20 яшьтә эчә башладым. Башта көненә бер шешә сыра, аннары ике шешә, аннары өч... Әти-әни белән яшәгәндә алар ничектер туктатып тора алалар иде. Аннары алардан күчеп киттем һәм шуннан башланды да инде. Көненә ким дигәндә 3 литр сыра. Хәтерем югалганчы, тилергәнче эчә идем. Атна буена эчәм дә бер атна туктап торам. Аннары яңа көч белән башлыйм. Нәтиҗәсе нинди? Мин беркайчан да бер хатын белән озаклап яшәмәдем, аларның түземлеге, миңа ышанычлары ике айга да җитмәде. Тормышта бер нәрсәм дә юк, мин бервакытта да эштән үзем китмәдем, гел куып җибәрделәр. Шешәдәшләремнең яртысыннан күбесе кабердә ята.
Кыскасы, соңгы эшемнән бушатылгач, мин алты айга сузылган коточкыч “запой”га киттем. Анда инде көчкә генә йөри идем, бума өянәге тотты, төннәрен күзгә әллә ниләр күренә башлады. Дәваханәдә аңыма килдем, мине бер кибеттән китергәннәр икән. Менә шунда айныганнан соң бераз уйлана башладым. Әллә кайчан гаилә корган, балалар үстергән дусларым исемә төште...
Һәм мин эчүне ташларга булдым. Әйе, күп нәрсәне кире кайтарып булмый. Ләкин мин хәзер калган вакытымны бәяләргә өйрәндем. Һәр минутымны үзем өчен файдалы үткәрергә тырышам. Бу айнык ел эчендә мин соңгы ун елда эшләмәгән эшләрне башкардым. Эчмәгез, сезгә әле 20 генә яшь булса да, теләсә кайсы вакытта туктый алам, дип уйласагыз да, эчмәгез. Гомер бик кыска, сизми дә каласың, үтә дә китә. Ә эчүне иртәгә дә, бүген дә түгел, шушы мизгелдә ташларга кирәк. Алкоголизмнан иң яхшы дару — үзегезнең теләгегез. Дөньяга, анда яшәүче кешеләргә айнык күзләр белән карагыз. Сез дә шулай матур, ә бәлки яхшырак та яшәячәксез. Теләк кенә кирәк!
Руслан ӘРДӘШИРОВ.