+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 декабрь 2016, 02:00

Алтын түгел, бәхет эзләп кайттым

Ә туган теленең асылына исә Рифкать Фәхразов “Кызыл таң” гәзитен укып төшенә.“Кулак” мөһере сугып, хәлле крестьян гаиләләрен сөргенгә күпләп озата башлагач, Фәхразовлар 1938 елда, бар мөлкәтен калдырып, Үзбәкстан якларына юл тота. Бары тик 1965 елда гына гаилә башлыгы Зәйнулла туган ягы Дүртөйлегә кайтып төшә. Әмма Андижанда калган гаиләсен кайтарырга ашыкмый. Ә аның Үзбәкстанда туган улы Рифкать, әти-әнисенең, өйләнешеп, күпмедер гомер кичергән газиз иленә беренче тапкыр — 1988 елда аяк баса, ике елдан бөтенләйгә күченеп кайта. Шул елларда Үзбәкстандагы милли низаглар, Фәхразовларны үз Ватанына күченеп кайтырга этәргеч тә бирә. Әнә шулай, ярты гасыр элек туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр иткән әтисенең язмышын кабатлый ул. Дүртөйлегә кулына ике зур чемодан тотып кайтып керә. Бар мөлкәте шул була. Тормышны ничек башлап җибәрергә дип баш ватканда, Рифкатькә зур әтисе әйткән сүзләр искә төшә: “Без яшәгән йорт ихатасындагы койманың җиденче багана төбендә алтын-көмеш күмелгән. Шуны эзләп табарга тырыш. Кулак дип куылганда шунда яшереп калдык”. Фәхразовларның алдагы тормышында әлеге байлык ярдәм иткәнме соң?

Кан да, җан да тартты

Рифкать Зәйнулла улына 67 яшь. Ул Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туган. Белем алганнан соң, архитектор, топограф булып эшли. Бераздан урындагы күмәк хуҗалыкка умартачы итеп чакыралар. Әти-әнисенең туган ягына кайтып киткәнче яраткан һөнәре буенча эшли.

— Әти-әнием татар телен онытмады, без дә туган телдә аралаштык, — дип хәтерли Рифкать абый. — Әти Дүрт­өйле районының Юнтирәк авылыннан, әни — Исмаилдан. Без яшәгән бистәдә татарлар бик күп иде. Аларның барысы да кайчандыр репрессиягә эләккән татар гаиләләре. Аллага ышанмаган өчен базга ябылган балаларның да күбесе татарлар иде. Булачак гомер юлдашымны да шул базда очраттым. Рәзинә Шәрифул­ла кызы — Илеш районының Рсай авылыннан, дөресрәге, картәтиләре шуннан иде. Аның белән бик тә бәхетле гомер кичердек. Кызганычка каршы, узган җәй мәрхүм булды.

Рифкать Зәйнулла улын әти-әнисенең туган иленә каны да, җаны да тарта. Башкортстанга кайткач, ерак туганнарын таба, гаиләсен алып кайту өчен йорт эзли. 1990 елда бөтенләйгә кайталар.

Гомер җепләре сүтелә барган саен, Рифкать абый­ның күзләре ныграк яшьләнә иде. Аларның сагыш-юксыну тамчыларымы, әллә, ни­һаять, тарихи Ватанына кайтуыннан шатлык яшьләре булдымы — аңлавы авыр иде. Әтисе сөйләгәннәрдән Башкортстанда атларны күпләп асраулары хәтеренә сеңеп калган. Рифкать тә Башкортстан далаларында атлар үрчетү хыялы белән кайткан була. Аның әтисе дә, картәтисе һәм зур әтисе дә атлар яраткан була. Әтисе Зәйнулла Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанда кавалерия дивизиясе оештырылгач, аның тәүге сугышчылары сафында фронтка китә. Үзбәк­станда атлар үрчетү мөм­кинлеге булмаганлыктан, Рифкать балачактагы хыялын Дүртөйлегә кайткач тормышка ашырырга уйлый.

Аста — балык, өстә — бал

Дүртөйле районында Рифкать Фәхразов гаиләсе белән кайтып төпләнү өчен авыл сайлап байтак йөри. Якыннарыннан берәү аңа: “Бездә шундый авыл бар, үкенмәссең, үз күзләрең белән күреп кайт. Аста — балык, өстә — бал, диләр ул авыл турында”, — дип киңәш бирә. Рифкать абый гүзәл Агыйдел елгасы буенда урнашкан Венеция авылына килеп керү белән аны үз итә. Чыннан да, табигатьнең чын могҗизасы — елга-күлләре үзе ни тора! Ә умартачылык өчен катнаш урманнар, чәчкәле киң болыннар сихри дөнья хозурлыгына тиң! Шулай итеп, Венециядә йорт салып керә. Тормыш иптәше Рәзинә янәшәдәге профилакторийга эшкә урнаша.

Рифкать Фәхразов кыска гына вакыт эчендә үзен чын умартачы итеп таныта. Районда аны зурлап “Венеция бал бабае” дип йөртәләр. — Мин дөньядагы иң тәмле һәм экологик яктан чиста бал иле — Башкортстанда умартачылык белән шөгыль­ләнүче­ләрнең азрак булуына гаҗәпләнәм, — ди Рифкать абый. — Авылларда бу шөгыльне һәркем үзенең табыш чыганагы итә алыр иде. Бал корты продукциясен күпләп алырга теләк белдереп, мәсәлән, Япониядән кадәр килделәр. Кешеләр­нең сәламәтлеге өчен дә умартачылык файдалы. Беләсез­ме, фаҗигагә тарыган кызымны да бал корты сөте ярдәмендә үлемнән алып калдым.

Беркөнне Рифкать абыйга 16 яшьлек кызының, автомобиль һәлакәтенә тарып, дәваханәгә озатылуын хә­бәр итәләр. Әти кеше үз умарталыгыннан бал корты сөте белән дәвалый. Шулай итеп, кыз аягына баса. Бүген инде ул тормышта, балалар үстерә.

Рифкать абый кырык елга якын Үзбәкстанда яшә­сә дә, саф татарча сөйләшә. Борынгы татар җырларын яратып тыңлый. Дүртөйлегә кайткач та, әти, үз телеңне өйрән дип, сүзлек тоттырмады, ә “Кызыл таң” гәзитен миннән кычкырып укыта иде. Әле дә яраткан басмам ул, ди эчке бер горурлык белән Рифкать Фәхразов.

Танылган бал җитештерү остасы быел умарталыгыннан 4 тонна бал алган. Табигый хәзинәне күпләп сатып алырга теләк белдерүчеләр күп. Әмма дистәләрчә ел дәвамында “Венеция балы”­на өйрәнгән үз сатып алу­чысын югалтасы килми аның. Шуңа да ярты тоннага якынын өеннән килеп алалар.

— Мин Башкортстанга байлык, акча түгел, бәхет эзләп кайттым. Һәм таптым. Әмма хатынымны югалту хәсрәте күңелне кыра, — ди Рифкать абый.

— Байлык дигәннән, зур әтиегез васыятен үти алдыгызмы? Авылдан куылганда багана төбенә яшерелгән алтыннарны таптыгызмы? — дип сорадым хушлашканда.

— Күченеп кайткан чорда алар комачауламас иде. Әмма миңа алтын-көмешкә ия булу түгел, ә үз җиребезгә мәңгелеккә кайту мең мәр­тәбә кыйммәтрәк иде. Шулай да, картәтинең ярты гасыр элек торган Исмаилдагы өй урынын барып карадым. Картлар хәтерлә­венчә, аның нигезе нык булган. Соңын­нан өй бурасын сүтеп, Әлкәш авылында мәктәп салганнар. Мин беркайчан да җир астында яткан байлыкка кызыкмадым, — ди Рифкать Фәх­разов.
Читайте нас: