+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
31 декабрь 2016, 02:00

Аракы артыннан... самолетта!

30 елдан соң да әлеге тарих Фәһим Шәфыйков күңелендә онытылмас яшьлек хатирәсе булып саклана.Әлеге тарихны миңа Ишембай шәһәрендә гомер кичерүче хезмәт ветераны Фәһим Шәфыйков сөйләде. Чыгышы белән ул Авыргазы районыннан. Армия хезмәтен үтеп кайтканнан соң барлык гомере ерак Себер тарафларында, нефть чыгару эшендә узган. Хаклы ялга чыкканнан соң гына хатыны белән аның туган төяге Ишембай шәһәренә бөтенләйгә күченеп кайткан.

...Яңа ел алды көннәрендә була бу хәл. Ерак Нефтеюганск шәһәрендә гомер кичерүче Шәфыйковларга Үзбәкстанда яшәүче туганнарыннан Яңа ел каршыларга киләчәкләре турында телеграмма килеп төшә. Кунак килү, әлбәттә, күңелле хәл. Әнә суыткычлары да инде ит, колбаса, балык, яшелчә-җимеш, башка сый-нигъмәт белән шыплап тутырылган. Ә менә эчемлек мәсьәләсенә килгәндә... Ни дисәң дә, 1987 ел. Ил башы Михаил Горбачевның “коры законы” тантана иткән чор. Кибет киштәләреннән, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер йотым аракы табармын, димә. Шул ук вакытта ярты җир шарын үтеп, сагынышып киләчәк кунакларны да “коры” җибәрәсе килми, Яңа ел булгач, шартын китерергә кирәк. Нишләргә?

Әлеге хәлдән чыгарга Фәһим аганың ул вакытта Ишембайда сәүдә системасында эшләүче әбисе, ягъни хатынының әнисе ярдәмгә килә. Телефон аша сөйләшкәндә ул киявенә Ишембайдагы бер кооператив кибетеннән теләгән кадәр аракы алырга мөмкин булуы турында җиткерә. Дөрес, һәр шешә дәүләт кибетләрендәгедән ике-өч тапкыр кыйммәтрәккә, ягъни совет акчасы белән ун сумга төшәчәк.

Ул елларда өч ел саен “Жигули”ен яңартып торучы алдынгы нефтьче өчен шушы да булдымы акча?! Тик Нефтеюганск белән Ишембай арасы Чишмә — Уфа арасы түгел, анда сәгать эчендә электричкада барып җитеп булмый, самолетта урап кайту өчен дә ике тәүлек кирәк! Туганнарының күңелен күрү хәстәре белән янучы киң күңелле Фәһим Шәфыйков бу адымга да бара.

...Шулай итеп, язма герое 25 сум совет акчасына самолетка билет алып, аракы артыннан... Нефтеюганскидан Уфага оча. Аннары, билгеле инде, такси яллап, Уфадан Ишембайга кайта. Монда әбисе ярдәме белән бер тартма, ягъни 20 шешә аракы юнәтеп, аларны зур совет сумкаларына тутырып, иртәгәсен кире Уфа аэропортына юллана. Әмма, әгәр дә әлеге тарих шуның белән тәмамланган, дип уйласагыз, бик ялгышасыз.

Самолетка янә 25 сумга билет алып, “Уфа” аэропортыннан очып киткәнче дә ярыйсы гына маҗараларга тарый әле Фәһим ага. Эш шунда: “коры закон” таләпләренә ярашлы, самолет бортына бер тартма аракы алып керү түгел, бер шешә үткәрү дә катгый тыела икән. Ни эшләргә? Менә инде Фәһим Шәфыйков утырасы рейска соңгы пассажирга тикшерү үткәреп, махсус автобус аларны самолет трапы янына алып китә. Күпме җир үтеп, күпме чыгым чыгарып юллап тапкан егерме шешә аракыны калдырырга теләмәгән язма героена гына самолетка утырырга рөхсәт юк. Әмма, һәр мәсьәләнең үз чишелеше булган кебек, әлеге проблема да Фәһим Шәфыйков өчен уңай хәл ителә.

Моңа кадәр язма героеның бичара хәлен читтән генә күзәтеп торган пилотлар аңа “эшлекле” тәкъдим ясый, атап әйткәндә, мәсьәләне хәл итү өчен һәр борынга берәр шешә аракыны аэропортның саклау камерасында калдырырга куша. Шуңардан торамы соң Себер бае?! Калган уналты шешәне самолет бортына үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен пилотларны билгеләнгән таксадан ике тапкыр күбрәк, һәркемне берәр литр аракы белән бәхилли. Шулай итеп, берничә минуттан “Уфа — Нефтеюганск” маршруты буенча очачак самолетның ике пилоты һәм аракы тулы сумкасы бераз җиңеләеп калган Фәһим Шәфыйков өчәүләп аерым ишектән бортка күтәрелә...

Кыскасы, әлеге Яңа елны каршылау һәм ерактан килгән туганнарны хөрмәтләү мәҗлесе Фәһим Шәфыйков теләгәнчә, бөтен шартына туры китереп үткәрелә. Ә менә әлеге мәҗлескә аракы юллау тарихы язма герое күңелендә бүген, 30 елдан соң да кызыклы бер яшьлек истәлеге булып саклана. Хәер, Фәһим Шәфыйков инде байтак еллар аракыдан ваз кичкән кебек, бүген бер кыйтгадан икенчесенә спиртлы эчемлек юллап барырга да кирәкми, кибет киштәләре алардан сыгылып тора. Шул ук вакытта эшчеләр катламыннан кем генә бүген аракы артыннан самолетта Себердән Уфага оча алыр иде икән?.. Тормыш чынбарлыгы күрсәтүенчә, айны айга ялгап, Себер тарафларында авыр эштә хезмәт салучыларның “көрәп алган” акчасы да типтерергә түгел, кешечә яшәргә генә җитә... Нихәл итәсең: заман башка — заң башка.

Шулай да кайсы заманда да бер хакыйкать үзгәрешсез кала: аракы белән бәйле тарих һәрвакыт, иң яхшысы дигәндә — ниндидер маҗара, аның белән мавыгу артыкка киткәндә исә, һичшиксез, күңелсез хәл, хәтта фаҗига белән тәмамланучан. Бүген бәйрәм табыны артына утырганда да шушы хакта онытмасак иде. Һәрхәлдә, иртәгә баш авыртырлык булмасын!
Читайте нас: