+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 март 2017, 02:00

Зөлхиҗә каены сере

Ул дистә еллардан соң бик сәер һәм гаҗәеп булып чишелде.Авылыбыз янында үсеп утырган карт каенның сере, ерак балачакта ук төенләнеп, дистә еллардан соң, ниhаять, чишелүгә шаhит булуым турында бәян итмәкчемен. Бүгенге көндә авыл буш нигез чокырлары, бакчаларда әрем, кычытканнары белән каршы ала.

Олылар, әлеге каен турында сүз чыкса, рухлар, җен-пәриләр, “теге дөнья” белән бәйле төрле имеш-мимеш сөйләп, безнең котны ала торганнар иде. Төннәрен карт каен тирәли башка сыймаслык сәер хәлләр килеп чыгып торган булган. Өрәкләрдән hич курыкмасам да, каен турыннан үткәндә, җаным-тәнемне, барлык ха­ләтемне ниндидер әйтеп-аңлатып бирәлмәслек шомлы тойгы биләп ала иде.

Әниемнең сөйләве бүгенге­дәй хәтеремдә. Бөек Ватан сугышы башланган елның көзендә Дүртөйле районының Заготзерно авылында ялгызы гомер кичереп вафат булган бер картны җирләгәннәр. Аннары, сугышның ач-ялангач соңгы елларында бер-бер артлы дүрт кабер барлыкка килә биредә. Унике яше тулыр-тулмас фаҗигале һәлак булган ятимә кызны, якты дөньяга аваз салырга да өлгермичә, ахирәткә күчкән ике сабыйны hәм билгесез чирдән күзләрен мәңге­леккә йомган әбекәйне үз кочагына ала яшел чирәмле тау буйлары. Ике дистә өйле бәләкәй генә авылда сугыш елларында ирләр булмаганлыктан, соңгы юлга озатулар хатын-кызлар hәм бала-чага тарафыннан ашык-пошык кына башкарылган, әлбәттә. Кабер­ләр­гә бернинди билге, чардуган куеп рәсми рәвештә теркәп тормаганнар. Тик Зөлхиҗә кабе­ренә генә кемдер яшь каен утырткан...

Дистә еллар үтә. Сугыш чорында барлыкка килгән зиратны ара-тирә искә алалар. Дөресрәге, ул... үзе турында үзе искәртеп тора. Үсеп, ныгып киткән каен тирәли төннәрен еш кына аксыл-яшел балкыш күренүен күзәтәләр. Җилсез тыныч төннәрдә кабер өстендә әледән-әле “мәңгелек ут” балкый. Яшькелт төстәге көлтә, әйтерсең, җир астыннан хасил булып, бер метр чамасы биеклеккә күтәрелә дә, яшь каенны кочаклап, әкрен генә тибрәлә. Тик, ни галәмәт, ялкынның шәүләсе булмый hәм ул тирә-якны да яктыртмый, үлән, агачларга да зыян салмый. Әлеге сәер күренешне шаhитлар ничек итеп тә аңлата алмый.

Мәрзия нәнәйнең дә кабер­ләрнең берсе өстендә аксыл-яшькелт яктылык барлыкка килүен күргәне булган. Коръән сүрәләре укыган, гарәпчә укый-яза белгән, дини йолаларны үтәгән, тугызынчы дистәсен ваклаган нәнәебез биредә җир­лән­гән картның җаны “теге дөнья”да да тынгылык табалмый торгандыр дип, аның рухына дога кыла...

Кайбер галимнәр, каберләр өстендә хасил булган яктылыкны кеше сөякләренең таркалып, фосфор бүлеп чыгаруы белән бәйли. Ә икенче төркем га­лимнәр фикере буенча, ке­шенең җаны үлгәннән соң яшәвен күкләрдә дәвам итә икән hәм туганнарына авырлык килгәндә, куркыныч янаганда, ярдәмгә ашыгып, шәүлә-сын формасында күзаллана. Җан­нар “үз хуҗаларына” охшаган була ди. Мәсәлән, үз-үзенә кул салганнар әхирәттә дә тыныч­лык табалмый икән. Тискәре, авыр холыклы, исән чакта гомер буе начарлык кылган кайбер кешеләрнең җаны да, җир өстенә әйләнеп кайтып, үзенең мәкерле эшен дәвам итә дип тә фаразлыйлар.

...Фәрит, сугыш бетеп, Бөек Җиңүне каршылаган елны, ишле колхозчы гаиләсендә, әти-әнисе, туганнарына бәхет, шатлык өстәп, дөньяга аваз сала. Кечкенәдән теремек, тырыш булып үскән малай хуҗа­лыктагы вак-төяк кул эшенә бик ярап куя. Үсә төшкәч, беләкләрдә көч тоеп, әтисенә булыша: бергәләп җир эшкәр­теп, иген чәчеп, уңыш җыялар. Урта мәктәпне тәмамлагач, егет армия сафларында хезмәт итеп кайта. Аннары, механизаторлар әзерләү курсларында уңышлы белем алып, колхозчылар сафына кабул ителә. Авылда уңган, чибәр кызларның берсе, үзе кебек ишле гаиләдә тәрбияләнгән Тәнзилә белән тормыш корып җибәрәләр. Фәрит абый гомер буе колхозда көч сала. Хаклы ялга чыкканчы язын-җәен тракторчы булса, көзләрен комбайн штурвалы артына утыра, колхоз мастерскоенда слесарь вазыйфасын башкара.

Бервакыт гаиләсе белән үзләре яшәгән Исмаел авылыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан Агыйдел буендагы күрше авылга туганнарына кунакка баралар. Эссе кояштан карт каен күләгәсенә ышыкланып, минлек бәйләргә дә исәп­ләре була. Тик Салихҗан абыйсы каршы килеп, икенче, тынычрак урынны сайларга тәкъ­дим итә, чөнки Зөлхиҗә каены... рөхсәт итмәс ди hәм кыскача гына каберләрнең тарихын сөйли.

Фәрит Тимершәех улы сөй­ләгәннәргә хәйран калып утырам. Тормыш сынауларын күп күргән ул. Караиделдә урман кискәндә ике тапкыр агач астында кала. Күп тән җәрәхәтләре алып, баш сөяген, аяк-кулын, умыртка баганасын берничә урыннан сындырып, яшәү белән үлем арасында көрәшә дүртенче дистәсен дә тутырып өлгермәгән ир. Беренче тапкыр — атнага якын, икенчесендә атнадан да артык хастаханәдә hушын югалтып ята. “Бу якты дөньяда яшисем, ашыйсы ризыкларым, эчәсе суларым бул­ган икән”, — ди Фәрит абый. Тормыш иптәше Тәнзилә Гали кызының, бала­ларының ярату көче, туган­нарының җылы мөнәсә­бәте, сабый баладай тәрбия­ләүләре савыктырып аягына бастыра аны. Шулай ук үзенең зур ихтыяр көче, тынгысыз холкы да моңа сәбәпче булгандыр — бер елга якын дәваланып, терелеп, яраткан эшенә чыгарга көч таба. Бүгенге көндә Тәнзилә апа белән, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, кырык елдан артык гомер итәләр. Үзләре кебек хезмәттә тырыш, гаиләдә тату булган менә дигән ул hәм кыз үстергәннәр. Бәхетле картәни hәм картәти булып, оныклар карап, аларның уңышларына сөенеп бетә алмыйлар.

Фәрит Тимершәех улы үз куллары белән алты почмаклы йорт салып керә. Өйнең эчен-тышын такта белән тышлап, тәрәзә рамнарына сырлап бизәкләр төшерә. Үзенең сызымнары буенча өйгә җылыту системасын үткәрә.

Радиаторларга нечкә диаметрлы өстәмә торбалар беркетеп, җылы­лыкны арттыра, шулай итеп, газны экономияле куллану ысулын уйлап таба. Авылда күпләрнең йортлары аның ысулы буенча җылытыла бүген. Фәрит абыйның өендә җылы суы, ваннасы, бәдрәфе дә бар.

Ә инде Солтановларның табыныннан берничә дистә еллар буена бал өзелмәвен үзе бер тарих итеп сөйләрлек.

— Умартачылык картәтием hәм әтиемнән күчкән шөгыль, — дип дәвам итә Фәрит абый.

Продукциянең артканын сату гаиләгә өстәмә акча да китерә, югыйсә. Шөгыле турында сәгатьләр буе туктаусыз сөйләргә дә риза умартачы, тәнгә генә түгел, җанга да сихәт табам дип өстәп куя. Бал кортларының төрләре бихисап икән. Холык-фигыле, үз-үзен тотышы, эшчәнлеге, уңыш җыюы буенча да бер-берсен­нән аерылалар. Фәрит абый­ның кортлары, хуҗасына охшап, бик тырышлар, тынычлар, бер дә юкка кешегә ташланмыйлар, кызыксынучылар тирәли әйләнеп очып, тик үз эшләре белән мәшгуль алар.

Тәнзилә Гали кызы да, пенсиядә булуга карамастан, өйдә кул кушырып утырмый. Аның кул эшләре, hәрберсе бер сәнгать үрнәге булып, музей, күргәзмәләрдә түрдән урын алырлык.

Хәтәр тормыш сынаулары Фәрит Тимершәех улын алда да көтеп торган икән. Моннан 7 ел элек башкала дәва­ханәсендә тикшерү үткәндә Солтановта яман шеш булуы раслана. Икенче төркем инвалидлык алган Фәрит абый айлар, еллар буе дәваланып та, җиңеллек сизми, киресенчә, хәле көннән-көн начарлана гына бара. Чир үзенекен итә, кешене әкренләп ашый, сулыш алу авырлаша, тик торганда да хәле бетеп, ашау үтми, йоклап булмый башлый. Ә бер көнне аякларына басалмый hәм күзләре күрмәс була. Фәрит абый ирексездән экстрасенсларга, им-томчыларга мөрә­җәгать итә. Чакмагыш районында гомер итүче Әнгаметдин хаҗи, Уфадагы Тукай мәче­тендә Усман хаҗи белән очрашып, аларның догаларын, вәгазьләрен тың­лагач, җан тынычлыгы табып, иман нуры алып, Ходай Тәгаләдән сабырлык сорап, бар булганына шөкер кылып яшәвен дәвам итә. Ә инде ике ай дәвамында Иске Балтач авылында гомер кичергән 96 яшьлек Фатыйха әби догаларын тыңлагач, могжизаның барлыгына, Аллаhы Тәгаләнең үз бәндәләрен авыр чакта ташламаганына тәмам ышана — чөнки Фәрит абыйның күзләре күрә башлый. Яман чирне җиңә алуына, тәмам сәламәтләнүенә ышанып, өйләренә дә үз аякларында атлап түгел, очып дигәндәй кайтып керә ул.

Үткән елның җәй азагында Фәрит абый гел бер төш күрә башлый. Язмыш үзенең сынавын дәвам иткәнен башта аңламый әле ул. Төннәр буе саташып, шыбыр тиргә батып уянып, йоклап китә алмыйча таңнар аттыра. Төш-саташуларында ап-ак күлмәк кигән, озын кара толымнарын иңнәренә тараткан, унике-унөч яшьләрдәге кызчык, якын килергә кыенсынгандай, читтән генә үксеп елый. Әйтерсең лә күпсерияле фильмнан тик шул бер үк күренеш кабатлана: “Зинhар өчен, әтиемне эзләп таба күр! Миңа бик тә авыр, көннәр дәвамында таптап йөриләр ич, каберемә чардуган куйсын иде!”

Үзенчә төрлечә юрап та карый күргәннәрен, төш дип әйтеп булса аларны, тик төгәл генә җавап табалмыйча, тәмам җәфаланып бетә. Шулай саташып бер уянуында, ялт итеп башыннан яктылык үткәндәй була hәм өч дистә ел элек бул­ган бер вакыйга-мизгелне исенә төшереп, уйлары белән Агыйдел ярындагы Заготзерно авылына барып туктала.

— Каен астында җирләнгән Зөлхиҗә җаны ич бу! — дип, пышылдап, хатынын да куркуга сала...

Таң ату белән җыенып мәчеткә бара, сабый рухына атап хәер бирә. Тик төш-саташулар аның белән генә тукталмый, кызчыкның ялварулы тавышы өнендә дә ишетелгән төсле тоела башлый, әйтерсең лә Зөлхиҗәнең җаны Солта­новларның алты почмаклы өенә кереп урнашкан: “...Әтием­не эзләп тап, чардуган куйсын!”

Нәрсә соң бу? Нинди хәл? XXI гасырда гомер итүче олы яшьтәге ир hәм үткән гасырда туып, вафат булган кызчык, ни галәмәт, күренмәс сихри җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән... Башка сыймаслык хәл, әлбәттә. Уйлап карасаң — алар ерак туганнар да түгел ич. Икенчедән, Фәрит абый өч дистә еллар элек очраклы рәвештә генә сабыйның кабере янында булган hәм бу мизгел башка бер вакытта да искә алынмаган. Өченчедән, кызның җаны гаиләнең башка әгъза­ларын hәм авылдашларын борчымый. Зөлхиҗәнең җаны, ни сәбәпледер, Фәрит абыйны сайлаган булып чыга. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, ди­гәндәй...

Тәмам саташу чигенә килеп җиткән Фәрит абый, хатыны Тәнзилә апа, авыл аксакаллары белән киңәшләшеп, авыл биләмәсе башлыгыннан рөхсәт алып, Зөлхиҗә каены тирәли чардуган куярга карар кыла. Бәлки, чынлап та сабыйның җаны тынычланыр.

...Тагын күпмедер тынгысыз көннәр, төннәр үтә. Фәрит Тимершәех улы янә төшендә Зөлхиҗә белән очраша. Сылу кызчык, элеккечә, якын килергә кыймыйча, бер як читтә басып тора. Шул ук аксыл күлмәктән, озын кара толымнарын җил уйната. Бу юлы елмаюлы иреннәр нидер дәшә, йөзендә канәгатъ­лек хисе балкый. Әнә, яшь каенлык артыннан сызылып таң атканы сизелә. Ниhаятъ, карт каен ботакларына яшеренгән кояшның тәүге нурлары, баланың сынын назлагандай, җемелдәп ала да, тоташ кызыл дискка әйләнеп, Зөлхиҗәне дә үзе белән югарыга, иксез-чиксез галәмгә табан әйди...

Язмамны төгәлләгәндә янә хәбәр җиткерделәр. Дәhшәтле сугыш елларында Башкорт­стан­ның Дүртөйле районына эвакуацияләнгән дүрт ленинградлы авырудан савыга алмыйча, җан тәслим кылып, биредә җирләнгән булып чыкты.

Шулай итеп, элекке Заготзерно авылы янында барлыгы тугыз кабер булуы ачыкланды. Бүгенге көндә, карт каен тирәли сакланып килгән сернең төене чишелеп, мәрхәмәтле, миhербанлы кешеләр ярдәмендә билгесез зират яңартылып, чәчәкләр утыртылып, чардуганнар куелды, ә мәрхүмнәрнең җаннары тынычлык тапты
P.S. Бәлки, биредә җир­ләнгәннәрнең туганнары, якыннары исән булып, без­нең белән бәйләнешкә керер?
Читайте нас: