Бүздәк районының Сабай авылында яшәүче һәм шушы көннәрдә 85 яшь үренә чыккан Фәнил Фәткелбаян улы Ихсанов мондый мәгълүматларга берникадәр шикләнеп карый. Ни өчен дигәндә, шактый өлкән яшьтә булса да, туган авылында, шулай ук район һәм республикада тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе турында яхшы хәбәрдар бит ул. Без очрашкан җомга көнне, мәсәлән, мәчеттән генә кайткан иде. Намаздан соң анда авылдагы соңгы хәбәрләр турында фикер алышулар башлана икән. Чордашлар арасында кемнәрнең исән булуы, кемнәрнең бакыйлыкка күчүе барлана. Күңелне кырганы шул: соңгы вакытта үлем-китем күп, пенсия яшенә дә җитмәүчеләр еш вафат була. Шулай булгач, уртача гомер озынлыгының артуы турында сөйләүдән ни файда?!
— Өч йөздән артык кеше яшәүче безнең авылда, әйтик, яше сиксәннән артканнар унлап кеше, — ди Фәнил бабай. — Ә миннән өлкәннәр — дүртәү генә, ягъни бу күрсәткеч буенча мин авылда бишенче урында торам. Аның каравы, район үзәгеннән килгән юлдан авылыбызга кергәндә урамда минем йортым — беренче.
Фәнил ага белән ул “Үрнәк” колхозында тракторчылар бригадасы бригадиры вазыйфасын башкарган чордан бирле танышбыз. Шуңа да аның юмор катыштырып, киная белән сөйләшү осталыгын яхшы беләм. Әйтәсе килгән фикере исә ярылып ята: авылда без дә төшеп калганнардан түгел.
Монысы белән тулысынча һәм һичшиксез килешергә мөмкин, әлбәттә. Йортына килгәндә, аның нигезе туры мәгънәсендә ныклы. Сабай авылының үзәк урамындагы бу урында – Фәнил Ихсанов өченче буын вәкиле. Нигезне гаиләсе белән башка чыккан картәтисе Нурлыгаян кора, аннары биредә тормышны Фәткелбаян дәвам итә. Монысы инде илдә сугыш чыкканчы. 1942 елның мартында Фәткелбаян Ихсанов Кызыл Армия сафларына чакырыла, яшь солдатны турыга Воронеж фронтына җибәрәләр. Тәүге мәлдә гаиләсенә хатлары даими килеп тора. 1943 елның февралендә исә Ихсановның фронтта хәбәрсез югалуы турында җанөшеткеч хәбәр ирешә. Соңыннан Ихсановның ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булуы турында билгеле була, әмма кайда җирләнгәнлеге турында мәгълүмат юк. Моны солдатның оныкларына ачыкларга насыйп булган икән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барганда алар әтиләре Фәнил Фәткелбаян улы белән Воронеж өлкәсенә сәяхәт кылып, биредәге мемориаль комплекста Бөек Ватан сугышы яугиренең ташка уелган исемен таба. Әйткәндәй, эзләнүләр барышында Фәнил Ихсановның җәмәгате Зөлфәнең әтисе, сугышта шулай ук хәбәрсез югалган Гаделша Әхмәтовның да эзенә төшәләр. Ул шулай ук Воронеж фронтында барган каты алышларда һәлак була, Петропавловка авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнә.
Әтисез үскән Фәнил, гаиләдәге өлкән бала буларак, үсмерлек чорында ук хезмәткә тотына: тәүдә колхозда су ташучы булып эшли, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Күзәй МТСына тракторчы ярдәмчесе булып урнаша. Кулы техникага ятканга, аны Бакалыга механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. Һөнәри белем алып кайткан егет 1955 елда 24 яшендә Күзәй МТСының тракторчылар бригадасы бригадиры итеп тәгаенләнә. Әйтергә кирәк, булдыклы белгеч үзен тиз арада фидакарь хезмәте белән дә танытырга өлгерә. Шушы уңышлары өчен яшь җитәкчене Башкортстан делегациясе составында Мәскәүгә Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр.
Вазыйфа буенча үсеш баскычлары исә туган авылындагы “Үрнәк” колхозында дәвам итә. Биредә тәүдә —баш механик, аннары машина-трактор мастерское мөдире итеп үрләтелә. Кыскасы, аның хезмәт юлы 1992 елда лаеклы ялга киткәнче авыл хуҗалыгы техникасы, механизаторларның эшен оештыру белән бәйле була. Әйтергә кирәк, туган төбәгендә авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Фәнил Ихсановка “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исеме бирелде дә инде.
— Безнең буын — колхозларны үстерү өчен җаны-тәне белән тырышкан буын, — дип искә ала хезмәт елларын ветеран. — Мин элекке җитәкчеләр, безнең төбәктәге данлыклы колхоз рәисләре – Рафаил Габидуллин, Рәшит Зөбәеров, Мөнир Сафиуллин, “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исеменә лаек булган Радик Насретдинов, Тәлгать Арсланов белән бер чорда эшләвемә горурланам.
Фәнил аганың 45 ел бергә гомер кичергән җәмәгате Зөлфә Гаделша кызы 2001 елда 68 яшендә вафат була. Фәнил аганың шуннан соңгы 15 ел гомере ялгызлыкта үтсә дә, ул төшенкелеккә бирелми. Юкка гына яшәү мәгънәсе итеп мәкаләбез башына куелган тәгъбирне алмаган бит ул. Ягъни, гомере озын булу белән бергә, игелекле гамәлләр кылу өчен бер көн генә кыска аңа. 85 яшьтә булуына карамастан, күз тимәсен, авыл карты үз дөньясын бүген үзе көтә. Әйткәндәй, авылдагы балалары тормышына күз-колак булып торса да, олы кешегә бу үзе генә дә зур мәртәбә. Шуңа да йортында — тәртип һәм пөхтәлек, ихатасы, абзар-курасы — караулы. Умарталыгын да ташламаган. Дөрес, элегрәк егермеләп умарта тотса, хәзер алар санын җидегә калдырган.
Бер өйрәнгәч, техникадан да аерыла алмый. Лаеклы ялга чыккач, мәсәлән, иске “Беларус” тракторын яңартып кора. Шәхси хуҗалыгында техникасы булган авылдашларына да ярдәмләшеп тора. Шуңа да авылда абруе зур, киңәшләре саллы аның.
“Техника җене кагылган” Фәнил халык телендә “кәҗә матай” дип йөртелгән “К-125” маркалы беренче мотоциклын 1955 елда сатып ала. Аннан соң “Днепр”да йөри. Мотоциклларга алмашка “Москвич”, “Жигули” машиналары килә. Ә хәзерге вакытта йөргән “Нива” автомобилен өч ел элек “иярли”. Бүген дә машинасын кузгатмаган көне юк: авыллар арасында да йөри, Бүздәккә дә барып кайта. Димәк, җегәре бар әле бабайның.
Шулай туры килә бит: биш балалы гаиләдә үскән Фәнил Фәткелбаян улының шулай ук биш баласы бар. Аларның һәркайсы үз тормышын корган, әтиләре турында да онытмыйлар.
Яшәеше игелекле гамәлләргә бай кеше картлыгында да булмышына хас шөгыль табучан. Фәнил ага, иҗади шәхес буларак, тормышына байкау ясау рәвешендә истәлекләр яза башлаган. Калын дәфтәрнең яртысы тулган инде. Йөзе акның, күңеле дә пакъ, диләр. Аксакал яшьтәшләре, авылдашлары турында җылы итеп якты хисләр белән яза ул. Авыл тарихы да теркәлгән язмаларда Ихсановларның туганлык җепләре барланып, нәсел шәҗәрәсенә дә зур урын бирелгән. Аннан күренүенчә, Фәнил аганың әтисе һәм әнисе яклап картәтиләре фани тормышта 100 яшьне дә үтеп киткән. Гомер үрендә Сабай аксакалына омтылырга лаеклы үрнәк бар, димәк.