Бик шәп нәрсә ул — телевидение! Эштән арып кайтып, күпсанлы проблемалардан беразга гына булса да арынып тору өчен без мотлак телевизор каршына килеп утырабыз һәм аерылган “йолдыз”ларның миллиардлар бүлешүен, төпкел авылдагы бер эчкече хатынның кемнән бала табуын, туганнарның мөлкәт аркасында ямьсезләшүен тын да алмый карыйбыз. Тапшыру тыныч кына бармый, әлбәттә, ир — хатынын, ана кызын салып-салып очыра...
Бер акыл иясенең: “Телевидение — кешеләрнең бер-берсен күрмәс өчен теләсә нәрсә карарга әзер булуларына иң яхшы дәлил” дип әйткән сүзләренә куәт монысы. Ә бит ул халыкның дөньяга карашын тәрбияләүче тиешле корал булырга тиеш. Бигрәк тә сәяси карашын. Телевидение — бик көчле пропагандист. Ә безнең халык басма чараларга, телевидение-радиога ышанырга күнеккән. Кайчак бу һичсүзсез ышану төрле көлке хәлләргә дә китергән. Хәтерегездә булса, 1991 елның гыйнварында СССРны бер яңалык тетрәткән иде. Бөтен илгә күрсәтелгән тапшыруда Владимир Ленинның чынында гөмбә булуы һәм Мексикадан радиодулкыннар ярдәмендә идарә ителүе турында сөйләделәр. Бу тозсыз сүзләр “фәнни дәлилләр” белән расланган да булгач, безнең беркатлы халык ышанды да куйды. Экраннан әйткәч — дөрес инде! Иң кызыгы шул, икенче көнне партиянең Ленинград өлкә комитетына карт большевиклар делегациясе килеп, Ленинның, чыннан да, гөмбә булганын исбатлауларын таләп итә. Шушы факт үзе генә дә телевидениенең кешеләр, аларның аңы белән “уйнарга” никадәр сәләтле икәнен күрсәтә.
Шул елларда минем өлкән яшьтәге апам көн саен зәңгәр экран янына Алан Чумак командасы буенча бер банка суны “заряжать итәргә” утыра иде. Ул аңа шулкадәр нык ышана, аны эчкәч чирләре дә беткән кебек була иде. Менә телевидениенең кодрәте! Кешене анда кертеп утыртканнар икән, димәк, аны кат-кат тикшергәннәр һәм ул, чыннан да, терелтү сәләтенә ия, дип уйлый элекке тәрбия алган кеше.
Бер тапшыруда Американың Лос-Анджелес округында байларга салым кертү һәм шул рәвешле җыелган акчаны хәерчеләргә ярдәм итү өчен файдалануы турында сюжет булды. Еллык керемнәре 1 миллион доллардан артучыларга салым салыначак, бу округка 200 миллион доллар китерәчәк икән. Безгә дә Американы тиргәгәнче, шушы юлдан китәргә иде, диде бер тапшыруда чыгыш ясаучы. Ләкин аны тупас рәвештә өзеп, империалистлар ягына басып, аларны чамасыз мактаучы, дип атадылар. Ә бит бу бөртек, безнең бәрәкәтле җиргә төшеп, матур шытымнар бирә алыр иде...
Телевидениедәге буш, бернинди әһәмияте булмаган тапшыруларны санап тормыйм. Ашарга пешерергә өйрәтүчеләр генә канал саен. Бер каналда берничә булырга да мөмкин, тик пешерергә генә өйрәтүче каналлар да бар бугай әле. Алар урынына проблема күтәргән программалар булса? Әйтик, “Ни өчен югары даирәдә коррупционерлар бу кадәр күп?” яисә “Ни өчен хаклар арта, хезмәт хакы кими?” Юк инде. Мондый темаларга кагылырга куркалар, чөнки ул властьның үзенә килеп тияргә мөмкин. Бер прокурордан: “Сез нәрсәдән нык куркасыз?” дип сораганнар ди бит. “Берәр коррупцион эшне сүтә башлап, аның очы үземә килеп чыкмаса ярар иде, дип куркам”, дигән.
Тагын бер мәзәк искә төште. Берәү саранрак күршесеннән балта сорарга кергән. Тегесе хәйләкәр: “И-и, күршекәем, мин сине шулкадәр яратам, хөрмәт итәм, менә күк йөзендә ниләр бар: бөтен йолдызлар, ай, хәтта кояш та синеке, тик балта дип авызыңны да ачма”, — дип әйтә ди. “Балта”, дип авызыбызны ачмас өчен телевидение аны бандитлар, ментлар турында сериаллар, төрле ток-шоулар, җыр-биюләр белән яба.
Акыллы кешеләр, боларны анализлап, тиешле нәтиҗә ясый, әлбәттә. Ә менә вак шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчегә бернәрсә турында уйларга кирәкми, чөнки аның өчен күптән уйлап куйганнар инде.
Телевизорга карасаң, барысы да яхшы: күңелле җырлар, иртәгә бүгеннән яхшырак булачагы турында буш вәгъдәләр...
Телевидение дә җәмгыятьтә тынычлык урнаштыруга йөз белән борылса иде. Безнең халыкка гасырлар буена шулай түзеп яшәргә дигәнмени инде...