+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 февраль 2017, 02:00

Кыз — картая, егет өйләнми...

Альфонсларның үрчүенә еш кына үзебез үк юл куябыз.Баласын өзелеп яраткан ата-ананың күпчелек очракта мәхәббәте сукыр була. Сабый чагыннан теләсә нинди теләген үтәп, артык иркәләп, зыяны тимәслек җил-давылдан да курчалап үстергән бала күңелен үз кулларыбыз белән гарипләндерүне сизми дә калабыз. Кунак табыныннан кәнфит үрелеп алганда “ярамый” сүзен ишетмәгән нарасыйдан үз сүзен генә сүз итүче эгоист кыз яки егет үсеп җитүе көн кебек ачык. Тик ата-ана күңеле моны кабул итми, кемнең инде үз баласын бәхетле итеп күрәсе килмәсен? Таныш гаиләдә үскән кызны да әти-әнисе иркәләп кенә, бакчадагы иң нәзберек чәчкә кебек тәрбияләде, барлык теләкләрен тормышка ашырып торды. Дуслашып йөргән егете янында кунып калуын белсәләр дә, каршы килмәде, кызларының холкын белә иде алар.

Быелгы Яңа ел бәйрәмен дә танышларыбыз шәһәр читендәге өч катлы йортларында, өстәл тулы затлы ризыклар әзерләп, күңел түрләрендә өч ел рәттән яшереп йөрткән өмет белән каршы алды. Бу яшерен өмет әллә нинди байлык теләү дә, тормышка ашмастай хыяллар белән яну да түгел, тик бердәнбер кызларының бәхетенә генә бәйле. Кызлары Әдилә өч ел инде Яңа елны әти-әнисе белән генә түгел, сөйгәне Марат белән дә бергә каршылый. Егет килүгә, нәкъ теге кинодагы сыман, мунча ягылган, бәлеш пешкән, кызның әти-әнисе өтәләнеп йөгереп тора. Икенче катта алар өчен ефәк җәймәләр җәелгән йокы бүлмәсе әзерләп куелган.

Мондый рәхәт тормышка Марат күнегеп беткән инде, туган көн, бәйрәм яки ял көне булсынмы, аны бу йортта сый-хөрмәт, күзенә генә карап торучы кыз һәм бу ике яшьне кавыштыру минутларын зарыгып көтүчеләр бар. Әти-әнисе Әдиләгә алып биргән өч бүлмәле фатирга да хуҗа кешедәй иркенләп кайтып керә егет. Тели икән кунып кала, теләми икән, бүген эшем бар дип, бөтенләй кайтмый. Яше утызга җитеп килүче Әдилә генә андый көннәрне читлектәге кош сыман бәргәләнә, үз-үзен өзгәләргә тотына. Кичләрен әнисенә шалтыратып елый-елый эчен бушата. Билгеле, баласының күз яшьләре түгелүгә, бала тудыра торган вакыты узып баруга әни кешенең җаны сызлый, тик кызын тынычландырудан башка чара таба алмый. Әдиләсенә каты бәрелергә курка ул, егет ташлап китеп, үз-үзенә кул салмасын дип шикләнә. “Ул сине алдап кына йөртә, куып чыгар”, – дип әйтер иде, кызының “Сезнең аркада ялгыз калдым”, – дип рәнҗүеннән курка. Икенче көнгә иртән үк торып вак бәлешләр, итләр пешерә дә, машинасына утырып кызының фатирына юллана. Марат эштән турыга Әдилә янына кайтса, ашарга әзер торсын, дип, үзенчә яхшылык эшләргә тырыша ана. Тора-бара егетнең эштән соң тиз генә кереп сыйланып чыккан көннәре дә ешая. Күзләрен тутырып карап калган кызга җавабы әзер аның: “Эшкә чакырттылар, эшләргә кеше җитми”.

Кияү статусы алырга ашыкмаган Маратны туганнарына, дусларына безнең булачак кияү дип таныштырып йөрүләренә өч ел үтеп тә китте. “Яшьләр кайчан өйләнешәләр?” “Кайчан никах укытасыз?” дигән сораулар хәзер ата-ананың йөрәгенә ук булып кадала. Өсләренә салкын су койгандай тоелса да, һич кенә дә вакыт җиткерә алмый бүгенге яшьләр, дип сүзне шаяртуга бора алар. Ә Марат ни сәбәпледер өйләнергә ашыкмый. Менә быел да Яңа ел бәйрәмен Әдилә түземсезлек белән көтте. Нәкъ шул могҗизалы кичтә йөзек бүләк итеп, Мараты аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип өметләнде. Табында әти-әнисе тост әйткәндә “оныклар сөясебез килә” дигән сүзләрне еш кыстырса да, бу юлы да егет авызыннан аларны өметләндерерлек хәбәр ишетелмәде.

Бигрәк тә соңгы елларда әти-әниләр балаларның никахсыз гына яшәп ятуларына юл куя башлады. Әле бу гаиләдә килен дә, кияү дә булмаучы кызлар-егетләр туганнар җыелган табын түрендә утыра, куна кала, мунча керә. Әнә шуңа да егет өйләнергә ашыкмый, ә кызның яше үтеп бара. Нигездә, кыз ягы әдәп саклап, “безнең кызга өйлән инде” дип әйтә алмый, алай гынамы соң, яшьләр арасын бозудан, кызлары ялгыз калудан калтырап тора. Ә егет ягы исә улларының азып-тузып йөрмәвенә, тамагы тук, өсте бөтен булуга риза гына. Ә хәлле кешеләрнең кызын “каптырса”, бигрәк тә шатлана.

Ни өчен соң ике яклап та әти-әниләр ирекле мөнәсәбәтләргә баштан ук юл куя? Югыйсә, мондый мөнәсәбәтләрнең әхлакый яктан ямьсез булуын, гаилә кыйммәтләрен югалтуга китерүен белеп, күреп торалар. Шуңа да, бу очракта яшьләрне генә гаепләү дөрес булмаячак. Еш кына шулай “кәнфитле-чәчәкле” вакытны озакка сузып, бергә яшәп яткан яшьләр, нәтиҗәдә, өйләнешми. Бүген яшьләр арасында киң таралган “яшәп карау” бер дә юньлегә китерми. Бу безнең мөселман халкына килешми торган, ят нәрсә. Хәзерге хатын-кызлар арасында бик күпләрнең балага узалмавы, ялгыз гына бала тәрбияләве дә шуның нәтиҗәсе түгелме икән әле?

Әлбәттә, законлы никахка кергәнче яшьләр очрашсыннар, бер-берсен якыннан ныграк белсеннәр. Әти-әни янына сөй­гәнеңне кунакка алып килү дә гаеп түгел. Тик ата-ананың әле өйләнешмәгән кыз белән егетне бер түшәккә салуын берничек тә аңлап булмый!

Әминә СӘЯХОВА.
Читайте нас: