Берничә айдан авылга әти-әниләренә командирыннан Рәхмәт хаты килә. Аларның шатлыгын бөтен авыл уртаклаша. Әтисе бу кәгазьне авылдашларына күрсәтеп йөри. Аннары аны өй диварына, чәй эчә торган өстәл каршына элеп куя.
Улларыннан хатлар да килә. Ләкин ул урысча язылган була. Карт белән карчык урысча аңламыйлар. Авылның теге очында яшәүче урыс теле укытучысына алып барып, тәрҗемә иттерәләр. Хатында солдат: “Я сейчас татарча не знаю, по вашему не понимаю, мне по-русски пишите”, дип яза. Карт белән карчык аптырап калалар. Улларына хат яза алмыйлар, күңелләре төшә. Авыл халкына малайлары турында бөтенләй сөйләмәс булалар.
Өч ел шулай үтеп китә. Малай армиядән кайта, погоннарында — сызык, күкрәгенә значоклар таккан. “Здравствуйте, папа, мама”, — дип исәнләшә. Сорашып карыйлар, файда юк. “Я по вашему не понимаю, татарча не знаю, мне урысча говорите”, дип кенә җибәрә.
...Бер көнне карт, тәмәкесен кабызып, урамда күршесе янына килеп, кайгысын уртаклаша. Күршесе шук кеше була, мондый киңәш бирә: “Германиядә сихер көчле, кешеләрне көчләп чиргә сабыштыралар икән. Син озакка сузма, тозлаган берәр казыңны ал да Урыссуда яшәүче күрәзәче Әпсәләм корткасына бар. Җәяү бар, белгәннәреңне укып йөре. Юлда очраган атка да, техникага да утырма. Догаларыңны кат-кат укы. Сихер — бик әшәке нәрсә, бигрәк тә немец карчыклары шуңа оста була икән”.
Якуп абзарда карчыгы сыер сауганда әлеге киңәш турында әйтә, моны кулланып карарга булалар. Иртән иртүк тозлаган бер казны капчыкка салып, җәяү юлга чыга Якуп. Үтеп баручы олаучылар да, йөк машиналары да туктап: “Әйдә, утыр”, дип кычкырсалар да, аларга әйләнеп тә карамый. Төш авышканда Урыссуга барып керә. Әбинең капка төбенә килеп җитүгә күрәзәче каршы чыга: “Әйдә, кер, утыр, сөйлә”, — ди. Якуп, капчыгын иңеннән салып, тозлы казны сәкегә куя да хәлен түкми-чәчми сөйләп бирә. Әби Якупны ашата, эчерә. Тозлы казын, чиста кәгазьгә төреп, капчыгына кире сала: “Үзегез ашагыз. Шушы казны турап, корткаң аш пешерсен. Ашны улыгызга бәләкәй коштабакка бүлеп бирегез. Син каршысына утыр, аша. Малаең ашарга утыргач, “Аш тәмлеме?” дип сора. Ул “Не понимаю” дисә, уң кулың белән яңагыңа чабып җибәр. Аннары икенче кулың белән икенче яктан тондыр, күзеннән утлар күренсен. Бернинди немец карчыклары сихере юк, малай башын этлеккә салган”, — ди.
Өенә кайткач, Якуп күрәзәче әби ничек кушкан, шулай эшләгән. Олы коштабакка салып, үзе ашарга утырган, малайга бәләкәен куйганнар. Әтисенең тәмле итеп ашаганын күреп, ул да утырып ашый башлаган. Әтисе “Аш тәмлеме?” дип сорагач: “Я по вашему не понимаю...” дип, тәмле ашны суктыра гына икән малай. Шулвакыт атасы уңлы-суллы аның яңагына сугып җибәрә. Малай “Син нишлисең?” дип кычкырганын сизми дә кала. Шулай итеп малайның татарчасы исенә төшкән, ди...
Рәшит ВӘЛИЕВ.
Тукай авылы.