Рәиснең әтисе Нигъмәтҗан, ярлы баласы булу сәбәпле, белемне Никифардагы өч мәчетнең берсендә генә ала. Гарәп хәрефләре белән уку-язуга өйрәнгәч, үз тырышлыгы белән хисап эшен үзләштерә. 1934 елда “Правда” колхозы оешканнан соң, аны идарәгә хисапчы итеп алалар. Колхоз үзәге Никифар авылында урнашканга күрә, аңа Айдаголдан Никифарга йөреп эшләргә туры килә. Хатыны Миңҗамал колхозда төрле эшләр башкара. Өченче бала булып туган 1931 елгы Рәистән соң, 1934 елда тагын бер кызлары Хәнүзә дөньяга килә, 1936 елда — кызлары Райза, ә инде 1940 елда кече уллары Ирек дөньяга аваз сала.
Шулай матур гына дөнья көткәндә, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Аның беренче көннәреннән үк диярлек Нигъмәтҗанны Чиләбе трактор заводына хезмәт армиясенә җибәрәләр. Өйдә алты бала белән Миңҗамал берүзе кала. Ярый әле хуҗалыкта булышырга өлкән кызы Зәйтүнә белән улы Шәрифҗан бар. Йорт тирәсен һәм сеңел-энеләрен карашырга Рәис ярдәмләшә.
Чиләбедә күпмедер эшләгәннән соң, Нигъмәтҗан авыр чиргә тарый һәм күп тә үтми ул гүр иясе була.
Сугыш башланганда Рәис 2нче сыйныфны тәмамлаган була. Никифар мәктәбе, укытучылар җитмәү сәбәпле, 1944-45 елларда ябылып тора. Ә инде 50нче еллар башына Рәис тә 7нче сыйныфны тәмамлый. Ул вакытларда әтиләре сугышта катнашмаучыларның балалары түләп укырга мәҗбүр иде. Шуның өчен Рәис укуын башкача дәвам итә алмый. Ә инде 1951 елның февралендә аны армиягә алалар.
Башта алар Бәләбәй артиллерия частенда күнегү үтә, аннары солдатларны Германиягә озаталар. Рәис Берлинда тупланган частька эләгә. Ул еллардагы хезмәт авырлыкларын Рәис үзе генә белгәндер. Шулай да өч ел хезмәт итеп, сержант дәрәҗәсенә күтәрелеп, 1954 елның көзендә туган авылына кайтып төшә.
Армиядән кайтканнан соң, Рәис колхозда төрле эшләр башкара: ат карый, чәчү, урып-җыю эшләрендә актив катнаша. Шулай еллар үтә тора. Ул елларда авыл яшьләрен я урман кисәргә Караидел районына, я торф чыгарырга Пермь өлкәсенә җибәрәләр иде. 60нчы еллар башында авылга Пермьнән кызлар кайтып төшә. Араларында Нәзифә исемле бик чибәр бер кыз була. Рәиснең аңа күптән күзе төшеп йөргән була. Баксаң, Нәзифә торф чыгарганда урыс егете Петрга кияүгә чыккан була. Озакламый Петр да авылга кайта. Кызлары туа. Тик Петрны Нәзифәнең әнисе һәм абыйлары өнәп бетерми. Шуның аркасында Петр бу гаиләне ташлап китәргә мәҗбүр була. Ә Рәис, шуны гына көткәндәй, шул елда ук Нәзифәгә өйләнә.
Яхшы гына тормыш башлап җибәрәләр. Башта авыл очына йорт салып, башка чыгалар, ә инде Рәиснең сеңелләре һәм энесе йорттан таралышкач, алар туган нигезгә күченә. Бу вакытта апасының улы Вәзир дә башлангыч мәктәпне тәмамлаган була. Ул Рәис абыйга, ни өчендер, гел “Шәкерт абый” дип дәшә торган була. Рәис белән Нәзифәнең үзләренең балалары булмый, алар Нәзифәнең кызы Нәфисәне үстерә. Вәзирне дә читкә типмиләр, үстереп-укытып, армия сафларына озаталар.
Өйләнешеп берничә ел торгач, Рәис Бәләбәй механизаторлар мәктәбенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Башта колхоз рәисе А. Зиннәтуллинның водителе була. Аннары аны “ТЗ-80” тракторына утырталар. Нинди генә эшләр башкармый ул.
Эш өстендәме, ял иткәндәме, Рәис һәрвакыт шаяртырга ярата. Әгәр берәр яңалык ишетсә, аны тикшереп, төбенә төшмичә туктамый. Шуңадырмы, аны күп вакыт Заһир Бигиевның “Зур гөнаһлар” романындагы тикшерүче “Шубин” кушаматы белән йөртәләр. “Әгәр берәрсеннән, Рәис абый кайда, дип сорасаң, “Шубин” Рәисме дип сорыйлар иде.
Шулай еллар үтә торды. Картлык та килеп җитте. Башта Рәиснең сөеклесе Нәзифә, озак авырып, дөнья куйды. Ул ялгызлыкны бик авыр кичерде. Җитмәсә, каты авыру да аны урында ятарга мәҗбүр итте. Энеләре, сеңелләре күптән гүр иясе булганга, янына килүче дә булмады. Ярый әле күршесендә Сәбилә белән Рәсүл Шәрәфуллиннар яши иде. Алар Рәисне соңгы юлга озатканчы бик яхшы итеп тәрбияләде. Рәиснең өс-башы, яткан урыны һәрвакыт чиста булыр иде. Рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең инде Рәсүл белән Сәбиләгә?!
Рәис абый төгәл 85 яшен тутырып, шул ук көнне кичкә таба дөнья белән хушлашты. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең. Хәзер Айдагол авылында иң өлкән аксакал булып Мидхәт абый белән Рифкать абый гына калды. Ә карчыклардан Зөләйха, Вәрисә һәм Кәшифә апалар бар әле.
Кайчандыр гөрләп торган зур Айдагол авылы акрынлап сүнә бара. Әйтерсең лә авыл язмышы да кеше гомере кебек кыскара...
Фоат Мусин.
Никифар авылы.