Аның каравы, 83 яшьлек Әнвәрә Гыйззәтуллина бүгенге тормышына сөенеп яши.
Аны Мулла авылындагы күршеләре “кодагый” дип йөртә. Мин дә әлеге мөлаем ападан:
“Исемегез ничек соң сезнең, кодагый?” – дип сорадым. Тыйнак кына елмаеп: “Әнвәрә әбиең мин.
Әнвәрә Гыйззәтуллина булам”, – дип елмайды. Бигәнәй авылыннан килеп, Мулла авылына килен булып төшкән Зилия кызында инде озак кына вакыт яшәвен, кияве
Вәриснең бик тә кешелекле булуын, картлык көнендә алар янында рәхәт гомер кичерүен дә 83 яшьлек әбекәйнең сүзләреннән белдем.
Тырышлык үлемнән алып кала
Әнвәрә Галинур кызы Ает авылында туган. Миңнебәдәр һәм Галинур Шәйнуровларның алты балалы гаиләсендә бишенчесе булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызга дүрт яшь тә тулмаган була әле. Ата кеше фронтка китә алмый, эштә егылып имгәнә дә, авырып, ай дигәндә дөнья куя. Кул арасына керердәй балалары белән анасы шул елларны баш күтәрмичә колхоз эшенә йөри. Әнвәрә дә җәйле-көзле аларга иярә. Кырдан берәр уч кына арыш-бодай алып кайталсалар да – зур бәхет. Аны кыздырып, базда сакланган кул тегермәнендә тарталар. Шул вакытта, кемдер, берәрсе килеп кермәсен дип, тәрәзә янында бөтерелә. Куркудан җаннары табан астына төшәрдәй була, әмма кайнаган суга бераз он сибеп, умач сыман ризыкны үләннәр белән бергә болгатып ашасалар, бераз хәл керер төсле тоела. Әнә, күршеләре Миңнехан абыйны басудан бер килограмм ашлык алып кайтканда эләктереп алганнар. Ике елга төрмәгә эләккәненә аптыраган авыл халкы, ун елга ук ябылу ихтималы булганын аңлап, ни куанырга, ни кайгырырга белмәгән. Тоткынлыкның бер көнен дә хәтта дошманыңа күрсәтмәсен, диешкәннәр, авыр сулап.
Яз көне бәрәңге басуы кардан ачыла башласа, туңып калган бәрәңге җыярга баралар. Әниләре кайтып кергәч тә, шул килеш төеп, коймак сыман нәрсә көйдереп бирә торган була шул кәлҗәмәдән. Кыз шул елларда иң тәмле ризык дип санаган аны.
Әнвәрә беренче сыйныфка барганда әле сугыш бетмәгән була. Шул елларны алабута, киндераш орлыгы төеп пешерелгән ризыклар да иң тәмлесе булып хәтерендә калган. Ятимнәрнең әниләре дә ныклап авырый башлый. Димәк, укуны дәвам итү тәтемәячәге аңлашылып тора. Гаиләгә аз булса да файда китерергә кирәк дип, кыз колхоз эшенә йөри башлый. Аетның дүрт сыйныфлы мәктәбе белән хушлашканнан соң, гомерен хезмәткә багышлый Әнвәрә.
– Башка яшьтәшләремә караганда, буем озын булгач, көчем чамалы булса да, мине арыш, бодай көлтәләре өелгән җирдә – сослан янында эшләттеләр. Барабанны ат әйләндерә, көлтә бауларын кисеп шунда салып барам. Җәй көне нинди колхоз эше бар, без шунда. Кышын фермадабыз. 17 яшемдә Караидел районының Микичево дигән урыс авылына кышкылыкка урман кисәргә җибәрделәр. Иң яше мин. Тирә-як авыллардан җыелган өлкәнрәк апалар да, абыйлар да бар. Салкын үзәкләргә үтә. Киеп килгән киемнәр, җылынырга дип ягылган учакның очкыннары төшеп, янып, тишкәләнеп бетте. Чират буенча көн дә беребез калып, булган ризыклардан ашарга пешереп тора. Үземнең нәүбәттә мичтән чүлмәкне алыйм гына дигән идем, “ухват”ым әллә нишләп борылып китте дә, ашым чүлмәге-ние белән мичкә капланып түгелде. Гарьләнеп елауларым! Хәзер нишлим, эшчеләр туңып, арып кайтачак, нәрсә ашатырмын дип елыйм. Апа-абыйлар ачуланмады, жәлләгәннәрдер инде, бала гына бит дип...
Җәйгелеккә кайтабыз да, колхоз эшенә җигеләбез. Утау, печән хәзерләү, урак... Кышкылыкка алты айга “вербовать” ителеп, Молотов шәһәре ягына урман кисәргә юлландык. Аякта – чабата, өстә сәләмә сырма. Авыр урман кисү эше, кышкы суыкта туңуларыбыз... Язын кайткач, Свердловск ягына торфка алып киттеләр. Яздан көзгә кадәр өч ел буе торф чыгаруда “изелдек”. Кышларын Аеттан өч чакрым ераклыкта урнашкан колхозның дуңгыз фермасында авыр эштә “чиләндек”. Төн караңгысында эшкә чыгып китәбез, төн караңгысында кайтып егылабыз. Тирән чокырдан су ташып, дуңгыз-ларны эчерәбез, аларга азык та шул көянтәләп ташыган судан әзерләнә. Асларын тазартабыз, санап бетергесез эшләр башкарабыз. Аннары колхозның Сәет белән Ает авыллары арасындагы май заводында эшли башладым. Ферма сыерларының сөтен аертып, төн урталарында гына кайтып керәбез, – дип хатирәләргә бирелә Мулла авылының кодагые Әнвәрә апа.
Алачык та – җәннәт
Озын зифа буйлы, нәфис гәүдәле, эшчән тырыш кыз 1958 елда авылдашы димләве буенча Бигәнәй егете Фәйзрахман Закирҗан улына тормышка чыга. Егет тә тома ятим, солдат хезмәтеннән яңа гына кайтып, өстеннән армия киемен дә салмаган була әле. Җиргә яртылаш сеңгән өйгә терәүләр салып, ихатага үскән кычыткан-тигәнәкне бергәләп тазартып, тәртипкә китереп, ата нигезендә дөнья көтә башлый яшьләр. Һәрнәрсәне бөртекләп үзләре җиткереп, нигезгә икәүләп җан өрәләр. Әнвәрә бригада эшенә дә йөри, икетуган Хәйбулла абзыйларына киез итек басарга көзге йонны да тетә. Кулына кереш тотып, төннәр буе йон тетүе, иртән колхоз эшенә йөгерүе иренең яратуын, ихтирамын арттыра гына төшә. Фәйз-рахман Бөре шәһәренә йөреп, алты айлык шоферлар курсында укып кайта да, колхозда эшли башлый. 36 ел буе руль артыннан төшми, көне-төне юлда була. Бер-бер артлы Фәгыйль, Фәдәвис, Фидус уллары һәм кызлары Нәзирә туып, ата-ананы шатландыра.
Сабыр төбе – сары алтын
Әнвәрә апа сөяк җыеп йөрүчедән улларына туп алып биргән була. Шуның белән уйнаган малайлар тупларын ялгыш чормага атып бәрәләр. Караңгыда шырпы сызып, туп эзли башлыйлар. Әниләре кайтмый калган мал артыннан киткән була, кечкенә Нәзирә өй эчендә уйнап утыра. Иске генә булса да, тугыз ел ныгыта-ныгыта яшәгән өйләре күз ачып йомган арада янып та бетә. Ярый Нәзирәне күршеләре ут эченнән алып чыгып өлгерә. Язмыш авыр тормыш, эш белән генә сынап калмый, ут-янгын белән дә сыный Гыйззәтуллиннарны.
Игелекле күршеләре — биш балалы Гафур белән Әзәлия дүрт балалы бәлага таручыларны үзләренең өенә сыендыра. Аларның артык зур булмаган өйләрендә бергәләшеп өч ай яшиләр. Тырыш хуҗа һәм хуҗабикә күршеләр һәм колхоз ярдәме белән шушы өч ай эчендә яңа өй җитештереп керә. Бәхет-сезлек ялгыз йөрми дигән кебек, аның белән генә дә бетми әле тормыш сынаулары. Шофер булып эшләгән Фәйзрахман авариягә тарый. Әлеге борчуларны да алар бердәм булып кичерә, җиңеп чыга. Гаиләдә тагын Зилия, Салават, Әлтәф туып, кайгылы көннәрне сөенечкә төрә. Әнвәрә апа белән Фәйзрахман абый да гомерләрен хезмәткә багышлап, балаларын үстереп, олы тормыш юлына озата. Малайлар барысы да армиядә чыныгып кайта. Ана кеше кызы белән улын югалтуның – бала кайгысының иң ачы сынау булуы хакында сөйли. Хәләле вафатына да хәзер 11 ел булган инде. Аның хәләленә һәм балаларга карата ихтирамлы ир һәм әти булуын ана кеше сагынып һәм рәхмәтле булып искә ала. Тормыш салган киртәләрне үтеп, җиде баланы карап үстерү, дөнья көтү авыр булган, әлбәттә. Фермада сыер да сауган Әнвәрә апа, басуда чөгендер, мәк, бәрәңге өлешләрен дә эшкәрткән, мәктәптә җыештыручы да булып эшләгән. Аның уңган куллары кичләрен-төннәрен ничә километрлар йон эрләгәндер. Ничә пар бияләй, оекбаш бәйләгәндер. Никадәр камырлар басып, күпме мич икмәкләр салгандыр. Авыл хатыннарының, бигрәк тә ул замандагы әниләрнең кулыннан нинди генә эш үтмәгән шул. Балаларны да итәк тутырып тапканнар, тормыш авыр дип тормаганнар. Гаилә мәгънәсе балаларда икәненә инанып яшәгән алар. Кул белән бишәр чиләк кер юуын да, иртәнге дүрттә торып ризык әзерләүләрен дә, шулай булырга тиеш дигән сыман, сабыр гына тасвирлап сөйләде Әнвәрә апа. Ул әле дә катыкны искиткеч тәмле итеп оета. Аның пешергән коймак-тәбикмәкләре ашап туйгысыз. Зилиясе һәм кияве Вәриснең хәстәрлекле тәрбиясендә, аларның игелеген тоеп, рәхәт көн күрә Мулла авылының ачык йөзле кодагые. Күргән сынау-михнәтләре бихисап булса да, беркайчан да язмышына зарланмаган соклангыч кеше ул.
Миләүшә Әхмәтҗанова,
Борай районы.