-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 апрель 2017, 02:00

Бер дә уйналмаган баян

Бу тормышта шатлык белән кайгы янәшә йөри дип юкка әйтмиләр.Тормыш сынауларына баш имичә, тыныч кына гомер кичерүче кешеләр бик күп. Андыйларның гадәти тормышы күзгә чалынмый да кебек. Ләкин акыллы фикере, яхшы холык-фигыль барыбер игътибарны җәлеп итми калмый. Якыннары, дус-ишләре арасындагы яхшы мөнәсәбәт, җылы, ягымлы караш, туганлык җепләре авырлыкларны оныттыра, яраларны дәвалый, араларны ныгыта.

Иртә тол калган Зөләйха әбинең дүрт баласы арасыннан ике кызы бәхетле була алмады инде. Башкалада яшәүче өлкәне, иреннән аерылгач, улы Азаматны авылга әнисенә кайтарды, үзе көнне төнгә ялгап эшләде, кулыннан килгәнчә тырышты, улым кеше арасында ким-хур булмасын диде. Уртанчы кызының икенче кияве хатынның беренче иреннән булган улын кабул итмәде. Шуңа кечкенә Азат та икетуганы Азаматка иптәш, Зөләйха әбинең төпчек улы Илшат абыйсына энекәш булды.

Зөләйха әбинең таләпчәнлеге, чамадан тыш кайгыртучанлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендәме, малайлар тәртипле, акыллы булып үсте. Ихатадагы барлык эш дөрес оештырылган иде. Буыннары авыртып интегүче, әниләрен алыштырган әбекәйдән малайлар чиләк тә күтәртмәде, ул авырганда сыерны да алмашлап савалар иде. Авыл җирендә гадәти, уртача тормыш белән яшәделәр, дәү әнинең акыллы киңәшләре, теләкләре белән дөнья көттеләр: тәртипсез, эчкече, тәмәке көйрәтүчеләрне урап үттеләр, аның сүзеннән чыкмадылар. Илшат мәктәп елларыннан ук җыр-моңга гашыйк булды, авыл мәдәният йортында үткән һәр чараның бизәге иде. Дәү әнисе: “Җырчы кеше бәхетле булмый”, — дип кисәтсә дә, Илшат күңелендәге моң кошын туктата алмады. Сөйгәне – авылның икенче очында матур гаиләдә тәрбияләнеп үскән кыз белән дә дуслыгын шушы сәхнә ныгытты. Озак та үтми алар кавышты. Хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Илшат бүген сөйгәне белән бәхетле гомер кичерә, дүрт бала тәрбиялиләр.

Азамат, армиядән кайткач, педагогия университетына укырга керде. Абыйсы җыр белән мавыкса, монысына гармун “җене” кагылган иде. Кеше алдында уйнарга яратмаса да, дәү әнисе өйдә булмаганда дәү әтисеннән калган иске баянда бер өздереп ала иде. Аны тулай торакка да күтәреп китте. Шушы гармун егетне гомерлек мәхәббәте белән таныштырды. Уен коралларында уйнарга яратучы Минзиләнең күңелен яуларга да гармун ярдәм итте шикелле. Күрше районда туып-үскән Мин­зилә белән укуларын тәмамлап, өйләнешеп, алар район үзәгендәге мәктәпкә эшкә кайтты. Тәүдә тулай торакта яшәделәр. Тиздән торак шартларын яхшырту программасы буенча чиратта торган яшьләргә уңыш елмайды. Барлык тырышлыкларын салып, туганнарының кул көче белән яңа өй бетереп чыктылар. Өйләре балалар тавышыннан гөрләп торды: бер-бер артлы уллары белән кызлары дөньяга килде, гаиләне тагын да бәхетлерәк итте.

Кече энеләрен “Өйлән инде, чират синдә”, — дип үгетләсәләр дә Азат ашыкмады. Дәү әнисе, чиргә бирешә башлагач, өйгә йозак салып, балаларына күчәргә мәҗбүр булды. Азатны исә үз әнисенең икенче иреннән булган кызы — сеңлесе шәһәргә яшәргә чакырды. Әнисе гаиләсе белән ерак авылда яшәсә дә, кан канны тартты, балалар кеше сүзенә игътибар итмичә, аралашып, туган җанлы булып үсте. Алия сеңлесе күпкә яшь булса да, гаиләле, өч яшьлек улларын үстерәләр. Эштән бушаганда, ял көннәрендә Азат анда бара, алар шәһәрдә кирәк-ярак артыннан йөргән арада бала караша. Балаларны бик ярата Азат. Олы абыйларының ул-кызларын да якын күрә: тәмле күчтәнәчләргә, уенчыкларга акча жәлләми. Якты күңелле, ягымлы шул ул. Тик гомере генә кыска булды...

“Өй салып чыктым, улым йөгереп йөри, бакчага агачлар утырттым, ниһаять, туганнарымның барысын да җыярга вакыт”, дип, Азамат абыйсы бик зурлап юбилеен үткәрмәкче була. Дөнья мәшәкатьләре белән яшәп, гомер дә үткән ләбаса. Билгеләнгән көнгә еракта яшәүчеләр алдан кайта, якындагылары көнендә җыела.

Абыйсына бүләкне — тышы ялтырап торган баянны Азат Уфада гармун эшләү остасына заказ биреп ясаттыра, “Абыйга бүләк” дигән сүзләр дә яздыра. Тик бу бүләкнең соңгы булырын беркем дә фаразлый алмый шул. Һава шартлары начарлануга карамастан, күтәренке кәеф белән юлга кузгалган Азат, аның сеңлесе, ире, балалары шәһәрне чыгып озак юл үтәлмиләр, юл фаҗигасенә тарыйлар. Каты бәрелештән соң Алия генә исән кала. Ул да биш тәүлек буе яшәү белән үлем арасында көрәшкәннән соң гына аңына килә.

Көтеп алган бәйрәм өч ир баланың соңгы көне булып тәмам­лана. Аларны бергә җир­лиләр. Кайгыны күтәрә алмыйча, Зөләйха әби дә күзләрен мәңгелеккә йома.

Көчле бәрелүгә карамастан, баянга зыян килми.

Энесенең төсе, туганнарының истәлеге итеп, Азамат ул баянны өйдә күзгә бик чалынмас урынга алып куйды.


(Исемнәр үзгәртелеп алынды).

Читайте нас: