+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 март 2017, 02:00

“Зимагур кыз”

Эш узганнан соң тәүбәгә килүдән ни файда?Шактый гына зур автобус, йомшак утыргычында тибрәтеп алып кайтып, мине юл чатында төшереп калдырды да башка юлчыларны арытаба алып китте һәм бераздан борылышта күздән югалды. Авыр гына сумкаларымны күтәреп, туган авылыма илтә торган юлга чыгып бастым. Кайтышлый-китешли мең тапкыр үткән, елның һәр фасылында үзенә өндәп, чакырып торган шушы юлга.

Тукталыш рәвеше китереп әтмәлләнгән такта куышта шактый гына басып торырга туры килде. Яшьлекне, балачакны искә алып, унике чакрым араны җәяүләп тә үтәргә булыр иде. Ләкин шыгрым тулы ике сумкам күтәрерлек түгел. Күчтәнәче дә шунда, бүләге дә, кирәк-ярагы да дигәндәй. Ике атнага дип кайтуым – алмаш кием дә шунда. Сиксәннән узган әни карчыкны, фәлән вакытта каршы алыгыз, дип борчыйсым килмәде. Аннары, ялгыз яшәп яткан әнием, баламны каршылыйм, дип, каян ат яисә машина тапсын?

Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, бераздан баш очыма көзге җил куып китергән болытлар тамчылый башлады. Очып кайтырдай булып, бер авыл ягына нәүмизләнеп, бер олы юл борылышына өмет багып карап торганда, бәхетемә, аннан ярыйсы гына зур машина борылды. Күрми узмасын, дип, кабаланып кулымны күтәрдем. Көзге яңгырда чыланудан тагын да ялтырап күренгән кара төстәге затлы “джип”, тәгәрмәчләрен чинатып, яныма килеп туктады. Кара йөгертелгән тәрәзә пыяласы төште һәм аннан хатын-кыз башы күренде. Миңа, авыр сумкаларыма сынаулы караш ташлагач, нәкъ безнеңчә дәште: “Апаем, кая барасың? Утыр әйдә”.. Мин, рәхмәтләр укый-укый, багажникка сумкаларымны төягәч, кузгалып киттек.

Шофер апам телгә бик сүзчән булып чыкты. Минем кем булуымны, кемгә кайтуымны сорагач, үзе белән таныштырды. Моннан күп еллар элек вафат булган Нәгыймә әбинең кызы Зөлфәрия икән. Ни йомыш-сәбәп белән кайтуын әйтмәде, сорагач, авыр көрсенеп куйды: “Болай гына...” Тавышында да, йөзендә дә билгесез сагыш чагылгандай булды. Ә минем хәтеремә кылт итеп балачактан ишеткән сүз килеп төште – “зимагур кыз...” Авылдан яшьли чыгып киткән, бездән ун-унбиш яшькә олырак Зөлфәрия апа мине, дүрт йорт аша әнисенең каз бәбкәләрен саклашып үскән күрше кызчыгын, хәтерләми иде. Мине түгел, Нә­гыймә карчыкның ахирәте Шәм­синурның кызы икәнлегемне ишеткәч тә, әниемне дә хәтерләми сыман күренде. Гомере читтә узган, туган тамырлары киселгән хатынны авыл кешеләрен хәтерләмәүдә гаепләп буламы соң?

Нәгыймә әби әни белән якын ахирәтләр иде. Бергә колхоз эшенә йөрделәр, бергә авыл өмәләрендә катнаштылар, эч серләрен бер-берсенә чиштеләр, бер-берсен бәйрәм сыеннан калдырмадылар. Авылдан күптән чыгып киткән әлеге Зөлфәрия апа турында мин әбекәйнең хатлары аша хәбәрдар идем. Авылның хәреф танымаган берничә карчыгы кебек, Нәгыймә әби дә миннән, мәктәптә укып йөрүче күрше кызыннан, шул бердәнбер баласына хат яздыра иде. Шул бер хатта ниләр генә юк иде! Барлык туган-тумачадан, күрше-тирәдән “җыелган” сагынычлы сәламнәрдән башлап, авыл яңалыклары, һава торышы тәфсил­ләп языла. Кызының тормышы, сәламәтлеге белән ныклап кызыксына. Исәнлек-иминлек тели. Аннан карчык җай гына үз тормышына күчә. Йорт-җире, каралты-курасы, эшләре хакында әйтми калмый. Тазалыгына зарланып ала. Карчыкны иң рәнҗеткәне – бердәнбер бәгырь җимешенең хәл белергә дә кайтып килмәве иде. Көтеп-көтеп тә сабырлыгы төкәнгән ана ачулы сүзләр яудыра: “Зимагур кыз син, дип әйт аңа. Ялгыз-ятимә килеш карап үстергән анасының барлыгын да белмәгән, читтә йөргән зимагур бала, дип әйт!” Ә мин мондый ачулы сүзләрне язаргамы-юкмы дип икеләнеп утырган арада Нәгыймә әби күз яшьләрен сөртеп ала: “Менә үстер ул баланы үз авызыңнан өзеп! Карт көннәреңдә ялгыз башың интегер өчен өзлегеп үстер!” Балалыгым белән аңла­маганмындыр, ә үсә төшкәч уйланганда, ул юлларга ананың ялгышкан-хаталанган баласына чиксез мәхәббәте дә, чарасыздан күңе­лендә туган әрнү-үпкәләре дә, кичерү-гафу итүе дә сыйганлыгын аңлый идем. Язылып беткәч, әби хатны берничә кат миннән кычкыртып укыта. Тагын нидер өстәтә.

Кадерле хатны беракытта да кибет алдындагы элемтә тартмасына төшерми, ә хат ташучы хатынга үзе илтеп тапшыра. Ул хатларга карчык җавап алдымы, юкмы, анысын төгәл белмим. Кызыннан хатлар еш килмәгәндер дип уйлыйм, чөнки алъяпкычы кесәсендә йөртә-йөртә таушалып, караеп беткән конверт эчендәге бер үк кәгазьне миннән кабат-кабат укытмас иде: “Менә, балам, кызымнан тагын хәбәр алдым әле. Укып кына бирсәңче...” Ә мин, әбинең садә ялганына ышанган булып, инде яттан белгән “яңа килгән” хатны укыйм... Кулга тотарга да куркырлык, тетелеп барган шул хатны укыганда, карчык, үз ялганына үзе дә ышаныпмы, бәхетле елмая, аның сукырая барган күзләренә нур куна. Кибеттән кәнфит сатып ала да мине сыйлый: “Мә, бәбекәем, аша. Кызым күчтәнәче. Кызым җибәрде...” Әнием дә йөзенә ышанган төс чыгарып куанган була: “Зөлфәрияң тагын посылка салдымыни, рәхмәт яугыры?”

Олыгая барган Нәгыймә әби, мал-туарын карый алмый башлагач, дистә елга якын ашаткан-эчерткән сыерын сатарга уйлады. Бозавы белән кушып саткач, ярыйсы гына хак керде кебек. Ни исәп беләндер шул көзне карчык сарык-бәрән­нәренә хәтле сатып җибәрде. Абзарында берничә тавыгы һәм аталы-инәле казы гына калды. Бу юлы ул уй-хыялларын хәтта әни белән дә бүлешмәде. Соңрак, исәпләгән нияте барып чыккач кына ачылды: “Кызыма әйбәт кенә акча салдым, мал-туарны сатып. Сәүдә буенча үз эшен ачмакчы”.

Әнисенең ярдәме белән кызы­ның эшләре алга китте, күрәсең. Башта шәһәр белән шәһәр арасында товар ташып, базарда шуны сатып көн күргән хатын, үз кибетен ачып, сәүдәсен киңәйткән икән, дигән хәбәр йөрде. Нәгыймә карчык исә кызы өчен күкрәк киереп горурланды, янәсе, әлеге сәүдә шаукымы аның сыер-бозавыннан башланып китте... Беренчеләрдән булып диярлек үз эшенә яңача юл ярып баручылардан булган кызы өчен горурлык тоярга, бәлки, хакы да булгандыр әбинең, тик элек тә артык куандырмаган Зөлфәриясе генә, сәүдә эшенә башы-аягы белән чумып, әнисен бөтенләй онытты. Нәгыймә карчык кына “зимагур” кызын бервакытта да халык алдында хурламады. Киресенчә, азаккы көненә хәтле аны акларга тырышты: “Ялгызы бит. Эше дә бик катлаулы”.

Мин мәктәпне тәмамлап, авылдан чыгып киткәнче әбекәй “хат язучы кыздан” җавапсыз хатлар яздырды. Гомеренең азагында әбекәй кеше кулына калып та ятты. Зөлфәрия кайтып, карагыз инде, пенсиясе үзегезгә булыр, дип, күрше-тирәне көйләп киткәне ишетелде. Чирле әнисенә бер-ике тапкыр дару салган диделәр. Нәгыймә әбине пенсиясе хакына ел ярым күршеләре карады. Һушында чакта карчыкның телендә гел кызы булды. Теле әйләнгән чакта васыятьләрен да тапшырды: “Кызыма дип җыйган акчам әнә теге төштә, бирерсез, аның өлешенә тимәгез, яме... Өем кызыма... Коръәнем дә, киелмәгән киемнәрем дә...” Зөлфәрия әнисен күмәсе көнне, әзер җеназага гына кайтып төште. Ахирәтенең кырыгын һәм елын аның өендә әнием үткәрде...

...Уйланып кайта торгач, авылга җиткәнебезне сизми дә калганмын. Кара йөгертелгән машина тәрәзә­сеннән балачактан таныш басуларны, каен утыртмаларын чак төс­мерләдем. Истәлекләрдән айнып киткәч, әле генә абайладым – Зөлфәрия апа машинасын авыл башында урнашкан зират капкасы янына китереп туктаткан икән. Авыр сумкаларымны алып, рәхмәтләр әйтеп, мин гөлләре арасыннан күзен алмыйча зар булып кызын көткән әни янына ашыктым. Ә Зөлфәрия апа машинасыннан чыкмыйча бер тын утырды да, башына яулык бөркәнеп, зират ягына юнәлде. Авыл урамына кергәндә артыма борылып карамыйча булдыра алмадым. Шәһәрчә затлы киенгән ак яулыклы хатын, әнисенең олыгая барган “зимагур кызы”, зират коймасына куллары белән тотынып, кемнедер күрергә теләгәндәй, зарыгып эчкә төбәлгән һәм үксеп-үксеп елый иде.

Физәлия Дәүләтгәрәева.
Читайте нас: