Рамил Халиков биш балалы гаиләдә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен алган. Авылга бухгалтер булып килгән сылу кыз Әлфиягә өйләнгән. Кызлары Рәмилә тугач, Уфага күченергә карар итәләр. Түземсезләнеп икенче сабыйларын көткән гаиләне язмыш авыр сынаулар алдына куя: Лилиядә ДЦП диагнозы ачыклана.
Озак еллар тулай торакта җан асрый Халиковлар. Анда сау-сәламәт балалар белән дә яшәве авыр, ә авыру сабый белән тәмуг газаплары кичерә алар. Ниһаять, коммуналь хуҗалыкта эшләгән гаилә башлыгы Уфаның Менделеев урамыннан ике бүлмәле фатир алуга ирешә. Җиңел сулыйлар, авыру кызларының сәламәтлегендә дә бераз гына булса да алга китеш сизелгәндәй тоела.
Бүген артына борылып караса, шушы тулай торакта узган еллар гомерендәге иң матур чор булган, дияр иде Рамил. Чөнки яңа фатирда авыру бала карап өйдә генә утырган Әлфия әкренләп аннан читләшә башлый, холкы үзгәрә, явызлана. Гомумән, гарип бала тәрбияләгән гаиләләрнең ике юлы бар: я ир белән хатын тагын да ныграк берләшеп, бер йодрык булып, бу авыр йөкне икәүләп тарта, яисә гаилә таркала. Кызганычка каршы, моның икенчесе ешрак очрый, ирләрнең нечкә күңеле мондый авырлыкларга чыдамый. Рамил да шушы сәбәпле гаиләдә еш кына гауга чыгуын яшерми. Бүген инде ул үзенең дә йомшаклык күрсәтүе, еш кына авыр чирдән газап чиккән газиз баласына ярдәм итәлмәүдән гаҗиз булып күз яшьләренә төелеп йөрүе турында сөйли.
Бераздан күрше-күлән хатынының ниндидер бер ир белән чуалуын җиткерә. Тормышның яме китә, гаиләдән кот кача. Көннәрдән бер көнне эштән кайткан Рамилне өйгә кертмиләр, ул апасында кунарга мәҗбүр була. Бу хәл икенче-өченче көннәрне дә кабатлана.
— Әлфия күршебездә яшәүче, ул вакытта милициядә җитәкче вазыйфада эшләүче кеше белән типтерә башлады. Миңа көн бетте. Милициягә барсам, башта ярдәм итәргә вәгъдә итәләр, аннары теге кешенең кем икәнен белгәч, баш тарталар. Бөтенесен куркытып тотты ул ир. Минем фатирга кереп урнашты һәм хуҗа булды. Һич онытмыйм, боларның өйдә булмаган чагын туры китереп, ишек төбенә киләм. Олы кызым теге якта үкси: әни кертергә кушмый, ди. Мин ишекнең бу ягында елыйм. Торам-торам да китеп барам. Шулай күп еллар үтте, — ди Рамил.
Тора-бара әти кешегә кызлары белән күрешү мөмкинлеге бирелә. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә Рамил күчтәнәчләр күтәреп, аларны күрергә бара. Үзе я авылдагы төп йортта, я туганнарында яши. Фатирда пропискада булгач, бөтенләй тораксыз калырмын дип башына да китерми. Законнар бар, алар үтәлергә тиеш, янәсе.
Ләкин безнең илдә закон бозу өч тиенгә дә тормый. Ниндидер юллар белән элекке хатыны аны пропискадан төшерүгә ирешә һәм фатирны үзенә генә яздырып та куя. Аннан алда алар теге ир белән Лилияне Серафимовкадагы картлар һәм инвалидлар йортына илтеп тапшыралар. Рамилне бала шифаханәдә дип алдыйлар, ул дөреслекне бер елдан соң гына ишетә. Ел буе ирнең алиментын да үзләре алып ята алар. Лилиясенең дәүләт учреждениесендә икәнен белгәч, аяк астында җир убылгандай була. ДЦП диагнозы куелса да, йөри, теләгәнен аңлата ала иде сабыем, ди ул. Серафимовкага барып күзләре сүнгән, җаны өшегән баласын күргән ирнең йөрәге әрни. Андагы хезмәткәрләрдән нинди ярдәм кирәген сорый. Берни кирәкми, баланың алиментын монда күчерсәгез иде, диләр аңа. Шунда гына Рамил җибәргән акчасының теге икәү файдалануын аңлый...
Тормыш дәвам итә. Олы кызы буй җиткереп, үзаллы тормыш кора. Рамилнең оныгы туа. “Болар — гомеремнең иң бәхетле мизгелләре”, ди ул. Кайгы көтмәгәндә килә, Рәмилә еш кына башы авыртуга зарлана башлый. Баласы бәләкәй булгач, вакытында табибларга күренә алмый. Аннары инде соң була. Баш мие тамырлары авыруы өянәккә китерә. Яшь хатынны коткарып кала алмыйлар.
Менә шундый кайгылар кичерә Рамил. Кичерә дию бәлки дөрес тә түгелдер, бала кайгысы беркайчан да онытылмыйдыр ул. Баласын җирләгән кешенең йөрәгенә кырык шырпы кадалыр, еллар үтү белән аның утыз тугызы коелыр, ә берсе гомерлеккә калыр, диләр бит...
Бүген аның бердәнбер куанычы — оныгы Диләрә. Атна саен аның белән күрешми калганы юк. Тагын бер мәшәкате — судта йөрү. Әйе, ул кайчандыр югалткан фатирын юллап алмакчы. Заманында үзенең ризалыгыннан тыш ялган документлар ярдәмендә пропискадан төшереп, тораксыз калдырган кешеләрне фашлыйсы килә аның. Безгә мөрәҗәгать итүенең бер сәбәбе дә шул: ярдәмебез тимәс микән дип. Чөнки бер адвокат 60 мең сум алып та ярдәм итә алмаган, икенчесе 100 мең сум таләп иткән.
Янымда торып, әхлакый ярдәм күрсәтсәгез дә ризамын дигәч, республика Югары судында үткән утырышка бардык. Тагын бер теләгебез: Әлфия белән дә сөйләшеп аласы, аның фикерен беләсе килгән иде. Ләкин ул безнең кайдан икәнне аңлагач та суд бинасында әшәке сүзләр белән кычкырырга тотынды. Мин баламны югалттым, оныгымны карыйм, имеш. Безгә мәгълүм булуынча, оныгын әтисе тәрбияли, ә нәнәйне аның янына бик якын җибәрмиләр.
Кыскасы, сөйләшеп булмады. Суд тагын ул ханым яклы булды, адвокат моның белән килешмичә, кассация шикаяте язачагын белдерде. Әлегә бу эшнең очы-кырые күренми. Күптән түгел Рамил килеп, хатынның суд чыгымнарын кайтарту дәгъвасы белән Уфаның Совет районы судына мөрәҗәгать итүен әйтте. Суд юлында йөрисе дә йөрисе әле аңа.
Әйе, бу дөнья безнең алга бик зур сынаулар, бик күп сораулар куя. Күпләренә җавап та табалмыйбыз. Затлы киенеп, зиннәтле фатирларда яшәп, дөнья куабыз. Кешегә тиешлене дә үзебезнеке итәсе килә. Мал туплаган саен җаннарыбыз шәрәләнә бара. Әлфия белән очрашканнан соң күңелдә шундыйрак уйлар туды. Бер баланың авыру тууы ук аның дөньяга карашын үзгәртергә тиеш иде. Ә икенчесенең үлеменнән соң ул газизе рухына дога кылып кына утырырга тиеш кебек. Һәм инде Нефтекамадагы инвалидлар өчен тәгаенләнгән йортка күчерелгән кызын барып алып, тәүбә итәргә. Газиз баласы читлектә булганда нинди генә кош үзен ирекле тояр икән? Һәм ул анда тилмергәндә, нинди генә сарайларда яшәсәң дә, бәхетле булырсыңмы син?
(Исемнәр үзгәртеп алынды).