+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 апрель 2017, 02:00

Тормыш тәхете – картлык бәхете

Башкалада яшәүче иң өлкән яшьтәге кеше – кем ул?“Яшьлек дуамаллык белән ничек тә уза, Ходай бәхетне картлыкта бирсен”, – дия иде картинәй. “Картлыкта ни чуртыма инде ул бәхет?!” – дип аптырый идек без, бала-чага. Баксаң, бу дөньяда адәмчә яшәү генә җитми, кешечә картаю да мөһим икән. Газраилны да лаеклы каршы алырга...Тайфә әби аны каршы алырга күптән инде әзер булса да, килер юлында адашып калуына көрсенми, 105 яше тулганда да яшәү тәмен югалтмаган ул, чәмен җилгә таратмаган.

Әлеге көндә башкаланың Сипайлово бистәсендә яшәүче Тайфә Шакирҗан кызы Хөппиева 1912 елның мартында Дүртөйле районының Юкәле авылында алты балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе, 1879 елгы Шакирҗан ага, 1901 елда Япон сугышына алына. Анда 8 ел йөреп кайткач, 1914 елда Герман сугышына китә. Аннан ике тапкыр ялга кайтканын хәтерли кызы. Гомумән, аның хәтер букчасы тишелеп, күптән инде иләккә әйләнергә тиеш булса да, акылы ачык, зиһене төгәл әле. Әйткәннәрен саннар белән дә җөпләп куя ул. Әтисенең сөйләгәннәрен болай хәтерли: “45 көн буена дәрья суларын кичеп, 7 илнең чиген үтеп, Порт-Артур дигән шәһәргә барып төштек”. Әтисенең бәете дә хәтерендә кызының:

Сугыш хәлен сорасагыз –
Авыр икән, абыйлар.
Каршы килгән солдатларга
Штык белән кадыйлар.
Японнарны сорасагыз –
Дөньяда бер кабахәт.
Штык белән кадаганнан
Тәнем тулы җәрәхәт.
Бу сугышлар бетәр микән,
Күздән яшьләр китәр микән?
Шилә япь-яшь гомерләрем –
Заяларга үтәр микән?
Крепостька менгән чакта
Тала ике беләгем.
Туган илем искә төшсә,
Янадыр ла йөрәгем.
Әткәй-әнкәй елап калды,
Туганнарым җырлап калды,
Йөрәгемне сагыш алды –
Ни хәл итим ни чара?


Бер гасыр элек язылган бу юллар, заманнар танымаслык булып үзгәрсә дә, адәм балаларының кичерешләре, хис-тойгылары һаман үзгәрешсез калуы, җирсү тойгысының элек тә, хәзер дә ни дәрәҗәдә көчле булуы турында сөйли.

Тайфә әби узган гасыр башындагы татар телендә сөйләшә:

– Гыйльман, Ногман, Гыйльван, Әмин, Габделкәрим, Атнагол, Базан бабайларым җирле, хәлле бул­ганннар, – ди ул. – Әмин бабам “җирем балаларга калсын” дип, тимер ук белән сугышкан, акбүз аты белән патшага хезмәт иткән.

Революция чыгып, колхозлар оеша башлаган елларда әткәй төш күргән. Имеш, авыл янындагы Таш тау һавага күтәрелгән дә, Агыйделне очып чыгып, икенче ярга барып утырган. Моны ул Советларның озакка килүенә юрады, уртак казанга салгач югалтасы мөлкәте ару булса да, заман җиленә каршы бармады.

Егерменче йөз башындагы татар авыллары турында сорашабыз.

“Авыр еллар булды инде ул, балакай, – ди Тайфә әби. – Сызарга шырпы, яндырырга кәрәчин, ашка салырга тозы юк. Булган ризыкны хөкүмәткә тапшырырга кирәк. Аннан калса – ашыйсың. Егерме беренче елдагы ачлыкта алабута ипие дә олы сый иде. Берзаман анысы да бетте. Үләнгә чыкканчы күпләр тәгәрәшеп үлде, урамда мәетләр ятар булды.

Гыйшык-мыйшык, кичке уеннар, көязлек турында менә ни ди әбекәй:

“Әткәй якасыз күлмәк киюне, җилбәзәклекне тыйды. Чулпыларым, алка-беләзекләрем дә бар иде. Алар саф көмешкә алтын йөгертелгән. Хәзер андыйлар юк инде, сез таккан алтынны без элек бакыр дия идек. Мин шау актан киендем. Толымнарым озын, кара иде. Печән вакытында мине гел кибән башына куялар, шуннан ак күбәләк булып күренәсең, дияләр иде. Кияүгә чыкканчы бер сандык бирнә әйберләре җыйдым. Мине әнкәйнең туган авылы Исмаелга кияүгә бирделәр. Туйга кадәр булачак ирне күрмәдем. Үземнән рөхсәт сораган булдылар алай да. Әткәй бирсә – ярар, дидем. 1935 ел иде бу. Мөгетабарым бик әйбәт кеше булды, тырнак белән дә чиртмәде.

Сугыш чыкканда ирләр юл эшендә иде. Шул ук көнне аларны алып китәргә приказ чыкты. Колхоз персидәтеле Фәйзелгаян безгә туган тиешле иде. Әткәйгә: “Чибәр әткәй, сугыш каты чыкты, сирәк кеше генә исән калачак. Тайфәне алып кайтып кит”, – диде. Шулай итеп, әткәйләргә кайтып киттек. Ирләрне Затонга җыйдылар башта. Анда ирем янына өч тапкыр җәяү барып кайттым. Кырык икенең сигезенче гыйнварында алып киттеләр. Кырык өчнең уникенче февралендә алты тапкыр атакага күтәрелгәннәр. Соңгысы алдыннан мин җибәргән посылкадан күчтәнәчләрне иптәшләренә өләшкән дә, утка чумган. Прохоровка дигән авыл янында һәлак булган”.

– Башкача гаилә кормадыгызмы?

– Мөгетабарым: “Тай­фә­кәем, бик яшьли каласың, баланы ятим итмә инде”, диде бит, башкача кияүгә чыкма дигән сүзе шул бул­гандыр.

Яшь хатын хисләрен җилгә чәчмәгән, кечкенә баласын кочып, чит тупсада түбәнсенмәгән, ваксынмаган. Бәлки, күңел бөтенлеген саклап кала алганга, шулай озак яшидер ул.

– Кешене хезмәт яшәтә, – ди ул үзе бу хакта. – Беләге сыек булмасын аның! Башкармаган бер авыл эше дә калмагандыр үземнең. Бәби тапкач, ун көн үтүгә, аны бәләкәй арбага салып, кырга эшкә китәсең. Тәүгесе сырхау булды. Аны ияртеп өч ай йөрдем кырга. Соңгы өч көндә бармадым. Мине “акылга утыртырга” өйгә алты кеше килеп керде. Эшкә нигә баралмаганымны аңлатыр өчен балакаемның өстен ачып күрсәттем. Араларыннан берсе елап җибәрде. Үләр алдыннан яшь тә сигез айлык баламның теле ачылды. Әтисенә карап: “Әттә, әттә!” диде дә, мәңгелеккә күзләрен йомды. Сугышта башын салачак атасына “тиздән бакыйлыкта очрашырбыз” дигән сүзе булгандыр инде, бәгырькәемнең...

Икенчесе исә молотилка тавышы астында йоклап, басу камылына уралып үсте.

Сугыштан соң тол хатыннар ирләр белән беррәттән унбишәр көн урман кисә идек. Ирлеләргә өйдән алай озакка китәргә ярамый. Ничек барысына түзелгән...

Әбекәй хәтер йомгагын сүтә, аның һәрбер сүзен 105 яшен тәбрикләргә килгән балалары, оныклары, тураннары йотлыгып тыңлый. Ә мин аның күзләренә багам. Яратам акыллы, шул ук вакытта хисле дә күз карашын. Тайфә әбинең күзләреннән бөркелгән нур йөрәккә ятты. Шунда аңа оныгы – алтыны Злата килеп сарылды. Бу мизгелдә минем өчен ул тормышның алтын тәхетендә иде.
Читайте нас: