+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 апрель 2017, 02:00

Өч көн саен бәйрәм

Гаилә кыйммәтләрен кадерли белергә кирәк.ХХ гасыр урталарында туып, ХХI гасырның икенче дистәсен ваклаганда һич көтмәгәндә-уйламаганда үзем өчен ачыш ясадым. Мин Мәснәви Әхмәдуллинны кырык елдан артык беләм. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә, Башкортстан радиосы һәм телевидениесендә хезмәт иткәндә юлларыбыз бик еш кисешә иде. Ул республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында баш икътисадчы, ягъни министр урынбасары булды. Аның белән мине министр Әхмәт Әминев таныштырды.

Мин Мәснәви Әхмәдуллин белән бик тиз аралашып киттем. Килеп туган мәсьәләләр буенча тулы һәм төпле аңлашуга ирешәбез. Алай гына да түгел, үзем дә сизмәстән, аның тәрҗемәи хәле белән дә якыннанрак танышырга теләдем. Ни дисәң дә, сугыш чоры баласы. Гаиләдәге 9 баланың иң уртанчысы. Әтиләре сугышка киткәч, Мөсәббикә әниләре җилкәсенә күпме авырлыклар төшкә­нен Ходай үзе генә беләдер. Кул арасына Мәснәви иртә керә. Шуны әйтү дә җитә: тәүдә ындыр табагы мөдиренә исап-хисапта ярдәм итсә, 5-7нче сыйныфларда укыганда бригададагы барлык язу-сызу эшләренә җигелә. Ә инде җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда, махсус өстәл артына утырып, хисапчы ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Белүемчә, соңрак мондый эшкә махсус уку йорты тәмамлаганнарны гына алалар иде. Нишлисең, чоры шундый булган. Буыны да катып җитмәгән яшь-җилкенчәк авылдаш­ларының ышанычын тулысынча аклаган. 20 яше тулып кына киткәндә, Мәснәви хисапчы ярдәм­чесе, бухгалтер, авыл Советы башкарма комитеты секретаре, балалар лагеренда, ашлык кабул итү пунктында җаваплы хезмәткәр, клуб мөдире вазыйфаларын башкарып өлгергән була. Әйткәндәй, бу чор – Мәснәви Әхмәдуллинның 60 еллык хезмәт стажының башлангычы. Авыл хуҗа­лыгы министры урынбасары булып 10 ел эшли. Читтән торып Уфа финанс техникумын һәм Мәскәүнең финанс институтын тәмамлый Шаран егете. Ә инде Уфа урман хуҗалы­гында 9 ел – генеральный директор урынбасары, “Башмежколхозздравница”да, “Башкирия” агропромбанкында, Уфа полиграфистлар училищесында җитәкче вазыйфалар башкару Мәс­нәви Әхмәдуллин язмышында мөһим урын алып тора.
Инде пенсиягә чыгып, ял итә-итә яши генә башлаган иде, туган якта бергә эшләгән замандашы Зөфәр Абдрәхимовны очраткач, тормышы үзгәрде дә китте. Аның киңәше белән махсус курслар үтеп, арбитраж идарәчесе һөнәренә ия була. Әхмәдуллин Уфада, республиканың башка шәһәр һәм районнарында банкротлыкка төшкән төрле предприя­тиеләрдә тышкы идарәче вазыйфасын башкара. Бәяләү җәмгыятендә эшли, халык исәбен алу кампаниясендә катнаша. Мәснәви Кәшфелмәган улының кешеләр арасында абруе зур булды һәм әле дә шулай.
Мәснәви Әхмәдуллин гаилә җанлы кеше булып калды. Бер-ике елдан табибә һөнәренә ия Әлфия белән чәчләрен чәчкә бәйләгәннәренә 60 ел тулачак. Менә дигән ул белән кыз үстерделәр. Алар бүген үзаллы тормыш корып яши.
Лаеклы ялда Мәснәви Әхмәдуллин үзенә янә бер эш тапты: нәсел-нәсәп, туган-тумача, якташлары һәм балаларына багышланган китаплар язарга һәм бастырырга тотынды. “Яшәү – үзе бәхет”, “Авылым, авылдашларым”, “Кабатланмас еллар”, “Саумы, тормыш!” һәм “Әүлияләрем – гомерлек юлдашларым” китапларының исем­нәре үк үзләренә җәлеп итә. Алар барысы да автобиографик язмалар.
Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар.
– Безнең гаиләдә һәркемнең туган көнен үткәрү билгеле бер тәртипкә салынган. Һәрберебезнең ул бәйрәмен айның шул көнендә, ягъни елга 12 тапкыр үткәрәбез, – ди гаилә башлыгы.
Туган көн тарихы кызлары Зиләгә бер яшь тулгач башлана. Бәләкәч шулкадәр сөйкемле, әтисе дә, әнисе дә буш вакытларында кулларыннан да төшерми. Ике яшькә генә олы уллары Айрат көнләшеп тә куя кебек. Менә Зиләгә 1 яшь тә 1 ай тула. Районнан ике энесе хатыннары белән килгән. “Зиләнең яше тулганда тәбрик итә алмадык. Соң булса да уң булсын – котлыйбыз!” – дип, алар тантаналы рәвештә бүләк тапшыралар.
Әхмәдуллиннар гаиләсе, уллары һәм кызларын, оныкларын исәпләп, бүген дүрт буынны, 14 кешене бер­ләштерә. Ундүртне унике айга “ә” дигәнче тапкырладым: димәк, бер елның 168 көне шул тантаналарны үткәрүгә багышлана булып чыга. Ә елда көннәр азрак.
– Кайбер айларда, хәтта атналарда туган көннәребез бергә туры килә һәм тантаналарны берләштерәбез. Елның 120 көне шул бәйрәмнәргә туры килә, – ди Мәснәви Кәшфелмәган улы.
Елның өчтән бере туганнар, якыннар, балалар, дус-ишләр катнашлыгында тантаналы вакыйгага багышлана. Димәк, өч көн саен бәйрәм булып чыга. Һәркемнең тантана хуҗасына тәбрикләү сүзе һәм бүләге бар. Оныклар әйтер сүзләрен тагын да җылырак һәм үтемлерәк итү өчен шигырь яза. Мәсәлән, Зилә белән Шамилнең 14 яшьлек кызлары Диана әткәсе белән әнкәсенә карата ярату хисләрен түбәндәгечә белдергән:

Төнге юрганын ябынып,
Тын калды кала.
Әткәй-әнкәй өйдә юкта
Мин ялгыз калам.
Ярый әле Карина бар
Бергә уйнарга.
Бөтенләй дә ялгыз булсам,
Ничек чыдарга?
Әткәй-әнкәй өйдә юкта
Һич ямь юк бүтән.
“Кайтыгыз инде тизрәк!” –
Өзелепләр көтәм.


Бу шигырь юлларына барча балалар да кушылып, әти-әниләрен өзелеп сөюләрен белдереп, ятлап алган һәм еш кына эштән кайтучыларны каршылаганда ишек төбендә үк яңгырата икән. Хаклы рәвештә язучы исемен күтәргән картәтисе исә Диананың шигырьләрен китап итеп бастырды.
“Юк-бар сораулар белән йөдәтмә әле, баш катырма”, – дигән сүзләрне мин үзебезнең өйдә дә, башкаларда да еш ишетә торган идем. Бала-чаганың дөнья белән кызыксынуы тәпи басып, теле ачыла башлаганда ук туа. Әхмәдуллиннар гаиләсендә “Картәти, сөйлә әле, нәнәй белән ничек танышып киттегез?” – дигән сорауны Мәснәви Кәшфелмәган улы еллар дәвамында һәр баласыннан, оныгыннан ишетте. Бер дә “баш катырма әле” димәде, бәлки, булачак җәмәгате Әлфия белән чәчләрен чәчкә бәйләү тарихын ихлас күңелдән сөйләр иде. Ә соңгы вакытта: “80 яшькә җиткәндә дә саф мәхәб­бәтебезне саклап, сезне яратып яшибез”, – дип өсти, чөнки бу сүзләр – булачак парларга, үзләре дә әти һәм әни исемен күтәреп яшәячәк балаларга васыять.

Равил КАРАМОВ.
Читайте нас: