Тарих битләре сояның безнең эрага кадәр 3-4 мең ел элек Кытайда үстерелүе турында сөйли. Бүген бу культура Көнчыгыш Азия, Көньяк Америка, Көньяк Европада һәм Австралиядә күпләп үстерелә. Ул Русиядә дә ел саен меңәрләгән гектар басуларны “яулый”. Бу культураның чәчүлек мәйданнары ел саен артканнан-арта. Соядан яшәеш өчен кирәкле бик күп ризыкларны, әйберләрне җитештерергә мөмкин икән.
Соядан сөт аертыла. Мондый продукция протеинга, аксымга бик бай. Баш мие эшчәнлегенә булышлык итә һәм иммунитетны ныгыта. Аның составында “B” төркеменә караучы витаминнар, фолий кислотасы, микро һәм макроэлементлар бар. Өстәвенә, соя сөте симерү белән көрәшергә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм канда холестеринны киметә. Шул ук вакытта галимнәр аның зарарын да ачыклаган. Соя сөте канда эритроцитларның бер-берсенә ябышуына китерә. Нәтиҗәдә, организм кислород белән начар тәэмин ителә, зарарлы газлар чыгуы чикләнә. Йөкле хатыннарга, яман шеш белән авыручыларга мондый продукциядән баш тартырга кирәк.
Соңгы елларда вегетарианлык модага керде. Янәсе, иттән баш тарту организмга бик зур файда китерә. Мондый фикер белән өлешчә килешергә дә мөмкиндер. Әйтик, ачлык елларында кычыткан ашы, алабута икмәге ашап исән калган картәниләребез әле булса йөгереп йөри. Шул ук вакытта, көн саен күсәгәсе белән умырып ит ашап үсүче буын бер чирен дәвалап өлгергәнче икенчесе белән авырый башлый. Вегетарианлыкны үз итүчеләр соядан җитештерелгән иттән баш тартмый. Гомумән, файдасы, туклыклылыгы белән сыер итеннән күпкә яхшырак.
Соядан сыр да ясыйлар икән! Ул “тофу” дип атала. Аңардан бик күп төрле ризык пешерәләр. Соядан сыгылган май ризык буларак кына түгел, автомобиль ягулыгы буларак та файдаланыла. Галимнәр фикеренчә, 0,4 гектар җирдә үскән соядан 255 литр май сыгарга мөмкин. Соядан эшләнгән ягулык экологиягә зыян салмый һәм двигатель эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Эшкәртелгән калдыклардан кием дә тегәләр. Соя сүсеннән тегелгән кием сыйфаты белән кашемир һәм ефәккә охшаш. Ул тирләтми. Аның утырмавы, тиз кибүе, юу өчен кайнар су таләп ителмәве дә игътибарга лаек. Автомобиль компаниясенә нигез салган Генри Форд та соя сүсеннән тегелгән кием кигән. Алай гына түгел, соядан автомобиль кузовы җиһазларын ясаган. Мондый материал җиңеллеге һәм хәвефсез-леге белән аерылып тора. АКШның Икенче Бөтендөнья сугышында катнашуы гына тәҗрибәләр үткәрүгә чик куйган.
Соядан җитештерелгән ризыкларның, продукция төрлелегенең иге-чиге юк. Мөгаен, алар киләчәктә тагын да артыр. Бу культура безнең басуларда да күпләп игелә башлагач, сыер асрау тарихта гына калмасмы? Сояның, файдасыннан тыш, зарары булса да, аның сыерны кысрыклап чыгаруы мөмкин. Чөнки бүгенге хәл-шартларда авылда мал асрау җиңел түгел. Халык тир түгеп эшләп яшәүне мәшәкатьсез, имин тормышка алыштырмасмы? Мөгаен, дөрес юлны һәркем үзе сайлар.
Язманы тормыштан алынган мисал белән тәмамлыйм. Картәтием Бөек Ватан сугышына киткәндә картәнием биш бала белән калган. Ихатада сыер булганга, берсе дә ачтан үлмәгән. Сугыштан соңгы авыр елларда да сыер төп туендыручы булып калган. Бүген дә авыл халкының тормышын сөтлебикәдән башка күз алдына китерү кыен. Безнең басуларда нинди генә уңдырышлы культуралар игелсә дә, халыкның сыер асраудан баш тартмаячагына ышаныч зур.