+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 апрель 2017, 02:00

Искелек калдыгы дисәләр дә...

Акыл кабул итмәс, күңел ышанмас гамәлләр дә кайчак чын булып чыга.Мин Зәкия апаның йорт ишеген чак-чак ачып кердем. Кердем дә, аякларымның хәле китә башлавын тоеп, идәнгә чүгәләдем. Зәкия апаның: “Бәй, Гөлмирә, син түгелме соң бу?” — дип эндәшүен ишеткәч кенә айнып киткәндәй булдым. Каршымда — Зәкия апаны күргәч, бөтенләй каушадым. “Мин... биредә яшәвегезне белеп килмәдем, сезнең янга дәва эзләп килдем”, — дип, телемне чак әйләндереп, аклангандай иттем.

— Дәвалау сәләте миндә әле яңарак кына ачылды. Андый хәбәр тирә-якка тиз тарала бит ул, төрле тарафлардан йортыма кешеләр агыла башлады. Аларның күбесенең хәле синеке сыман: килеп керәләр дә: “Бөтен өмет синдә, Зәкия апа, ярдәм ит”, — дип, өмет тулы күзләре белән миңа багалар. Ярдәм сорап кергән кешене кире борып чыгарып буламени? Кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. Күзләренә нур иңдереп, терелтеп кайтарып җибәрергә тырышам. Күрәм, синең хәлең дә шәптән түгел. Ярый әле вакытында килеп өлгергәнсең. Бозымга эләккәнсең син. Үзеңә түгел, иреңә эшләгән бозымга. Бер-ике көнгә соңласаң, азагы аяныч булыр иде. Гомерең бетмәгән булган, Аллаһы Тәгалә үзе сине минем янга китергәндер, күрәсең...
— Ничек инде бозымга? Юк сүз сөйләмә әле, Зәкия апа! Тукай әйтмешли, ырым-шырым искелек­тән калган гадәт ләбаса ул. Юк-юк, мин ышанмыйм. Берәр чир бөреләнеп ята торгандыр әле эчемдә. Юкса, болай газап чигәр идеммени?
— Алайса, сорауны аныграк итеп бирәм инде. Өч ел элек иреңнең кесәсеннән теткәләнеп беткән берәр чүпрәк табып алмаган идеңме? — диде Зәкия апа күзләремә туп-туры карап.
Ул шулай дип сорауга, келт итеп бер вакыйга искә төште. Өч ел элек ирем 50 яшендә генә вафат булган бер хезмәттәшенең кырыгына барган иде. Кайтты да курткасын чөйгә элеп куйды. Шулчак кесәсеннән чыгыбрак торган бер кызыл әйбергә күзем төште. Аны-моны уйламый, шуны алып карыйсы иттем. Алсам— теткәләнеп беткән кызыл чүпрәкне күреп, куркып киттем. “Бу ни бу?” — дип иремнән сорадым. Ул “белмим”, дигән хәрәкәт ясап, иңсәләрен генә сикертеп куйды. Сынык энәдер, йондыр, чәчтер кебек шикле әйбер кулга килеп эләккән очракта, шуны яхшылап төреп, елга аша чыгарып күмеп куярга кирәк дигәнне әбиемнән ишеткәнем бар иде. “Кем бу начар эшне эшләгән — казасы үзенә булсын”, — дип, бисмилламны әйтә-әйтә чүпрәкне кәгазьгә төрдем дә, “Мә, күмеп кил”, — дип иремә бирдем. Ул, ындыр артыннан гына агып ятучы елга аша чыгып, барысын да мин кушканча эшләде. Шул көннән башлап аш үткәрүчегә шикләнеп карый башладым. Бу кара “эш” фәкать аныкы гына булуын күңелем белән сизә идем.
Бу вакыйга бераз вакыт күңелнең бер читен кимереп торды да, шуның белән онытылды. Тик иртәрәк шатланганмын икән. Бер ай үтүгә йокысызлык бимазалый башлады. Кичтән ятам да йоклап китә алмый изаланам. Догалар да укып карыйм, тик йоклап кына китә алмыйм. Соңгы вакытта бөтенләй көн белән төн буталды. Алтыга кадәр йоклый алмый ятам да шуннан гына йоклап китәм. Эштә дә “лунатик” кебек йөрим. Йокламаган килеш эшләү авыр булганлыктан, “больничный” алырга туры килде. Өч ай инде “болничный”да ятам. Табиб биргән даруларны учлап диярлек ашыйм. Берсенең дә файдасы тими. Анализлар да биреп карадым. Алары да әйбәт.
Мин боларны Зәкия апага бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
— Шушы көннәрдә генә өеңнән тагын берәр шикле әйбер тапмадыңмы? — дип сорады Зәкия апа күзләремә тагын туп-туры карап.
Өч көн элек кенә йокы бүлмәсендә чаршауга кадалган кара җепле сынык энә тапкан идем.
— Менә шул-шул, ә син искелек калдыгы, дигән буласың. Бу энәне сезнең гаиләне күралмаган шул ук кеше берничә ай элек кадап чыгып киткән. Йортыгызга кергән идеме андый кеше?
Керде шул. Хәл белергә кереп чыкты.
— Син чәй әзерләгән арада үзенең кара “эш”ен эшләп куйган инде ул.
Бу сүзләр миңа ток суккандай тәэсир итте. Мин тораташ булып каттым. Акылым бу сүзләргә ышанырга теләмәсә дә, Зәкия апа сөйләгәннәрнең барысы да хак бит, дип уйладым.
Кызыксынуымны җиңә алмыйча:
— Ул үзе шушы “эш”не эшлиме? — дип сорамый булдыра алмадым.
— Юк, ул аны үзе эшләми. Үзе кебек начар уйлы кешедән эшләтә, — диде дә Зәкия апа мине түр якка чакырды.— Син курыкма, бозымың кеше үтерү нияте белән эшләнсә дә, аны Коръән аятьләре укып ничек тә чыгарырга тырышырбыз, — диде һәм, укшый башлап, ванна бүлмәсенә кереп китте.
Мине Коръән аятьләре укып өшкергәндә Зәки апа әллә ничә кабат укшып ванна бүлмәсенә барып килде.
Кайтып киткәндә бозымнан һәм күз тиюдән саклану өчен берничә киңәш бирде. Идән юганда һәрвакыт чиләккә бер-ике аш кашыгы тоз салырга, мунчадан 1 аш кашыгы тоз салынган су белән чайканып чыгарга кушты. Өйнең чистамы-түгелме икәнлеген белү ысулын да өйрәтте. Моның өчен 9 кашык тозны табага салып кыздырырга куярга кирәк икән. Тоз кыздырганда үз төсен югалтса, димәк, өйдә начар энергия бар, тоз төсен үзгәртмәсә, бар да яхшы дигән сүз икән.
Мин кайту белән шуны эшләп карадым. Тоз тәүге минутта ук карасу төскә керде. Ахыр чиктә, Зәкия апаны үзебезгә алып килеп өйне чистарттырырга туры килде.
Зәкия апа янына мин өч тапкыр бардым. Беренче барып кайтуымда — төнге дүрттә, икенчесендә — икедә, өченчесендә кичке унбер тулуга ук йоклап киттем. Аның янына өченче тапкыр баруга ук йокысызлыкның ни икәнен оныттым. Тәнемне изеп торган ару-талу тойгысы кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Табиблар­ның да бу хәлгә исләре китте.
“Йокысызлыктан җәфаланам дигән идең, кайсы даруның шулай шифасы тиде икән?” — дип аптырашты алар. Мин дөресен сөйләп тормадым.
Боларны нигә яздыммы? Күңел ышанырга теләмәсә дә, Җир йөзендә ырым-бозымның барлыгын искәртер, пычрак уйлы кешеләрдән ераграк йөрегез, дип кисәтер өчен, әлбәттә. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Ырым-шырым, бозымнар — шуларның бер төре инде. Искелектән калган гадәтнең әле дә яши бирүе, шуңа саграк булырга кирәклеге турында бер генә минутка да истән чыгармасак иде.

Гөлмирә ХӘЙРУЛЛИНА.
Читайте нас: