Бездә ике баз бар. Берсе — аш-су бүлмәсенең алгы ягында, икенчесе — зуррагы һәм тирәнрәге йокы бүлмәсендә урнашкан. Баздан суган алып менү эшен миннән ике тапкыр җиңелрәк гәүдәле иремә куштым.
Биш минут үтүгә, ирем: “Шушы кадәр җитәме?” — дип, бер бау суган күтәреп, аш-су бүлмәсенә килеп тә керде. Ачыктырган иде. Мин, суганны әрчеп, ашыга-ашыга турый да башладым.
Бер сәгать дигәндә пылау пешеп тә җитте. Аны икәүләп ашап, пох итеп, телевизор каршысына килеп утырдык. Ирем, тугыз тулуга, яраткан сериаллары бетүгә үк, йокларга ятты, мин, өйрәнелгән гадәт буенча, уникенче яртыга кадәр төрле каналлардан яңалыклар карап утырдым. Шуннан, утларны сүндереп, йокларга ятарга булдым.
Йокы бүлмәсенә кереп ике адым атладыммы-юкмы, бушлыкка төшеп тә киттем. Башта базның суган саклана торган алгы өлешенә килеп төштем, аннары — аска тәгәрәдем. “Их! Булды гына бу!”— дия-дия мәтәлеп килеп төшкәнемне, нәрсәнеңдер шырт итеп куйганын хәтерлим, ә калганын — юк. Авыртудан аңымны югалтканмын. Берзаман, һушыма килгәндәй булдым да, күзләремне ачасы иттем. Карыйм — тирә-якта кап-караңгы, тешләр бер-берсенә тиеп дер-дер килә, тән бизгәк тоткандай калтырана, иң мөһиме — сул аякның тез туры авыртуга чыдап булмый. Шулчак “Аяк сынгандыр!” дигән уй башымны ярып үтте. Аңа: “Арка һәм муен сөякләре исәнме икән?” дигән куркыныч уй да килеп кушылды. Мин бөтен көчемне җыеп: “Хәким!” — дип кычкырып җибәрдем. Тавышым ярыйсы гына чыккан кебек булды. Анысына эчтән генә шатланып куйдым. Шатлыклы уемны шундук: “Хәкимнең бит бер колагы — 100, икенчесе 80 процент ишетми. Җитмәсә, ул икенче бүлмәдә йоклап ята. Шулай булгач, ул мине ничек ишетсен?” дигәне бүлеп узды. Күңелне: “Чыга алмыйча шушында — базда гына үләрмен микәнни?” — дигән куркыныч уй биләп алды. Баздагы караңгылык, салкынлык, кабер тынлыгы йөрәкне шомландырды. “Иртәнгә кадәр чыга алмасам, тагын аңымны югалтсам — шушында — базда туңып кына үләчәкмен бит!” дигән уй, авыртуга тешне кысып түзеп, өскә үрмәләп карарга этәрде.
Кузгалгандай иттем. Шулчак аяк турын янә ачы авырту ярып үтте. Мин тагын тын калдым. Болай булмый ләбаса дип, кулларны селкеткәләгәндәй, башны боргалагандай иттем. Авырту-мазар сизелмәгәч, алары исән икән, дип сөендем. Тагын бер кат калкынып карадым. Авыртуга түзә алмыйча тагын җиргә егылдым. Базның җире салкын, ай салкын икән! Ята-ята анысы да сиздерә башлады. Кабердә шушылай салкын һәм караңгы була торгандыр инде, дигән куркыныч уйлар да күңелгә кереп чыккалады.
Ләкин мин андый ямьсез уйларны шундук күңелдән куарга тырыштым. Яшәү көче мине биредә — салкын базда ятмаска әйдәде һәм мин, актык көчемне җыеп, исән аягым белән җирне этә-этә баз баскычына кадәр шуышып килә алдым. Ишетмәсен белсәм дә:
— Хәк-и-им! Аллаһ хакы өчен уян инде. Катып үләм ләбаса! — дип, башымны өскә сузып, тагын бер кат кычкырып карадым. Кычкыруым янә җавапсыз калгач, баскычка ике кулым белән чытырдап ябыштым да, гәүдәмне өскә этәрдем, аяк яндырып авырта башлагач тагын салкын җиргә аудым. Тагын күтәрелдем, тагын аудым. Шулай күпме тырышканмындыр, белмим. Әллә Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, әллә бөтенләй башка көч, белмәссең, әмма мин, исән аягыма баса-баса, базның суган куела торган алгы өлешенә менеп җитә алдым. Күңелдән: “Яшим болай булгач!” дигән тантаналы уй йөгереп узды, шатлыктан күзләрдән шундук яшь бөртекләре атылып чыкты. Базның алгы өлешендә җылырак булганлыктан, тән дә калтыравыннан туктады.
— Хәки-и-им! — дип кычкырдым иремнең уянуына тагын бер кат өмет итеп.
Тик бу кычкыруым да җавапсыз калды.
Йокы бүлмәләре бер-берсеннән агач такта белән генә бүленгәнлектән, иремнең берни белми гырлап йоклап ятуы ап-ачык ишетелеп тора иде. “Ничек уятырга соң моны?” — дип, утырган килеш кенә сәрмәнә башладым. Ходайның рәхмәте белән, эре генә суганны эләктереп алдым. “Бәлки, бу юлы уяныр”, дигән өмет белән ачык баз аша шуны агач диварга таба ыргыттым. Бер суганны ыргыттым, икенчене, өченчене... тик ирем генә һаман уянмады.
Чарасызлыктан: “Минем бәхетсезлегемә күрә генә бу колаккайларың ишетмидер инде синең”, — дип сулкылдап елап җибәрдем. Елаудан да файда булмады, ирем барыбер уянмады. Шулчак кулыма бер эре генә кәс кисәге килеп эләкте. Актык көчем белән шуны агач диварга томырдым.
Шулчак могҗизага тиң хәл булды. Ирем кисәк кенә гырлаудан туктады да, тешләрен шыгырдата башлады (ул йоклаганда еш кына шулай итә). Мин тиз генә тагын бер суганны эләктердем һәм диварга ыргыттым. Шулчак колагыма иремнең урыныннан торып, шәп-шәп атлап бу якка килгәнен ишетелде.
Ирем бүлмәгә керде дә утны кабызды һәм: “Зәлфирәү, син кайда?” — дип эндәште. Мин, базны ярып: “Монда төшә күрмә!” — дип кычкырып җибәрдем. Ирем баз авызы янына килгәч, үзе дә чак минем янга төшеп китмәде. Каударлана-каударлана: “Их, мин юләр, бая суган алгач, базны ябарга онытканмын бит!” — дип, мине өскә таба тартырга кереште. Тик, әллә каушаудан, әллә дулкынланудан тартып ала алмады. Ярдәмгә күршеләрне чакырырга туры килде.
Өчәүләп чак баздан тартып чыгардылар. Аяк авыртуга чыдый алмасам да, тиз генә дивардагы сәгатькә күз төшереп алдым. Сәгать уклары төнге икенче яртыны күрсәтә иде. Димәк, базга төшкәннән башлап ике сәгать чамасы вакыт үткән, хәтсез генә һушсыз килеш ятылган. Ут яктысы күзне кисеп керүгә баш аңгы-миңге килә башлаган иде, күршем Рәфисәнең:
— Кай җирең авырта, Зәлфирә апа? Комга-балчыкка буялып, бичурага әйләнеп беткәнсең ләбаса, — дигән тавышы мине чынбарлыкка кайтаргандай булды.
— Аяк авырта, тез туры, — дип ыңгырашып куйгач, ул “Ашыгыч ярдәм” номерын җыярга тотынды.
Ирем дә нишләргә белми: арлы-бирле йөренә, үзе бертуктаусыз: “Иштем ишәк чумарын! Ул базны нишләп ябарга оныттым соң мин?! Нишләп суганны сиңа китереп биргәч шунда бармадым! Их, шушы тишек иләк кебек хәтеркәйне!” — дип кабатлый.
Хәкимне дә аңларга була. Ярты ел элек кенә йөрәгенә операция кичерде, хәтере шуннан соң югалды. Ул баз капкачын мин төшеп китсен өчен махсус ачып калдырмаган бит инде. Шуңа аны тынычландырырга теләп: “Син гаепле түгел, Хәким! Шулай буласы булган!”— дип пышылдадым. Хәким дә ишетте моны, сөт кебек агарган йөзенә әзрәк җылы йөгергәндәй булды.
“Ашыгыч ярдәм” машинасы ярты сәгать дигәндә килеп җитте. Рентген аякның тез астындагы буыннан – иң начар җирдән сынганлыгын күрсәтте. Башта бер атна буе гер асып яткырдылар, аннары өч сәгать дәвамында операция ясап, сынган урынны тимер белән борып куйдылар, кичә генә өйгә кайтардылар.
Өйдә, ни дисәң дә, рәхәт инде. Һавасына кадәр икенче. Тизрәк төзәлсен дә, элеккечә йөгереп йөрергә язсын инде, димен. Аякның сынуы өчен мин иремне дә, язмышымны да гаепләмим. Димәк, бу — мин үтәсе сынау булган, тормыш, кылган гамәлләр турында уйланыр, авыр чакта кемнең кем икәнлеген белгертер өчен йөгереп эшләп йөргән җирдән Аллаһы Тәгалә үзе туктаткан. Бары шул гына.
Зәлфирә ӘХТӘМОВА.