Бервакыт Уфага юл төште. Йомышларымны йомышладым да Якуп абый эшләгән телеүзәк бинасына киттем. Очраштык, таныштык. Башкортстан нефте тарихы белән кызыксынуым, Ишембай шәһәрендә 30нчы елларда нәшер ителгән “Башкирская вышка” гәзите төпләмәләрен укуым, анда Якуп Колмыйга кагылышлы материаллар да очратуым турында сөйләгәч, шагыйрь шаяртып куйды:
— Мине алдынгы нефтьче итеп атамаганнардыр бит!
— Алай гына дисезме? Сезне тагын да югарырак чөйгәннәр!
Һәм мин теге гәзиттә очраган бер мәкаләнең эчтәлеген кыскача гына сөйләп бирдем. Бер мастер җитәкләгән бораулаучылар бригадасында тәрбияви-аңлату эшләре тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Мәдәни үзәк өчен тәгаенләнгән вагончыкта гәзит-журналлар юк, стена гәзите күптән чыгарылмый. Өстәлдә нибары ике китап ятимсерәп ята. Берсе — Иосиф Сталинның милли мәсьәләләр турында брошюрасы, икенчесе — Якуп Колмыйның шигырьләр җыентыгы...
— Чынлап та шулай язылганмы? Син үз күзләрең белән күрдеңме? Ничәнче елда чыккан гәзит ул? — дип кабынып китте шагыйрь.
— Мин Сезне алдап тормам бит инде. 1938 елгы гәзит иде ул.
— Сиңа үтенечем бар, кустым. Шуны сүзмә-сүз яңадан сөйләп чыга алмассыңмы? Хәзер түгел, тәмәке тартып кергәч.
Кинәт үзгәреп, ялкынланып киткән Якуп абый миңа баскан урынымнан бер адым да читкә тайпылмаска боерды да үзе юк булды.
Берәр ялгыш сүз ычкындырып, үземә бер-бер хәл булмагае, дип шөбһәләнеп куйдым. Җәмгыятебез шәхес культы афәтеннән арынып та бетмәгән чор иде бит әле.
Ул арада, биш-алты ир-ат ияртеп, күзләре очкынланып торган Якуп абый әйләнеп керде. Тагын да кемнәрдер керәчәк икән әле, тик аларны көтеп тормаска булды.
— Баягыны урысча иркенләп сөйлә әле, — дип миңа янә боерды.
Күрәм: мин сөйләгән тарих шагыйрьдән башка кешеләргә һич тә тәэсир ясамады. “Ну и что?” — дип куйды хәтта берсе. Колмый аны кул ишарәсе белән туктатты да карашы белән барысын да сөзеп чыкты.
— Монда нәрсә турында сүз барганын аңламадыгызмыни? Әллә аңлатып бирергә кирәкме? — диде, тавышын күтәрә биреп. — Уйлап карагыз! Сугышка кадәр өч ел элек үк мине иптәш Сталин белән бер рәткә куйганнар! Башыгызга барып җиттеме инде хәзер?
Барысы да шаркылдап көлеп җибәрде. Кемдер шагыйрьнең аркасыннан сөйде, кемдер кул селтәп китеп барды. Абзыйның кәефе гаять күтәренке иде. Әйтерсең лә дәүләт бүләге тапшырдылар.
— Рәхмәт, кустым, син миңа бик күңелле хәбәр китердең! — дип, кабат-кабат кулымны кысты.
Уфаның иң биек ноктасында күркәмлеге белән әллә кайлардан күренеп торган бинаның дүртенче катында гына түгел, күпкә югарырак, болытлар өстендә тоя сыман иде үзен. Мин аның бу халәтен соңрак кына аңладым. Утлы яу яланнарын үткән, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән каһарман кавалерист Якуп Колмыйга туган якка кайткач та тынгы бирмәгәннәр: абыйсын һич гаепсез “халык дошманы” дип репрессияләгәннән соң, энесенең дә эшеннән, иҗатыннан гаеп эзләгәннәр, яла якканнар, эшсез дә йөргән вакытлары булган аның...