+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 гыйнвар 2021, 12:56

Пижама-Жанна

Кушамат тагарга һай остабыз да инде!Әгәр дә кызыклы кушамат хакында сүз чыкса, безнең авылның Жанна Фазылгаяны искә төшә. Дөрес, Өлфәтнур абзыйның кушаматы да үзенчәлекле – “Пушкин”. Нәрсә, бөдрә чәчле булганга шундый кушамат алгандыр, дисезме? Булды ди! Алай була калса, безнең ярты авылга бу кушамат тагылган булыр иде. Юк, тарихы икенчерәк.

Кушамат тагарга һай остабыз да инде!

Әгәр дә кызыклы кушамат хакында сүз чыкса, безнең авылның Жанна Фазылгаяны искә төшә. Дөрес, Өлфәтнур абзыйның кушаматы да үзенчәлекле – “Пушкин”. Нәрсә, бөдрә чәчле булганга шундый кушамат алгандыр, дисезме? Булды ди! Алай була калса, безнең ярты авылга бу кушамат тагылган булыр иде. Юк, тарихы икенчерәк.

Элек кәнсәләр дип йөртелгән йорттагы телефон янында “на высякий пажарный ыслучай” кизү тору булган. Ары-бире район түрәләре шалтыратса, кәнсәләрдә­ге телефон әбизәтелне җавап бирергә тиеш! Өлфәтнур абзагыз­ның кизү чиратында телефон шалтырый башлаган бит, рәхмәт төшкере! Коммунист, алдынгы механизаторның бик матур итеп кенә “сөнәй базарында” йөргән чагы булган бу вакытта. Әйтергә кирәк, ул елларда “Кем әле бу?” дигән сорау шалты­ратучыларның стандарт сораула­рының берсе иде. Телефонның теге очыннан нәкъ шушы сорау яңгыраган: “Кем әле бу?” Әллә уянып бетмәгән, әллә сорауны аңлап бетермәгән, әллә Өлфәтнур абзый шаяртырга уйлаган, анысы инде хәзер беркемгә дә мәгълүм түгел: ни булса да булган, аның җавабы кыска һәм кәнкрит яңгыраган: “Пушкин!” Нәтиҗәсе билгеле: бүген оныклары да бөек шагыйребезне искә төшереп тора. Сәнәге кыйм­мәт түгел, җәпләкәсе кыйм­мәт, диләрме әле? Горурланып йөртә алар бу кушаматны.
Ә инде менә Фазылгаян абзыйга килгәндә, алай дип һич кенә дә әйтеп булмас иде.
...Фәрдәнә әтисенең туган көненә нәрсә алыйм дип озак уйланды. Институтның дүртенче курсында укып йөргән кызның акчасы ташып тормаса да, заводта эшләгән абыйларыннан “акмаса да, тамып торгач”, “запасы” һәрвакыт булды. Шул “запас” дигән акчаларга башкаладан нинди дә булса “модный” әйбер алып кайтып, әнисе белән әтисен куандырып торды студент кыз. Бигрәк тә бер бүлмәдә шәһәр кызлары белән яшәү аңа зур тәэсир ясады. Аларны башкалага яллардан шәхси машиналарында гына китереп куйган әти-әниләренең киемнәре дә башкача, кем әйт­мешли, “культур-мультур”. Ә алардан соң бүлмәдә калган хушбуй исе ике-өч көн аңкый!
Светлана исемле бүлмәдәш кызына кунакка кайтып, аларның яшәгән фатирына шаклар катып килгәне әле дә күз алдында. Вәт яшиләр, ичмасам! Фәрдәнә дә үзләренә кайткач, авылдагы йортларын бераз шәһәрчәгә охшатып җыештырып куйды. Артык-портыкларны тегендә-монда яшерде, әниләренең мал караганда кия торган киемнәрен хәтта чоланга ук чыгарып куйды, янәсе, ис чыгарып тормасыннар! Өй җиһаз­ларын әле тегеләй, әле болай күчереп, тегеләрне чистый хәлдән тайдырып бетерде. Ул китү белән әйберләр берәм-берәм яңадан үзләренең өйрәнгән урыннарына кереп кунаклый иде, әлбәттә! Тик озакка түгел, Фәрдәнәнең икенче кайтуына кадәр генә.
Ашарга да Фәрдәнә “калача” кыландырып әзерләде. Умырып токмачлы шулпа, табак тутырып ит ашарга күнеккән механизатор әтисе генә, кечкенә савытка салынган шулпа, тәлинкә төбендәге төелгән бәрәңге белән бәләкәй генә ит кисәкләренә риза булмыйча: “Ярый, монысы булды, хәзер ашарга бирегез”, – дип, өстәл артында утыруын дәвам итте.
Туган көненә бүләк итеп Фәрдәнә әтисенә пижама алып кайтты. Фазылгаян абзый пижама дип аталган әйберне бик уңайлы дип тапмаса да, кызын үпкә­ләт­мим, дип, киеп йокларга мәҗбүр булды. Икенче көнне эшкә баргач, бергә эшләгән тракторчылар каршында мактанасы килепме: “Кызым миңа туган көнгә бүләк итеп...” – дип башлаган иде, нәкъ шул урында җирдә, каһәр генә суксын икән, пижама дигән сүз онытылды да куйды бит әй! “Я инде, я, нәрсә алып кайткан бүләккә, әйтеп бетер?” – диеште хезмәттәшләре. Фазылгаян абзый, таптанып, тагын бераз уйлап торды да: “Жанна” алып кайткан, бүген шуның белән йокладым”, – дип әйтеп салды.
Икенче көнне бөтен авыл өчен ул “Жанна Фазылгаяны” булып уянды. “Ну, шуны үзебезчә йокы костюмы дип әйтсәм нәрсә була иде бит инде, әтү, бала-чагага ияреп, авызга гомергә дә алмаган сүз белән атыйм, имеш!” – дип, Фазылгаян абзый бик озак тиргәнеп йөргән, дип сөйләделәр.

Люция Әблиева.


Читайте нас: