+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 апрель 2017, 02:00

Вәсилә җиңги

Балачак хатирәсендәге апа кебек түтәйләр бүген юк.Безнең халыкта беренче тапкыр яшен яшьнәп күк күкрәгәндә кем кайда басып тора: ишек алдындамы ул, урамдамы, басудамы, әллә өйдәме – ятып тәгәри торган гадәт бар. Шундый чакларның берсе хәтеремдә аеруча нык уелып калган.

...Авыл бәләкәй генә булса да, бик матур иде. Машиналар йөрмәгәч, яз җитү белән урамнар яшел хәтфә белән каплана, як-яклары яңгыр суы агар өчен канау итеп казылган, аларны да чирәм каплап китә. Без, бала-чага, урамнан кермибез: я шар сугабыз, я лапталы, качышлы уйныйбыз.

Күршебездә генә Вәсилә җиңги яши. Бәләкәй кызы Фәния белән төпчек малае Сәбил дә безнең белән булгангадыр инде, өлкән яшьтәге, юан гәүдәле Вәсилә җиңги безне күз уңыннан ычкындырмый, яныбызга килеп, уйнап-шаярып кытыклаштырып, чеметештереп китә иде.

Шулай бер көнне уйнап йөргән чакта кинәт кенә кара болытлар килеп тә чыкты, яшен яшьнәп, күк күкри башлады. Команда бирделәрмени, яттык та аунарга керештек. Әлеге дә баягы, арабызда Вәсилә җиңги дә бар. Ул да ятып аунап маташа. Көлешә-көлешә тәгәрәп туйгач, аягүрә басып, ышыкка керү чарасын эзлибез, чөнки тиздән яңгыр коя башлаячак. Карасак, Вәсилә җиңги күренми. Ул да булса, тәгәри торгач, юл читендәге канауга төшеп киткән икән, улы белән кызы торгызырга маташалар, ә ул кыймылдамый да, үзе шырык-шырык көлә. Әллә юри ята инде. Шулай да, ничек итсәк иттек, җыйнаулашып торгыздык җиңгине.

Вәсилә җиңги белән бәйле тагын да бер матур вакыйга күңелем түрендә саклана. Озаклап яңгыр яумый торса, эссе көн уртасында, коедан су алып, бер-беребезгә сибешәбез. Чыланмаган кеше калмый. Бу юлы да шулай булды. Әлеге дә баягы, Вәсилә җиңги дә безнең арада. Очлы башлы иске кәлүш киеп алган да, йөгерә алмый интегә. Нишлисең инде, барабыз да аңа сибәбез, барабыз да аңа сибәбез. Ачуланмый үзе тагын, һәр­вакыттагыча, шаркылдап көлә генә. Шулай сибешә-сибешә алҗып, лычма чыланып, хәл­сезләнеп, көлешә-көлешә канау читенә барып утырабыз. Озак та үтми, зарыгып көткән яңгыр килеп ява да башлый…

Вәсилә җиңгиемнең тагын да бер күркәм гадәте турында сөйләми булдыра алмыйм. Бал суырта башлау белән барыбызны да чакырып алып, яшь бал ашатып чыгарыр иде ул. Агач кашык, кемнең ипекәе бар, бер кыерчык икмәк тотып, бал ашарга җыелышыр идек. Вәсилә җиңги түрдә торган зур өстәлгә бал салынган агач табакны китереп утыртыр иде дә, барыбызны да барлап чыгып, кемнең кашыгы юк, аңа кашык бирер, кемнең кыерчыгы юк, аңа икмәк тоттырыр иде. “Ашагыз, бәбекәйләрем, ашагыз, туйганчы ашагыз”, – дип кыстый-кыстый ашата иде ул безне.

Яшь балны күпләп ашап буламыни инде аны! Бик тиз туйдыра бит ул, туйсак та тукталып калмыйбыз, күпме булдыра алабыз – шулкадәр ашарга тырышабыз. Ләззәтләнеп ашаганнан соң, Вәсилә җиңгигә рәхмәт әйтеп, таралышабыз. “Карагыз аны, кортлардан сакланыгыз! Бал ашаган кешене корт чагучан була”, – дип, безне озатып кала. Чакмый буламы соң инде! Күз төпләре, бит очлары, колаклар шешенеп йөри иде…

Яшьлектәге аулак өйләр дә Вәсилә җиңги белән кызыклы иде. Кемнеңдер әти-әнисе берәр тарафка юллану белән кичләрен шул өйгә җыелышабыз, “ватык телефон”лы уйныйбыз, җыр­лыйбыз-биибез, такмак әйте­шәбез, ә кызлар күзләре төшеп йөргән егет “кисәкләренә” яшереп кенә үзләре чиккән кулъяулык бүләк итә.

Шулай, кышкы озын кич­ләрнең берсендә Фәнисәләргә аулак өйгә җыелдык. Әнисе куна калу нияте белән Бишбүкән базарына киткән икән. Уенның иң кызган мәлендә генә килеп кермәсенме бер кортка! Кем дисезме? Шул инде, әлеге дә баягы, Вәсилә җиңги. Җитмәсә, кулына табагач тоткан. “Эш харап”, дип, тиз генә утны сүндерәбез дә, кем нәрсә эләктерә ала, шуны киеп, тышка атылабыз. “Менә сиңа, менә сиңа!” дип, Вәсилә җиңги кемгә дә булса берәүгә эләктерми калмый. Егетләр-кызлар качышып беткәч, кая барсын инде, ул да безнең арттан чыга: “Ристаннар, мин сезне болай гына калдырмыйм әле”, – дип яный-яный, өенә кайтып китә. Аның улы белән кызы да безнең арада булгач, үзенчә аларны сакларга тырышкандыр инде ул, күрәсең…

Менә шундый бик кызыклы иде безнең күршебез Вәсилә җиңги. Хәзерге заманда шундый ачык күңелле җиңгиләр бармы икән? Бәлки, бардыр да, ләкин сирәктер.

Хатыйп КАШАПОВ.
Николо-Березовка авылы.
Читайте нас: