...Тирә-якка билгеле тальянчы Гафурҗан һәм чая, чибәр кыз Банат кичке уенда таныша. Тиздән яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлый, мулладан никах укытып, бергә гомер кичерә башлый. Ә менә никахны законлаштыруны кирәк дип тапмыйлар. “Анысы кәгазь генә инде, безне Ходай үзе кавыштырган”, – диләр.
Яшьләр бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхозда эшли. Тиздән Гафурҗанга йорт салыр өчен җир бирәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп бер-бер артлы балалары туа. Аларның туу турындагы таныклыкларында әниләренең фамилиясе языла, “әтисе” дигән юл кайсыларыныкында буш, башкаларыныкында “Гафурҗан улы (кызы)” диясе урынга “Гафур улы (кызы)” яки “Гафурян улы (кызы)” дип теркәлгән. Ә менә инде ярты гасырдан соң җиде балага да әтиләренең Гафурҗан булуын суд тәртибендә дәлилләү кирәк булачагын ул вакытта беркем дә башына китермәгән.
Гаилә авылда үрнәклеләр исәбендә була. Балалар яхшы укый, артык мәшәкать тудырмый. Банат балаларны карарга да, йорт хуҗалыгын үрнәкле итеп алып барырга да, ире белән бергә тракторда эшләргә дә өлгерә. Социалистик ярыш йомгаклары буенча икесе дә гел премияләр ала, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.
Балалар үсеп авылдан чыгып китә. Муллыкка сөенеп, Гафурҗан тагын бер йорт салырга була. Әти-әнисе белән төп нигездә яшәүче кече уллары барлык эштә дә әтисенә ярдәмләшә: акча таба, төзелеш материаллары сатып ала, эштән соң көн дә булачак кирпеч йортның стеналарын күтәрә. Әмма яңа йорт стенасы белән бергә туганнар арасында күзгә күренмәс дивар барлыкка килә. Бер кайтуларында Гафурҗанның Рәзинә һәм Фәйзүмә исемле кызлары милек бүлү турында сүз кузгата. Энеләре өйләнгәч, үзара мөнәсәбәтләр тагын да катлаулана: кызлар әниләрен киленгә каршы котырта. Бернинди сәбәпсез низаг чыгаралар, имеш, энеләре хатыны белән ике йортны да, бөтен хуҗалыкны да үз исеменә яздырырга тели. Моңа ирек куймаячакларын белдерәләр. Әтиләренең өлкән улы белән өлкән кызы файдасына васыятьнамә язып калдыруын туганнарның әле берсе дә белми. Бу хакта ул мәрхүм булгач кына билгеле була. Арытаба Хәйбулла (Гафурҗанның олы улы) әнисе һәм кече энесе файдасына милектән баш тарта. Калган балалар законда каралган алты ай эчендә мирасны кабул итү турындагы гариза белән нотариуска мөрәҗәгать итмәгән. Соңлап булса да алар әниләре, энеләре һәм васыятьнамәдә күрсәтелгән кыз туганнары Мөхәссәнә файдасына милектән баш тарту турында гариза яза.
Закон буенча мирас алучылар милекне документлаштыру өчен нотариаль конторага баргач, туу турындагы таныклыкларында әтиләренең исеме төрлечә язылу сәбәпле, эшләрен уңай хәл итә алмый. Нәтиҗәдә, мәрхүмнең җиде баласына да әтиләренең Гафурҗан булуын суд тәртибендә расларга кирәк була. Күп елларга сузылган суд марафоны башлана.
Еллар үтә, адвокатлар яллап, шактый акча сарыф ителә, нервлар какшый. Суд берничә карар чыгара, Гафурҗанның уллары һәм кызларының дәгъвасы нигезсез дип таныла, мирас алу эше хәл ителми. Республиканың Югары суды да район суды карарларын үзгәрешсез калдыра, дәгъвачыларның кассацион шикаятьләре канәгатьләндерелми. Васыятьнамә һәм закон буенча милеккә хокук турындагы таныклыклар мирас алучыларга әле булса бирелмәгән.
Язмамны тәмамлап, гәзиткә тәкъдим итәр алдыннан күңелсез хәбәр килде: туксан яшен тутырган Банат әби карты янына бакыйлыкка күчкән. Ә балалары, зират капкасын атлап чыгу белән, әти-әниләреннән калган милекне бүлешү хакында зур гауга куптарган...
Фәнис Галләмов,
Журналистлар берлеге әгъзасы.