белән яздырып.
Гадәтләнгәнчә, Сәрби карчыкны соңгы юлга бөтен авыл белән озаттылар. “Безгә дә чират җитәдер, мөгаен”, — дип авыр сулап калды яшьтәшләре.

Колхоз исәбендәге йортны көнендә үк тәртипкә китерергә сөйләштеләр. Игелекле булсын, тагын шулай ятимнәрне сыендырырлык булсын, байтак елларга җитсен дип теләделәр. Себереп-юып чыгардылар. Сәрбиямалның әйберләрен кызына, оныгына берсен дә калдырмый алып китәргә куштылар.

Түбә тактасына кыстырылган кипкән үләннәрне алып ташлыйм дип чормага менгән оныгы өсте ябулы әрҗәгә тап булды. Ачып җибәрсә, шаклар катты. Ашыктырып-кабаландырып әнисен чакырды. Әнисе гаҗәпләнүеннән бот чапты. Хәле китеп, чорма туфрагына утырды. Кычкырып җибәрмәс өчен башындагы яулыгын салып авызын каплады, елаган тавыш чыгарып алды, төелде. Ул, күз яшьләре түгеп, шаулатып торып елый алмады. Нәрсәдер әйтәсе килде: ык-мык итте, кулларын бутады. Санаулы секундлар эчендә анасының, үзенең тормышы күз алдыннан үтте, баласының киләчәген уйлады, төн саклаучыларның сөйләш­кәннәрен искә алды. Дөньяны беләбез дип исәпләгән бу икәүне өнсез-тынсыз калдырган, буыннарын алган, зиһеннәрен томалаган нәрсә әрҗә тулы ... куертылган шикәрле сөт иде. Вакыт үтү белән сары йөгергән төрле бизәлешле калай савытларга карап ни кылырга белми хәтсез утырды ике варис.

Азмы-күпме уйлау, сөйләшү сәләте кайткач, берәмләп бушатып, саный-саный кире тутырдылар: төп-төгәл йөз банка исәпләделәр.

Мирасны зур саклык белән чормадан төшерделәр, аннары, кеше-кара күзеннән саклар өчен, өстен ныклап капладылар да, куллану вакыты белән дә кызыксынып тормастан, икесе ике ягыннан күтәреп, кайтыр якка атладылар. Дөнья хәлен белеп булмый...

Земфира ГАЛИМОВА.
Читайте нас: