+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 март 2017, 02:00

Сыгылып торган табыннан соң хәергә бәдрәф кәгазе...

Дини йолаларның асылын үзгәртмәсәк иде.Коръән ашлары үткәрү бигрәк тә соңгы елларда халкыбызның матур бер гадәтенә әйләнде. Бу изге эшне өлкәннәр генә түгел, яшь гаиләләр дә кирәкле дип саный. Кемнәрдер инде бу дөньяда булмаган әти-әнисенең, якыннарының рухына, йорт хуҗалары исәнлегенә Коръән укытса, икенчеләр яшь парларга никах уку, яңа туган сабыйга исем кушу йолаларын үти. Әлбәттә, болар барысы да саваплы изге гамәл. Әмма соңгы вакытта мондый дини чараларны үткәрү тәртибендә дә мәгънәсезрәк күренгән үзгәрешләр сизелә кебек.

Яңа ел бәйрәмнәре үтүгә авылларда, чиратка салып, Коръән уку мәҗлесләре уздыра башлыйлар. Күптән түгел якын танышларыбыз Коръән ашына чакырды. Без барганда йорт хуҗасы өйдә юк иде, күрше районга ук мулланы алырга киткән икән. “Авылыбызда бик матур мәчетебез дә бар, тик мулласы гына юк. Коръән укытырга уйласак, укырга кеше таба алмыйбыз”, — дип аңлатты хуҗабикә. Шәһәрдән күпләп туганнары кайткан, бала-чага тавышыннан өй гөрләп тора. Салмак кына атлап, чуклы яулыкларын ябынган авыл әбекәйләре дә килә башлады. Әбиләр белән сөйләшеп утырганда, мул итеп әзерләнгән табынга күз төште. Анда ниләр генә юк! Туй табыны диярсең, сый-нигъмәттән сыгылып тора, кашык куярлык та урын калмаган. Кыздырылган үрдәк-тавык итләре, дүрт-биш төр генә салат, төрле ризыклардан ясалган бутербродлар, тәлинкә тутырып кыяр, помидор, сыр, казылык кисеп куйганнар. Өстәл уртасында чәкчәккә дә, төрле-төрле җимешләргә дә урын табылган. Пирогларның нинди эчлектән пешерелгәнен аңлап та бетерерлек түгел. Янымда утырган әбекәй, уйларымны укыгандай, “Коръән табыннарына да туй үткәргән кебек әзерләнәләр шул хәзер...”, — дип көрсенеп куйды.

— Элек бит Коръән табынындагы чәкчәк, йөзем-күрәгә, бал, бакчадагы җимешләрдән кайнаткан кайнатмалар иң затлы ризыклардан санала иде. Мулла укып, дога кылгач, хәер таратыла, аннан соң, токмач салып пешерелгән шулпа, ит-бәрәңге чыгарасың, чәй янына дөге бәлеше бирелә, — диде әбекәй, андый табыннарның асылын искә төшереп.

— Хәзер дөньялар үзгәрде шул, мантыен да, голубцыен да өеп-өеп чыгаралар. Барысы да хәләл ризыктан әзерләнгән, ашарга ярый, диләр дә, — дип сүзгә кушылды икенчесе.

Әбиләрнең сүзләрен елмаеп кына тыңлап утыручы яшьрәк ханым, көлеп үк җибәрде.

— Узган атнада күрше районда яшәүче кодагыйларда кунакта булган идек. Анда бер авылдашлары хәергә — шикәр, икенчесе бик кирәкле әйбер дип, бәдрәфтә куллана торган кәгазь таратып чыкты. Шаккатып кайттык, — дип әбиләрне дә шаккатырды ул.

Хәернең әзе-күбе юк, кем ничек булдыра ала, шулай тарата, дисәләр дә, бу изге эшнең дә күңел кабул итмәслек яклары очрый башлады. Кешеләр берсеннән-берсе уздырырга тырышып, акча я кыйммәтле әйбер тарата. Бөтенләй килешмәгән әйберләрне хәергә бирү кебек күренеш тә күпләрне аптырата. Бу уңайдан, тагын бер очрак искә төште. Коръән ашында мулла укып бетергәч, хуҗалар хәер тарата башлады. Хуҗабикә “хәер чәе” дип язылган чәйләр алган икән. Шул язулы чәйне күрү белән олы яшьтәге мулланың төсе үк үзгәрде. “Алмагыз хәергә ул чәйне, аның эченә чүп тутырып саталар. Баетмагыз кеше алдаучы­ларны!”— дип орышып та алды. Бәлки мулла абзый хаклыдыр да? Андый чәйне, чынлап та, эчәрлек түгел бит. Ә хәергә дип биргән әйберне ташларга ярамый дип өйрәттеләр безне. Менә шуңа да һәр хуҗабикәнең сандыгында “хәергә чәй” кап-кап җыелып ята да инде.

Ул арада мулла килде. Яшь кенә булса да, зыялы, итагатьле кеше икәне әллә каян күренеп тора. Тавышы да моңлы, күңелгә үтеп керә. Матур итеп Коръән укыды, бик мәгънәле теләкләр теләде, тыңлап утырган кешеләргә рәхмәтен белдерде. Кеше ялкытырлык сүзләр дә, килделе-киттеле хәбәрләр дә сөйләп утырмады. Ни дисәң дә, андыйлар да очрый араларында. Кайчагында тыңлап утыручы халык хәлдән тая, арып бетә. Хуҗабикәнең ашлары суына башлый. Ә менә шул урында халыкка Коръән табыны әзерләү, хәер тарату тәртибе аңлатылса, ничек яхшы булыр иде.

Авылда мәчет булса да, күпчелек очракта, хуҗасыз йорт кебек, мулласыз утыра шул алар. Укый белгән кешене кем каян таба, шуннан алып килергә кала да инде. Шәһәрдә ул яктан җайлырак, хәзрәтне мәчеттән чакыртып та була. Тик ул кыйм­мәткәрәк төшә. Башкарган эшләре өчен хакны да куя белә алар.

Бу уңайдан бер генә мисал: беркөн автобуста барганда ирексездән бер ханымның телефоннан сөйләшкәнен ишетергә туры килде.

— Сөйләшенгән мулла, мин таксида киләм, акчасын түләрсез, дип әйтә. Болай да аз сорамый бит инде, хәзер юлына да түләме? — дип зарланды ул кемгәдер.

Әлбәттә, барлык дин әһелләрен дә андыйларга тиңләп булмый. Изге эшне чын күңелдән, савап өчен башкаручылар да байтак араларында. Берничә ел элек күрше төбәктә никах туенда булырга туры килгән иде. Олы яшьтәге хәзрәтнең тормыш башлаучы яшь парларга биргән акыллы киңәшләренә, мәгънәле вәгазьләренә сокланып утырдык. Табында үзенә бирелгән акчалата хәерләрне җыеп, яшьләргә бүләк итүе аңа карата бул­ган ихтирамны тагын да арттырды. Изге дин юлына баскан кешеләрнең башкарган гамәлләре дә әнә шулай изге булсын иде.

Әминә СӘЯХОВА.
Читайте нас: