+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 декабрь 2016, 02:00

Мәмәдәл — үзебезнеке!

Ни өчен Гыйльмановлар авылга күчкәч тә бер ел буе шәһәрдә кунып йөргән?Мәмәдәл — Дүртөйле районында иң өлкән авылларның берсе. Казан артыннан күченеп килгән карт аңа 300 ел элек нигез салган. Аны уратып алган каен урманын Бөек Ватан сугышы елларында кисеп бетерәләр. Ленинградтан бу төбәккә эвакуацияләнеп кайткан гаиләләрнең кышкылыкка ягарына булмагач, урындагы власть рөхсәте белән мәңгелек урман биләмәләре киселә. Авыл читеннән кайчандыр шаулап аккан Шомыртлы елгасының да суы кибеп бара. Соңгы елларга кадәр авылда ихаталар саны илледән артмый иде. Мәмәдәлнең күтәртелгән үзәк юлга якын урнашуы, район үзәге Дүртөйлегә якын булуы авылны шәһәр “юлдашы” дәрәҗәсенә күтәреп бара. Йортларга “зәңгәр ягулык” кергән, үзәкләштерелгән суүткәргеч салынуга да 30 елдан артык. Ә авылыбызның яме аның матурлыгында һәм төзеклегендә генә түгел, андагы кешеләрнең бер гаиләдәй һәм үзара ярдәмләшеп яшәвендә. Язмам шуларның берсе — Флүзә һәм Әнәс Гыйльмановлар турында. Бу көннәрдә аларның икесенә 130 яшь тула.

Җәйге отпускны мин авылда үткәрергә тырышам. Быел башкалага бәхет эзләп китүемә 31 ел тулды, әмма үземне һаман да Уфага эшкә йөрүче кеше итеп тоям. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң авылга кайткач, җан рәхәтлек кичерә. Ә күршеләреңнең якты йөз белән каршы алуы, ихлас сөйләшүе һәм кунакчыллыгы тәмам әсир итә.

Ут күршеләрем Флүзә апа белән Әнәс абый — нәкъ шундый кешеләр. Әллә үзләре дә гомер буе шәһәрдә эшләгәнгә авылның ямен дә, тәмен дә тоеп яши алар.

Әнәс абый – Кушнаренко районының Марс авылыннан, Флүзә апа Илештәге Кужбахтыдан. Язмыш аларны 1973 елда очраштырып кавыштыра. Туйларын да 8 март көнне үткәрәләр. Әйдә, гүзәл затлар бәйрәмендә өйләнешик, гомер буе чәчәкләргә күмелгән тормышта куанып яшәрбез, ди Әнәс абый. Һаман да мәхәббәт җылысын саклап, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшәүләренә дә 43 ел үтеп киткән.

Флүзә Әгъләм кызы Дүртөйледә механикалаштырылган күчмә колоннада озак еллар штукатурчы-буяучы булып эшли. Әсәндәге кошчылык фабрикасында да аны тырыш хезмәткәр итеп искә алалар. Хәер, узган гасырның 60-70нче елларында, тоташ ил күләмендә төзелешләр гөрләп барган чорда, ул сайлаган һөнәр яшь кызлар арасында бик тә модада иде. Аның алтын куллары яңа йорт салып керүче ничә йөз гаиләне бәхетле итте икән? Дүртөйлене дә шәһәр статусына күтәрүдә аның өлеше бар. Зур-зур урамнар, административ, социаль юнәлеш­тәге биналарны салуда төзүчеләр янәшәсендә штукатурчы-буяучыларның да өлеше бәяләп бетергесез.

Әнәс Фәйзер улының гомере, кем әйтмешли, гел генә “руль” белән бәйле булды. Ул 1968 елдан водитель булып эшли. Районда промкомбинатта хәтсез ел хезмәт сала. 1985 елда аны куәтле “МАЗ” автомашинасына утырталар. Туксанынчы еллар башында әвеш-тәвеш заманына юл ачылгач, предприятие-оешмалар таркала. Кулыннан килгән җитәкчеләр булган мөлкәтне тарата башлый. Әнәс абый эшләгән оешмага да чират җитә. Хезмәт хакын да вакытында ала алмагач, үзе эшләгән “МАЗ”ны сатып бирүләрен сорый. Шулай итеп, ул үзенең машинасы белән халыкка хезмәт күрсәтүче районда беренче эшкуар була. Әлбәттә, ул чорда аларны да башкарачак атап йөртәләр иде. Әнәс Фәйзер улы анысына да күнегә.

— 48 ел руль артында йөреп ялкытмадымы? — дип кызыксынам.

— Биш ел элек пенсиягә чыккач кына якынча күпме юл үткәнемне исәпләүдән туктадым. Аңа кадәр миллион ярым чакрым гына булгандыр. Гомерең шул машинада үткәч, ничек ялкасың?! Минем элек бер танышым бар иде. Җитмеше тулганчы диярлек колхозда шофер булып эшләде. Пенсиядә капка төбен саклап ята торган кеше түгел иде, мәрхүм. Эшеннән туктагач, авырып та йөрде. Машинасын бик сагына иде. Йокысызлыктан җәфалана башлагач, ихатасына зур “Колхида” машинасы кабинасын кайтарып куйды. Салкыннар башланганчы шунда йоклап яшәде. Ә син, ялкытмадымы, дип сорыйсың, — ди, һәрвакыттагыча серле елмаеп Әнәс абый.

Гыйльмановлар 2009 елның җәендә, Дүртөйле шәһәрендәге фатирын калдырып, Мәмәдәлдән өй сатып алды. Бер җәй дигәндә моңа кадәр башкаларныкыннан әллә ни аерылмаган йорт­ларының эче дә, тышы да танымаслык булып үзгәрде. Ихаталары бакчага әйләнде.

— Без икебез дә авыл балалары бит, җан ниндидер тынгылык эзләүдән генә күчмәдек Мәмәдәлгә. Пенсия­гә чыккач, кешенең икенче сулышы ачыла, дип әйтүләре хактыр. Аллаһка шөкер, бәрәңге, яшелчә-җимеш бакчаларыбыз бар. Авыл тормышына һич тә зарланасы түгел. Эш таба алмаганнарны да авыл ашлы итә, максат куеп тырышырга гына кирәк, — ди Флүзә ханым.

Минем җәйге отпускым быел да авылда үтте. Гыйльмановлар бездән юл аша гына яши. Бу гаилә турында язуымның да сәбәбе шунда ки, үзләренең яшәеше, уңганлыгы белән алар авылдашларымны берчә сокландыра, берчә ак көнләштерү белән мактарга мәҗбүр итә. Әнә бит, 40 ел шәһәрдә яшәдек, дип, эш рәтен белмибез, димәгәннәр! Ихата тулы мал-туар. Урамнан узучылар да, әфлисун гына үсмидер бу бакчада, дип, соклануын яшерми.

Җәйләрен кояш белән бергә уяна Гыйльмановлар. Көтүгә куылган маллар күздән югалуга Флүзә апа кош-кортларын “эш”кә тарата: үрдәк-казлар буага юл тота, тавыклар иркенгә чыга.

— Авылга күчкәч, бер ел буе Дүртөйлегә куна кайтып йөрдек. Ихата-кура буш иде, мал юк. Икенче елны күп итеп үрдәк-каз, тавыклар, сугымга мал алдык та үзебезгә шөгыль таптык. Хәзер авыл тормышыннан аерылып булмый, — ди Флүзә Әгъләм кызы.

Ел саен шәхси ихатада иллешәр баш каз, бройлер тавык иткә асрала. Абзардагы үгезне дә исәп­ләсәң, үзе бер кечкенә ферма кадәр була.

Мондый уңган кешеләр һәрнәрсәдә матурлык таба. Уңган куллар аны үзләре дә тудыра. Аларга күңел җылы­сы да, күз нурлары да салына. Гыйльмановларның чәчкә яратуы да очраклы түгелдер дип уйлыйм мин. Чөнки алар үзләре тудырган матурлыкны башкаларга өләшүне дә бәхет дип кабул итә. Ничек сокланмыйсың: җәйләрен өй алды бакчасында гына да 28 төрдәге пионнар тирә-якка ямь биреп утыра. Розалар, хуш исле һәм кабатланмас матурлыкка бөркәнгән башка чәчкәләрнең һәммәсе күз явын ала. Кызлары Гүзәлгә дә күчкән әнисенең уңганлыгы һәм матурлык тудыра белү сәләте. Ул шәһәрдә суд приставы булып эшли. Үсмерләр арасындагы бәйге чемпионы Ансар исемле оныклары белән дә горурлана Гыйльмановлар.

Әнәс абыйны да, Флүзә апаны да кешеләргә игелекле, ярдәмчел булганнары өчен хөрмәт итәләр. Алар үзләренең яшәеше, булдыклылыгы белән башкаларны да әйдәп үрнәк күрсәтә. Әйткәндәй, Әнәс Фәйзер улы — табигате-холкы белән шаян кеше. Аның шундый булуына, бәлки, 50 елга якын машина йөртүе дә этәргеч биргәндер. Әгәр аның тормышындагы истә калган йөзләрчә вакыйганың берсе турында гына сөйләмәсәм, язмам тулы да булмас иде.

...Дүртөйле шәһәренә кергәндәрәк төрле техника җыелып торган урын бар. Халык аны “пятачок” дип йөртә. Кемнең техникага бәйле эше бар, башка кирәк-яракка шунда килә. Әнәс абыйның да “МАЗ”ы шунда эшли. “Мин Борайда яшим, утын китерсәгез иде”, дип, бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә аңа. Икенче көнне киләм дип, теге хатын телефонын да калдыра. Сөйләшенгән вакытка килмә­гәч, көн кызулыгыннан күлә­гәгә качып, Әнәс абый бераз черем итәргә була. Бераздан “пятачок”ка теге хатын-кыз килә дә Әнәс абыйны сорый. Эш көтеп ятучы егетләрнең берсе шаяртып алырга уйлый: “Әнәс абый кабинасында йоклый. Кичтән каты гына эчкән булган. Уяткан кешене бер дә яратмый. Холкы начар, якын да килмәгез”, — ди егет. Шуннан әлеге хатын-кыз Әнәс абыйга дәшмичә, утын төялгән икенче машинаны алып китә. Әнәс абыйның уянгач нинди хәлдә калуын язып аңлату авыр. Әмма ул мондый шаяруга җавапсыз кала торган кеше түгел, бу “этлек”нең хуҗасын тиз таба ул.

Берничә көннән соң Әнәс абый “этлек” хуҗасына икенче кеше булып шалтырата. Чакмагыш районының Рапат авылына Агыйдел комы кирәк, китерә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итә Әнәс абый, тавышын үзгәртеп. Теге водитель төялгән утынын бушатып тора да ком төяргә китә. Шулай итеп, Рапат тавында ком төялгән зур үзбушаткыч фәлән сәгать буе Чакмагыштан шалтыратучы кешене көтә дә кире Дүртөйлегә кайта. Соңыннан гына үзенең алданганын аңлый...

Мәмәдәл авылы.

Читайте нас: