+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 гыйнвар 2017, 02:00

Тортны... песи ашаган

Һәркемнең күңелендә елның иң могҗизалы төне белән бәйле кызыклы истәлекләр саклана.Яңа ел – могҗизага, көтелмәгән, маҗаралы хәлләргә бай бәйрәм. Шулай дигәндә, Эльдар Рязановның “Язмыш шаяруы яки җиңел пар белән!” комедиясе күз алдына килә. Яңа ел төнендә башка шәһәргә, чит фатирга барып кергән төп герой кебек үк булмаса да, һәркемнең күңелендә әлеге бәйрәм белән бәйле кызыклы истәлекләр саклана.

***


Алия Миһранова,
34 яшь, кассир-сатучы.

— Моннан берничә ел элек булды бу хәл. Яңа елга зур торт пешердем. Аны бик матур итеп бизәдем. Балаларым теләгәнчә, өстенә күп итеп карамель яктым. Унике туларга берничә сәгать кала, тортны суыткычтан алып куйдым. Гаилә белән тәмле ризыклар ашап, телевизор карый-карый шактый вакыт үтте. Ниһаять, тортка да чират җитте. Аш-су бүлмәсенә килеп керүгә, тәгәрәп китә яздым. Песиебез тәрәзә төбендә торган тортның өстенә басып, тегене рәхәтләнеп ялап тора. Мине күрүгә сикереп төште дә аяк арасында сырпаланырга тотынды. “Бигрәк тәмле булган, ачуланма инде”, янәсе.
Бу көнне печенье белән генә чәй эчәргә туры килде. Песи тортның өстен ялап бетергән иде. Балаларның кәефе кырылды. Шулай да мәчене тиргәмәдек инде. Ул да җан иясе бит! Аның каравы, өч көн буена торт ашаттык үзен. Туйды, тәмам күралмас хәлгә җитте. Шул очрактан соң, торт пешергән көнне улларым мәчене күз уңыннан җибәрми. Алар да ярата шул бу татлы ризыкны!


Ирина Бәдретдинова,
42 яшь, йорт хуҗабикәсе.

— Мин бер Яңа ел кичендә ярты авылны утсыз калдырдым. Уникене дөм караңгыда каршы алдык. Яңа өйгә күчкән генә мәл. Зал уртасына чыршы утырттык. Аны гирляндалар белән бизәдек. Тик ул брак булып чыкты. Аз гына яна да сүнә. Берничә көн шулай эшләде. Иремә әйтеп тә карадым, тик аның исе китмәде. “Чыгарып ташларга кирәк”, — дип кул гына селтәде. 31 декабрь кичендә түзмәдем, отвертка алдым да тегене чокый башладым. Шулчак бөтен дөнья “гөп” итте. Тирә-якта кап-караңгы. Гирлянданы розеткадан алырга онытканмын шул. Ток ярыйсы гына “калтыратты” мине.
Ул кичне ике зур урам халкы Яңа елны шәм яктысында каршыладык.. Ут булмау – зур бәла түгел, иң мөһиме, исән-имин, бәла-казасыз каршыладык без аны.


Руслан Гыйльванов,
28 яшь, менеджер.

— Ул елны Яңа елны хатыным һәм 5 айлык кызым белән минем әти-әниләрдә каршыладык. Кичтән ба­ланың кинәт температурасы күтәрелде. Ә дарулар өйдә калган булып чыкты. Безнең йортлар якын гына урнашкан, бер-беребезгә җәяү йөрибез. Шуңа да мин йөгереп кенә үзебезгә кайтып килергә булдым. Кайтып, даруларны алдым да кире әниләргә чаптым. Сәгать уннар булгандыр. Шәһәр урамы шау-гөр килеп тора. Шунда бер кибет янында елап торучы 20 яшьләр тирәсендәге кызны күреп калдым. Туктадым да: “Нәрсә булды? Ярдәм кирәкме?” — димен. Кыз үкси-үкси аңлатырга тотынды. Баксаң, ул якындагы йортларның берсенә дуслары белән Яңа ел каршыларга килгән. Бер арада кызны кибеткә чыгарып җибәргәннәр. Чыгуын чыккан, тик кире кайтырга адресын исләми. “Телефоным өстәлдә калган. Хәзер кая барам инде-е-е...” – дип, сузып-сузып елый. “Әйдә, киттек йортлар буйлап, бәлки исеңә төшәр”, — дим. Урам уртасында калган кешене ташлап китәргә намусым җитмәде. Әле теге йортка барабыз, әле монысына. Юк кына бит, кыз кая килгәнен исләми. Өстәвенә, шампан шәрабын да ярыйсы гына эчкән. Шулай шактый вакыт үтте. Шул вакытта хатыным шалтырата. Аңа хәлне аңлаткач: “Баланың температурасы 39га җитте. Ә син урам буенда кызлар белән йөрисең. Оятың бармы синең?” — дип ачуланып трубканы ташлады. Аның артыннан борчылып әни шалтырата, телефонның теге очында әти ачулана. Ә кыз кайсы йортка килгәнен исенә төшерәлми. Бер дә булмаса, аны өйгә алып кайта идем инде. Шунда башка бер уй килде. “Берәр ахирәтеңнең телефон номерын белмисеңме соң?” – димен. Анысын да хәтерләми. Ярый үзенекен яттан белде. Йөз тапкыр шалтыратуга, ниһаять, телефонын алдылар моның. Шул йорт тирәсендә ике сәгатькә якын әйләнеп йөргәнбез. Кызны тиз генә фатирга кадәр озатып куйдым да өйгә “очтым”. Сәгать унике тулып килә иде инде. Якыннарым өчәүләшеп “пештеләр” генә үземне. Лилиям минем белән атна буе сөйләшмәде. Хәзер Яңа елда минем берүземне беркая да чыгармыйлар...


Индира Домрачева,
37 яшь, эшкуар.

— Ирем белән өйлә­нешкән елыбыз. Яңа ел каршыларга бик күп дуслар җыелдык. Төрле шартлаткычлар, петардалар алдык. Ул елны бик салкын булды. Яшь чак – юләр чак бит инде. Теге шартлаткычларны аттырасы килә. Шунда бер дустыбыз әйтә: “Әйдәгез, петарданы кабызып, бәдрәфкә ташлап карыйбыз, нәрсә булыр икән?” Без каршы килмәдек. “Бар берне шартлатып кара. Кызык булса, безне дә карарга чакырырсың”, — дибез. Ул бәдрәфкә кереп китеп, берничә минут үтүгә, бөтен йортка көчле шартлау тавышы ишетелде. “Бетте! Үлде бу!” – дип йөгереп килсәк, бәдрәфтә агарынып каткан Павел басып тора. Ә өр-яңа унитаздан ярчыклар өеме генә торып калган...
Читайте нас: