+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 март 2017, 02:00

Авиадиспе́тчер өйдәме?

Яки заманына күрә — исеме.Русия Дәүләт думасы балаларга кушылган сәер исемнәрне теркәүне тыю турында закон проектын беренче укуда кабул иткән. Закон проектында язылуынча, исем ранг, дәрәҗә яисә вазыйфа белдермәскә тиеш. Шулай ук хәреф һәм сан белдерүче атамалар, символлар яки аларның төрле комбинацияләре, аббревиатура, норматив булмаган лексика сүзләрен куллану да тыела. Әлеге проект гади халык арасында кайтаваз тудырды. Күпләр, башка хәл итәр проблемалар юк шул депутатларның, тапканнар нәрсә белән шөгыльләнергә, дип белдерде. Аеруча Ренатлар, Ленизалар, Ленарлар һәм исемнәре тыю астына кергән башкаларның ачуы кабарды, мондый тыюлар белән алар, әлбәттә, ризалашмады.

Депутатлар үзләре аң­латуынча, Мәскәүдә тер­кәл­гән сәер исемнәр моңа сәбәп булып тора. Мисал рәвешендә шундый исем-нәр китерелә: Саммерсет, Лука-Счастье, Апрель, Дель­фин, Заря-Заряница, Христамрирадос, Оушен, Принцесса, Океана, София-Солнышко, Ярослав-Лютобор һәм башкалар. Әлбәттә, мондый исемнәр сәер яңгырый һәм, үсеп җиткәч, хуҗасына охшап бетмәскә бик мөмкин. Әмма алар киң таралмаган, алар­ның һәрберсе нибары бер тапкыр гына теркәлгән. Ә менә законга “кереп барган” Рамил, Ленар, Ренат исем­нәрен меңәрләгән кеше йөртә һәм аларны тыю, минемчә, бер дә дөрес түгел. Әйтик, минем Рамил исемле танышым үз исе­менең “Рабочая милиция” икәнлеген шул закон чыккач кына белде. Ленизалар да кулбашларын сикертә, аларның да күбесе “Ленин заветлары” булуын бел-мәгән.

— Без урыслар арасын­да яшибез, үземнең исемем Гөлгенә, урыслар исемемне әйтә алмый азаплана, җайлаштырып Гуля дип кенә эндәшәләр. Шуңа да балаларга матур яңгыраш­лы, урыслар да, татарлар да әйтә ала торган исем эз­ләгән идем. Кызым белән улыма Лениза, Ленар дип исем куштым. Менә әле икесен дә тыймакчылар. Балаларга озакламый 30 яшь тула, алар ничек тик торганнан исемнәрен алыш­­тырсын? Бу хәл күпме мәшәкать тудырачак, кыскасы, башка сыймый! Әй­тер­сең лә депутат­ларның башка эше юк. Тыйсыннар әнә Христамрирадосларны, әйтергә чыннан да тел әй­ләнми, ә киң таралган исемнәр­гә тимәсеннәр, — ди бер танышым.

Чыннан да, безнең өчен Ленар инде күптән “Ленин армиясе” түгел, ә бары тик Ленар гына булып ишетелә (хәер, Ленин армиясе булса да, бер начарлыгы да юк), ә Эльмирага эндәш­кәндә без “электрификация мира” дип башка да китермибез. Бу исемнәр күптән инде татар-башкорт дөнья­сында киң таралган, яратылып кабул ителгән һәм әлеге көнгә кадәр кушылган исемнәр.

— Ренатка да бәйлә­нәләр, имештер дә, бу исем: “революция, наука, труд” дигән сүзләрдән барлыкка килгән. Килсә соң, моның ни начарлыгы бар?! Һәрбер исем нәрсәнедер аңлата, кайдандыр барлыкка килгән. Монда исем­нәрне тыярга түгел, ә ЗАГС хезмәткәрләре белән эш­ләр­гә кирәк: күрәләтә Тугарин яки Гугл дип кушмасыннар баласына. Мин Ренат исемендә бер начарлык та күрмим. Исем­нәрне тыйганчы, аларны тирәнрәк өйрәнергә кирәк, Ринатның латин телендә “яңадан туган” дигәнне аңлаткан “Renatus”тан барлыкка килүе дә бик мөмкин, — ди 46 ел шушы исемне йөртүче танышым Ренат.

— Һәр чорның үз исеме бит. Безнең авылда Трактор абый бар иде. Ул вакытта тракторлар яңа чыккан, халык аның нәрсә икәнен әллә аңлаган, әллә юк, кушкан инде ят сүз, матур сүз дип. Альбом исемен дә беләм — анысын да матур яңгырашына кызыгып кушканнар. Элекке елларда халык надан булган бит, бигрәк тә авылларда. Болар бе­рәм-сәрәм генә исемнәр. Хәзер Фейсбук, Твиттер дип кушалар. Заманына күрә исеме, диясе генә кала. Ә үземнең исемгә килгәндә, ул “Да здравствует мировая революция” дигән сүздән аббревиатура. Дамир мин. Исемем бик ошый, әтием миңа аны яратып биргән. Нинди закон чыкса да, мин аны алмаштырмаячакмын! — Монысын алтмыш ел Дамир исемен йөртүче Дамир абый әйтте.

Чыннан да, балага исем биргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Ят, үзенчә­лекле исем бирәм дип, көл­кегә калмыйк. Бөек Бри­таниядә хәтта исем сайлар­га булышучы, лингвистлардан торган хезмәт тә бар икән, алар исемнең төрле телдә ничек яңгы­рашы бе­лән ата-аналарны таныштыра. Шулай ук тыелган исемнәр дә бар, Данияда, әйтик, ата-аналарга якынча җиде мең исем кертелгән исемлек бирелә, шулар арасыннан үз балаңа исем сайларга кирәк. Ә инде анда кертел­мәгән исемне куштырыр өчен махсус рөхсәт кирәк. Данияда 250­ләп тыелган исем бар, алар арасына Плутон, Маймыл кебек исемнәр кертелгән.

Соңгы елларда безнең илдә Тойота, Кит, Россия, Виагра, Авиадиспетчер, Принц, Приватизация, Миллионера кебек сәер исем­нәр теркәлгән. Әлбәттә, боларны ишеткәч, иң беренче андый ата-аналарның психик халәте нинди икән, дигән уй туа. Кем әйтмеш­ли, бар “шөрепләре” дә җиткән кешенең мондый адымга баруы икеле. Күз алдына китерегез инде, ишекне дустын уйнарга чакырып кергән күрше кызы шакый да: “Авиадиспетчер өйдәме?” — дип мөрә­җә­гать итә...

Күрүебезчә, дәүләтнең үз гражданнарына бирел­гән исемнәргә “кысылырга” хакы бар гына түгел, кай­чак­та бу кирәк, урынлы да. Әмма мондый очракта бик сак булырга кирәк. Гугл, Кит, Дельфиннарны тыю, әлбәттә, урынлы, әмма шул ук милли исемнәргә каты кагылырга ярамый. Дамир һәм Эльми­раларның әле беркемгә дә зыян салганы юк. Исем ул кеше өчен бик кадерле әйбер, аларны тыйганчы яки үзгәрткәнче мең кат уйларга кирәк. Башка илләрдәге кебек, безнең ЗАГС бүлекләрендә дә тыелган исемнәр исемлеге булса, дөрес булыр иде. Ул вакытта мондый тозсыз исемнәр белән дә очрашмас идек, балаларыбыз да матур, мәгънәле исемнәр йөртер иде миңа калса.
Читайте нас: