+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 март 2017, 02:00

Зәйтүн, кызыл кар һәм эшче маймыл

Гарәпләрдә бер риваять бар. Имеш, Мөхәммәт пәйгамбәрнең әҗәл сәгате җиткәч, кояш караңгыланган, кошлар сайраудан туктаган, агачларның яфраклары коелган. Зәйтүн агачы гына яшел көе калган. Бу хәлне күреп ачулары кабарган агачлар аңардан: “Ни өчен син безнең белән бергә кайгырмыйсың?” — дип сораган. “Сез, кайгы белдереп, чәчләрегезне генә койдыгыз, ә минем йөрәгем ярылды!” — дип җаваплаган зәйтүн агачы.

Чынында эш болай тора. Бүген кайбер зәйтүн агачларының яше 2000гә кадәр җитә. Яши-яши агачның үзәге череп, өзелеп төшә, кәүсәләре — яргаланып бетә, тере агач эчендә — бушлык, йөрәге юк кебек. Зәйтүн борын-борыннан изге, тынычлык символы булган, аның ботакларыннан ясалган такыялар белән Олимпиада уеннарында җиңүчеләрне бүләк­ләгәннәр. Бүген дә бу хәл күзәтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы әләмен дә зәйтүн агачы ботагы бизи.

Тагын бер риваять. Борынгы Греция аллалары Посейдон һәм Афина, кем милләттәшләренә иң яхшы бүләк ясый ала, дип бәхәсләшкән. Посейдон үзенең сөңгесен берни дә үсми торган кыяга кадаган, аннан чишмә бәреп чыккан. Афина үзенекен җиргә кадаган — зәйтүн агачы үсеп чыккан. Башка аллалар Афинаның бүләген кадер­лерәк дип игълан иткән. Зәйтүн мае дөньяда иң яхшы үсемлек мае булып танылган, ул майлау чарасы да, ягулык буларак та файдаланыла.

Европада үстерелә торган зәйтүн агачының көньяк Африкада кара тимер агач дигән “туганы” бар. Ул дөньядагы иң авыр агач санала, аның бер кубометрының авырлыгы 1,5 тонна тәшкил итә. Дардар, икенче төрле корычагач, шулай ук зәйтүнчәләр гаиләсенә карый. Каты һәм нык агачны судно, вагон, самолет төзүдә, мебель ясауда файдаланалар. Бу мәһабәт агач хакында да риваятьләр җитәрлек. Аның яфракларын ашаган кәҗә имчәгеннән бал тама торган булган, имеш. Манна дардар агачы дигән төреннән эч йомшарткыч алалар, аның язгы суты — һавада катучан татлы сыекча. Мәгълүм баһадир Геракл үзенең батырлыкларын Европа зәйтүн агачыннан ясалган гөрзи белән кылган, дигән риваять тә яши. Без яраткан сирень, жасмин куаклары да зәйтүнчәләр гаиләсенә карый.

***

“Кызыл кар яугач” дигән әйтемне белмәгән кеше юктыр. Бервакытта да, һичкайчан да булмаячак эш-хәл хакында шулай диләр. Һәрберебез өчен кар — ап-ак һәм башкача түгел. Борынгы грек мифларында “канлы”, ягъни “кызыл яңгыр” турында бәян ителә. Чынлап та, кызыл явым-төшем буламы икән?

Бу гыйбарәләрнең реаль җирлеге бар, ди галимнәр. Иң гади суүсемнәрнең бер төре — триходесмизм бик күп булып туплана һәм суга кызыл төс бирә. Кызыл диңгезнең атамасы шул суүсемнәр төсеннән алынган. Яңгыр тамчыларында, кар бөртекләрендә дә булырга мөмкин алар — менә сиңа кызыл яңгыр һәм кызыл кар!

Кайбер суүсемнәр таулардагы карда, поляр өлкәләрдә дә үрчи. Гренландиядә, мәсәлән, еш кына кар яшел, кызыл яисә сары төскә керергә мөмкин. Гренландия “яшел ил” дип тәрҗемә ителә. Бәлки, аның аталышы шул яшел суүсемнәрдән алынгандыр.

Суүсемнәр кайвакыт сулыкларда шулкадәр күп үрчи ки, суның төсе, тәме үзгәрә, саз исе килә башлый. Моны “суның чәчкә атуы” диләр. Суүсемнәрнең чиктән тыш күбәюе балыкларның күпләп үлүенә китерә, суүткәргечләргә, чистарту корылмаларына зыян салырга мөмкин.

Суүсемнәрнең кайбер төрләре азык сыйфатында кулланыла. Борынгы заманнарда ацтеклар күлләр өстеннән зәңгәр-яшел спирулина дигән төрен җыйган һәм, киптереп, аксым һәм витаминнарга бай көлчәләр пешереп ашаганнар. Бүген АКШта спирулина сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак рекламалана, аны ризыкка кушалар. Хакы кыйммәт, бер килограмм порошок мең долларга җитә. Кытайлылар, японнар да суүсемнәрне “читкә типми”, рәхәтләнеп ашыйлар. АКШта, Япониядә зәңгәр-яшел суүсемнәрдән алынган зәңгәр төстәге фикоцианинны тортлар, пирожныйларны буяу өчен файдаланалар.

Киң билгеле язучы Артур Конан Дойль үзенең бер әсәрендә сигез километр тирәнлектә океан төбендә суүсемнәр табуы турында бәян итә. Әмма бу — хата фикер, чөнки дөм караңгыда бернинди дә үсемлек үсми, кояш нурлары йөз метрлап кына тирәнлеккә үтеп керә ала.

***

Аюны да биергә өйрәтәләр, дигәнне күпләрнең ишеткәне бар. Ул тәкмәч тә ата, велосипедта да йөри, башка тамашаларда да бик “теләп” катнаша. Мохтаҗлык төшкәч, маймылларны да өйрәтәләр, дияр идем.

Таиландта, Малайзиядәге кокос җыючылар макакаларга “маймыл университетлары” ачканнар, аны ел саен меңләгән примат “тәмамлый”. Башта алты айлык җанварларга җимеш сабагы өзелсен өчен чикләвекне ничек итеп әйләндерергә өйрәтәләр. Соңрак махсус рамкага урнаштырылган кокосны өзеп алырга күнектерәләр. “Имтихан” пальма башында “тапшырыла”. “Студентлар”, алгы тәпиләре белән агачка тотынып, арткылары белән җимешләрне өзеп төшерәләр. Гадәти маймыл көненә 500ләп чикләвек җыйса, иң оста, уңган дигәннәре 800дән алып 1400гә кадәр җимешне хуҗасына тапшыра икән. Эш көне азагында чикләвекләрне төяшеп җибәрәләр. Менә син аларга макака дип түбәнсетеп кара инде!
Читайте нас: