1978 елның гыйнвар киче Уфада яшәүче Әмирҗан бабай Диндарьяновның хәтерендә гомерлеккә уелып калган.
Шул кичне ул хатыны Маһира апа белән, кечкенә улын чанага утыртып, Спорт сарае каршындагы чыршы янына барырга ниятли. Юлда бер ирнең урам уртасында хатынын кыйнап торуын күрәләр. Авылда “йодрык” кушаматын юкка такканнар мени Әмирҗанга! Шунда ук тегеләрнең арасына кереп, ирне дөмбәсләргә тотына. Ул арада яңа гына иреннән тукмак алып торган хатын ачыргаланып кычкыра башлый:
— Коткарыгыз! Иремне үтерәләр!
— Үземнең гаепле түгеллекне көчкә аңлатып, төн уртасында өйгә кайтып кердем. Ярый әле айныкмын. Югыйсә, милиционерлар сөйләшеп тә тормас, ябып кына куяр иде. Иреннән тукмалган хатын күзен дә йоммый, милиционерларны: ”Бу бәндә иремә бәйләнде, аннары кыйнарга кереште”, — дип ышандыра язды бит. Ир белән хатын арасына кермә, дигән әйтем бар халыкта. Гомерлеккә сабак алдым, башкача бервакытта да кеше гаиләсенә кысылмадым, — ди Әмирҗан бабай.
Фото:facebook.com