+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 гыйнвар 2017, 02:00

Әниле ятим

Тормыш адәм баласын ничек кенә сынамый.Кайвакыт якыннарың белән сөйлә­шер­гә вакыт җитми. Эч серләреңне дусларыңа сөйлисең. Хәзер өйдән чыгасы да түгел, социаль челтәрләргә генә керәсең. Интернеттагы дустым үзенең аянычлы язмышы турында шуларны бәян итте.

“Узган гасырның 50нче еллары. Каһәрле сугыштан котылып, халыкның күкрәк тутырып тын алган, дәрт-көче ташып торган, киләчәккә матур планнар белән янып, көнне-төнне бел­мичә, басуларда колач ташлап йөзеп эшләп йөргән мәле. Җилдә чайкалган башак исе башны әйләндерә, күңелгә канатлар куя. Яшь-җилкенчәк булган җирдә уен-көлке күп, җыр-биюгә кушылып эш гөрли.

Әти белән әнинең күз карашлары йөзләр арасыннан бер-берсен таба да бер-береннән күз яздырмый. Әнинең карашы әтинең йөрәгенә ук булып кадала, ул аны, кичке уеннан соң, өйдәгеләр­нең риза булмавына карамастан, кәләш итеп алып кайта. Усал нәнәемнең тузынуының чиге булмый. Ятим үскән, авызын ачса, үпкәсе күренеп торган әрсез алабай өчен үстер­демени ул улын! Улы өйдә булмаганда, килен­гә очып куна, күзен генә чукымый, булдыра алганча кимсетә, кан елата. Ялгыз, сабыр ана тәрбиясендә үскән кыз бианасын, гүя, ишетми дә, тел озайтмый, үпкә тотмый, чәче белән идән себерергә әзер.

Гаилә ишәйтеп, дөнья­га мин туам, ләкин әни белән нәнәй арасындагы киртәне җимерү гөнаһсыз сабыйның кулыннан килми. Әнием, кош балалары арасындагы кәккүктәй, һаман читкә тибелә. Миңа бер яшь тулгач, әтиемне тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Нәнәйнең күзләрендә, тычкан тоткан песинеке кебек, усаллык белән шатлык чаткылары бергә биешә. Барлык эшләрен читкә куеп, кояш баер алдыннан гына арып колхоз эшеннән кайткан әнинең кулына мине – итек кунычыдай гына кечкенә төенчекне – тоттырып, өйдән куып чыгарып җибәрә, артыннан ишекне элеп кала.

Дәү әнинең – әнинең әнисенең – үз хәле хәл. Авырлыклардан йончыган. Кул арасына яңа гына керә башлаган дүрт ятим. Ашатырга, киен­дерергә кирәк. Ире сугышта хәбәрсез югалган, каенанасы да бар. Ундүрт чакрым җәяү­ләп, мине күтәреп кайтып кергәч, битәрләп :

– Бу баланы монда үтерергә алып кайттың­мыни? – дип каршы ала.

Сыерлары да булмый. Әни, башын иеп, кире иренең өенә китә. Нәнәй аны бусагадан аяк атлатмый. Мине (имчәк­тән дә аерылмаган сабыйны) кулыннан тартып алып кала. Ә картәти бик акыллы була, килене артыннан юатып:

– Үзем карап үстерермен, кимсетт­ермәм, кактырмам-суктырмам, – дип озата.

Әле дә яхшы хәтер­лим: ул мине дүрт яшемә кадәр тез башына утыртып чәй эчә иде. Бик хәлле яшәделәр. Картәти биш улын да, урман кисеп, өй төзеп, башка чыгара; умарта асрый, ат тота, кымыз ясый, җитен үстереп, киндер суга. Үз тырышлыгы белән яшәсә дә, кулак дип, чак кулга алмаганнар. Безгә өй төзегәндә, миңа анда шул дүрт яшьләр булгандыр, яулык җәеп, картәти артыннан ияреп, намаз укый идем. Мин аның балагына ябышып үстем.

Үги әнигә дә көн күрсәтмәде нәнәй. Ике өй аша гына яшәдек. Көн саен юк сәбәпне бар итеп кереп, тел очына нәрсә килсә, шуны әйтеп, кая барып бәрелергә бел­мәгән ата чебен сымак безелдәп, үги әнинең йөрәгенә куз салып, канына тоз сибеп чыгып китәр иде. Шулай булса да, азаккы көннәре үги әниләрдә үтте.

Әти, курсларны тәмам­лап кайткач, ничек итсә итә, күз дә йоммый, аны ышандыра: “Хатының син китү белән, теләсә кайда, ничек тели, шулай себерелеп, иртән чыгып китеп, кич кенә кайтып йөрде-йөрде дә баланы ташлап качты. Күпме әйтә килдем, синең белән торырдай хатын түгел, дип, ышанмадың, хәзер үз күзең белән күрәсең. Юньле хатын ире янында каш сикертеп, күз уйнатып йөрми, дөнья көтә, эш эшли. Борының­ны салындырып торма, авылда трактористтан да пачутлы кеше юк. Бер дигән кыз алырбыз”, – дип, корбанын ашап туйган бөркеттәй канатланып, тезеп алып китә килененнән котылган ана.

Миңа яшь тә сигез ай дигәндә, икенче әни тәрбияли башлаган. Дөнья булгач, төрле чагы булды: авыр еллар бит, бер-бер артлы җиде туганым туды. Шөкер, барысы да исән-саулар, “апа” дип ихтирам итәләр.

Унсигез яшем тулгач, үз әнием белән йөрешә башладык. Кан да тарта, җан да тарта. Казахстанга аның янына барырга карап үстергән әнидән рөхсәт сорагач, ул, бер дә кәефен төшермичә:

– Җир астыннан юл юк, барып күр, – дип, фатихасын бирде, автобус күздән югалганчы, чагылган күзләрен кояштан яшерергә теләп, җыер­чыклы маңгаена кулын куеп озатып калды.

Үз әниемнең язмышы бик әрнүле үткән. Бала кайгысы күрә: ике улын җир куенына тапшыра. Туган туфрак үзенә тарткандыр, гомеренең соңында туган авылына кайтып яшәде. Урманга чыгып, вакытын-сәгатен белеп, дару үләннәре җыйды. Кайсы үсем­лекнең нинди чиргә дәва икәнен белә иде.

– Дару эчмәгез, аяк асты тулы дару, – ди торган иде.

Ярдәмчел булды: кеше­­ләрне догалар бе­лән өшкерде, бик күпләр аның ярдәмен тойды. Дога укып утырганда, сиксән ике яшендә, кулымда тыныч кына җан биреп, дөнья куйды.

Миһербанлы бәндә­ләренә Раббыбыз гомер бирәдер ул. Карап үстергән әнигә сиксән җиде яшь тулды. Үз әниемнән өч яшькә генә кече.

Язмыш кабатлана диләр. Мөгаен, шулайдыр. Әнием ятим үскән, мин – әниле ятим. Үкенечкә каршы, ике баласын ятим калдырып, бердәнбер кызымның җаны күкләргә ашты.

Унбиш яшемдә тө­зелеш училищесына киттем. Үз телемне генә беләм. Урысча ипилек-тозлык та юк. Ике ел укыгач, төзелештә эшли башладым. Чәмле, тырыш, үз эшемнең солтаны булдым. Тулай торакта егетләр дә яши иде. Арттан йөрүчеләр күп, ә без, тыйнак авыл кызлары, сер бирмибез. Армиядән кайткан, бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле, су сөлеге кебек егет башымны әйләндерә башлады. Аның артыннан, табыш эләк­терергә чамалаган хәй­ләкәр төлке сыман, өч-дүрт кыз йөгерә. Кайсы ягым белән күңелен бәйлә­гәнмендер, мин куган саен, ул, магнитка тартылган тимер кисәгедәй, ныкышып йөри. Шулай итеп, үзенә каратты. Күп балалы гаиләдә үскән, сүз боткасы куертмый торган, гап-гади авыл егете. Алты ай очрашкач, өйләнештек.

Әкияттәгечә, алты көн, алты төн туй булды. Әле уйлап утырам да, һушлар китәрлек, ничек үткәргән­нәрдер! Авыл буйлап кунакка йөртәләр, мичкәләп бал эчерәләр. Иремнең туганнары, әни һаман булса искә ала. Бүләккә – яулык, оек, мичкә авызы ачканга – сарык. Эштә, туйдан соң ук, бүлмә бирделәр. Ике кашык, бер тәлинкәдән башладык дөньяны. Ике елдан, бүл­мәбезгә ямь өстәп, җаныбызны бизәп, кызыбыз туды. Теле ачылылып, бәби алырга акча җыйдым, дип, кәнфит кәгазьләре белән уйный белә башлаганда, өч яше тулганда, малай алып кайттык. Матур итеп дөнья көттек. Гаиләбезне түгә­рәк­ләп, тагын бер малай өстәлде. Әле ике улыбыз исән, зурысы картәти булды. Гомер үтә, шөкер, икеләтә картәнимен.

Сания ШӘРИПОВА.
Читайте нас: