Үсмер кызлар нигә ризыктан баш тарта?
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә төрле ысуллар белән ябыктыручылар күбәеп китте. Берәүләр — коктейльләр белән, икенчеләр — граммлап ашатып, өченчеләр калорияләр санатып ябыктыра. Алар шулай өйдән чыкмый гына акча эшли, бу алымнарның бөтен кешегә дә туры килү-килмәвен исәпкә дә алмый. Шунысы кызганыч: аларның ябыктыру системасына үсмерләр дә ышана.
10нчы сыйныфта укып йөрүче кызның фаҗигале хәлгә ни сәбәпле барып җитүе турында укытучылары да, бергә укыган иптәшләре дә ачык кына бер нәрсә дә әйтә алмый. Уку алдынгысы, елның иң яхшы укучысы, сыйныф журналында аның фамилиясе янында бары тик “5ле” билгеләре. “Аның ни өчен шулай ябыгырга теләвен беребез дә аңламадык. Ул болай да матур кыз иде. Шуңа да аның, симезмен, миңа ябыгыра кирәк, дигәненә бик аптырый идек. Барысы да әйбәт булачак, соңгы чиккә кадәр барып җитмәячәкмен, дигән сүзләре дә гаҗәп тоелды безгә ”, — дип сөйли сыйныфташ кызлары.
Светаның, гәүдәм ямьсез, дип, барлык көченә артык килограммнарын ташларга тырышуын укытучылары белгән була. Ул мәктәптәге ашханәгә йөрүдән баш тарта. Күрәсең, кыз өендә дә ризыкны граммнарга бүлеп туклануга күчкән, я бөтенләй ашауны тыйгандыр, югыйсә, дәваханәгә салырлык көнгә төшмәс иде. Беренче баруында ук табиблар 16 яшьлек кызга “нерв анорексиясе” диагнозы куя.
Света Интернет аша үзе кебек ябыгу диетасына утырган кызлар белән аралаша, туктаусыз “уңышлары” белән бүлешә, көннән-көн куркынычрак хәлгә керә барган фотоларын куя. Әти-әнисе кызны төрле психологларга йөртә, дәвалау өчен берничә тапкыр дәваханәгә сала. Ләкин өйгә кайткач, янә артык килограммнар өчен көрәш башлана. Соңгы баруында, табиблар никадәр көрәшсә дә, аны коткара алмый. Тире белән сөяккә калган кызның йөрәге тибүдән туктый...
Анорексия — күпчелек очракта үзләренең кумирларына, актрисаларга яисә модельләргә охшарга тырышкан үсмер кызлар авыруы. Бу авыру вакытында кеше ашыйсы килсә дә, белә торып, ризыктан баш тарта. Ач торудан гәүдә авырлыгының 30 процентын югалта. Кирәгенчә тукланмаудан буыннар атрофиясе барлыкка килә, авыру тире тарттырып куйган скелетка охшап кала, эчәкләр эшләми башлый.
Әлбәттә, бу куркыныч авыруга дучар булмас өчен баланы бәләкәй чагыннан ук дөрес тәрбияләргә кирәктер. Психологлар фикеренчә, матурлык идеалы нәкъ балачакта барлыкка килә. Ябык гәүдәле, нечкә озын ботлы, нәзек билле курчаклар белән уйнап, мода журналларындагы шул курчаклардан артык аерылмаган фотоларга сокланып үскән кызлар кемгә охшарга тырышсын соң?
Балаларның ничек туклануы да әти-әни игътибарыннан читтә калмаска тиеш. Болай да коры-сары, фаст-фудлар заманында үсүче яшь буынга төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Әниләр баласы өчен якын кеше генә түгел, кирәккәндә психолог та була белсә, күңелсез, йөрәк әрнеткеч хәлләр турында азрак ишетелер иде.
Фото:.b17.ru