Кияү статусы алырга ашыкмаган Маратны туганнарына, дусларына безнең булачак кияү, дип таныштырып йөрүләренә өч ел үтеп тә китте.
Быелгы Яңа ел бәйрәмен танышларыбыз шәһәр читендәге өч катлы йортларын җемелдәшеп янган төсле утларга күмеп, өстәл тулы затлы ризыклар әзерләп, күңел түрләрендә өч ел рәттән яшереп йөрткән өмет белән каршы алды. Бу яшерен өмет әллә нинди байлык теләү дә, тормышка ашмастай хыяллар белән яну да түгел, тик бердәнбер кызларының бәхетенә генә бәйле. Кызлары Әдилә өч ел инде Яңа елны әти-әнисе белән генә түгел, сөйгәне Марат белән дә бергә каршылый. Егет килүгә, нәкъ теге кинодагы сыман, мунча ягылган, бәлеш пешкән, кызның әти-әнисе өтәләнеп йөгереп тора. Икенче катта алар өчен ефәк җәймәләр җәелгән йокы бүлмәсе әзерләп куелган.
Мондый рәхәт тормышка Марат күнегеп беткән инде, туган көн, бәйрәм яки ял көне булсынмы, аңа бу йортта сый-хөрмәт күрсәтәләр, күзенә генә карап торучы кыз һәм бу ике яшьне кавыштыру минутларын зарыгып көтүчеләр бар. Әти-әнисе Әдиләгә алып биргән шәһәрдәге өч бүлмәле фатирга да хуҗа кешедәй иркенләп кайтып керә егет. Тели икән кунып кала, теләми икән, бүген эшем бар дип, бөтенләй кайтмый. Яше утызга җитеп килүче Әдилә генә андый көннәрне читлектәге кош сыман бәргәләнә, үз-үзен өзгәләргә тотына. Кичләрен әнисенә шалтыратып елый-елый эчен бушата. Билгеле, баласының күз яшьләре түгелүгә, бала тудыра торган вакыты узып баруга әни кешенең җаны сызлый, тик кызын тынычландырудан башка чара таба алмый. Әдиләсенә каты бәрелергә курка ул, егет ташлап китеп, үз-үзенә кул салмасын дип шикләнә. "Ул сине алдап кына йөртә, куып чыгар”, - дип әйтер иде, кызының ”Cезнең аркада ялгыз калдым”, - дип рәнҗүеннән курка. Икенче көнгә иртән үк торып вак бәлешләр, итләр пешерә дә, машинасына утырып кызының фатирына юллана. Марат эштән турыга Әдилә янына кайтса, ашарга әзер торсын, дип үзенчә яхшылык эшләргә тырыша ана. Тора-бара егетнең эштән соң тиз генә кереп сыйланып чыккан көннәре дә ешая. Күзләрен тутырып карап калган кызга җавабы әзер аның: “Эшкә чакырттылар, эшләргә кеше җитми”.
Кияү статусы алырга ашыкмаган Маратны туганнарына, дусларына безнең булачак кияү дип таныштырып йөрүләренә өч ел үтеп тә китте. “Яшьләр кайчан өйләнешәләр?”, “Кайчан никах укытасыз?” - дигән сораулар хәзер ата-ананың йөрәгенә ук булып кадала. Өсләренә салкын су койгандай тоелса да, һич кенә дә вакыт җиткерә алмый бүгенге яшьләр, дип сүзне шаяртуга бора алар.
Ә Марат ни сәбәпледер өйләнергә ашыкмый. Менә быел да Яңа ел бәйрәмен Әдилә түземсезлек белән көтте. Нәкъ шул могҗизалы кичтә, йөзек бүләк итеп, Мараты аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип өметләнде. Табында әти-әнисе тост әйткәндә “оныклар сөясебез килә” дигән сүзләрне еш кыстырса да, быел да егет авызыннан аларны өметләндерерлек хәбәр ишетелмәде...