Их, вакытны кире кайтарып булса икән!..
Кышлар җиткәч,
Яз килүен көттең.
Ашыктың син
Нигә яшәргә?
Табалмадың бары
Көчне генә: “Яратам!” — дип
Миңа дәшәргә ...
Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш. Күңелемдә көе белән бергә туган сүзләрне язып куйгач, яңадан ятсам да, йоклап китеп булмады. Уйларым бөтерелә-бөтерелә үткән елларга алып китте һәм үзем дә сизми каләмемә үрелдем. Ах, бу яшькелт күзләр! Инде бүген дә әйләнеп кайтып, җанымның тынычлыгын нигә югалттырасыз икән?!
...Язның яшеллеккә күмелгән матур бер көне. Агачларның күз явын алырлык зөбәрҗәт яфраклары үзара нидер серләшә. Талгын гына искән җил дә битараф түгел — аларны назлый, иркәли. Румия язның илаһи матурлыгына сокланып, урам буйлап өйләренә таба атлаганда, бергә мәктәптә укыган егет очрады. Гадәттәгечә, шаян елмаеп, сәлам бирде:
— Мине армиягә алалар, унынчы майда китәм. Озату кичәсенә сине дә чакырасым килә. Элек бергә укыган сыйныфташ кызларыңның да өчесе булачак. Миләүшә дә, әлбәттә. Я, килерсеңме?
— Ни дияргә дә белмим, Әлфәт. Синең кунакларың бар да парлы булса, ялгызыма алар арасыда утыру ничектер читен булыр кебек...
— Юк инде, моңлы-зарлылары да бар арада. Бәлки, үзең дә берәрсе белән якыннанрак танышып китәрсең, кем белә? Синең кебек чибәр, акыллы кызга егетләр күзе төшмәслек түгел! Алданрак килсәң, минем Миләүшәм белән серләшә торырсың.
— Ярый, әти-әниеңне дә белгәч, ризалык бирүе җиңелрәк. Тик табын артында миңа исерткеч эчемлекләр тәкъдим итмәскә сүз бир. Компот, лимонад һәм җимеш сулары гына эчәм мин.
— Ярый, сөйләштек! Көтәм, хуш!
Румия өйләренә кайткач, бар булган күлмәкләрен чыгарып тезеп куйды. Киң итәкле, шау чәчәкле күлмәген сайлап алгач, ак туфлиләре белән киеп тә карады. Коңгырт төстәге озын толымнарын бөдрәләтеп җибәрәсе генә калды... Шимбә көнне Әлфәтне озату кичәсенә барачагын әйткәч, әнисе каршы килмәде. “Өстеңә җылырак киен, таң алдыннан салкынча була”, — дигән киңәшен бирергә дә онытмады.
Әлфәт бер дусты белән урамга кунакларны каршы алырга чыккан иде. Румияне килгән уңайга аның белән таныштырды. Егетне кайдадыр күргәне бар кебек тоелды Румиягә. Кыенсынып кына кулын сузды. “Румия, сигезен-чедән китеп, һөнәрчелек мәктәбен тәмамлады, хәзер эшли. Кичке мәктәптә дә укуын дәвам итә”, — дип тезеп китте Әлфәт.
“Салават булам. Әлегә әти белән эшлим, армиягә быел алмасалар, укырга керергә уйлыйм”, — дигән егетнең күзләренә игтибар итте Румия: нәкъ аныкы кебек, яшькелт икән!
Бераздан чакырылган кунаклар җыелышып бетте. Мәҗлес башлангач, Әлфәтнең әтисе белән әнисе улларын якын итеп килгән өчен кунакларга рәхмәтләрен белдерделәр, яхшы хезмәт итеп кайтуын теләделәр. Табын артында бераз тамак ялгап алгач, ишек алдына чыктылар. Җыр-бию, такмак әйтешүләр китте. Румия дә тик басып тормады, биюгә төште. Ике гармунчы берьюлы өздереп уйнаганда, аяклар үзләреннән-үзе тыпырдый башлый шул! Биеп арыгач, җырлашып алдылар. Аннан соң вальс әйләнү башланды. Румияне Салават чакырды. Кызның нәзек биленнән кочаклап алгач, егетнең теле ачылды:
— Син башка кызлардан аерылып торасың, гүзәлсең, Румия!
— Ашыгыч нәтиҗәләр чыгармыйк әле. Баш әйләндерә торган матур сүзләр сөйлисең, матур җырлыйсың, артистлыкка укырга җыенмыйсыңмы?
Тәнәфестән соң, өйгә кергәч, Салават Румия янына күчеп утырды. Озату кичәсеннән таң беленгәндә таралыштылар. Гармунга кушылып җырлый-җырлый кечкенә генә шәһәрнең урамнарын да әйләнергә өлгер-деләр. Румиянең бер сабакташ кызы Салаватны аерып алып китәргә тырышкан иде дә, килеп чыкмады. Бераздан алар икесе икенче урамга каерылдылар. Салават нинди генә җырлар җырламады! Әйтерсең күңелендә моңа кадәр йөрткән моң чишмәсе тишелеп чыккан да, һич кенә дә туктыйсы килми. Кояш күтәрелә башлагач кына саубуллашыр вакыт җиткәнен аңладылар. Шул вакытта Салават нишләптер Румиягә әтисе турында сорау бирде:
— Нигә әтиең сезнең белән яшәми?
Румия исе китмәгәндәй кыланса да, егетнең бу соравы бәгыренә ук булып кадалды.
— Абыйсы армиядән соң Ташкентка барып урнашкан да, әтине дә кайтып алган. Имеш, анда яхшы, җылы, җиләк-җимешкә кытлык юк... Кем белән тели, шуның белән яши. Бер сүз белән әйткәндә – хөррият! — дип җаваплады кыз. Ә аннары яшькелт күзле егетнең өтеп алырга торган карашыннан җир ярылса, җир астына төшеп китәрдәй булып: “Әйе, безнең янда әти юк, ләкин әтиләре белән үскән балалардан ким түгелбез. Җил-яңгыр тидермичә үстерүче кадерле кешеләребез бар безнең!” – диде дә бар көченә өйләренә таба йөгерде. Салаватның: “Әллә үпкәләдең инде, Румия? Я инде, сорауның гаебе бармыни?” – дигән сүзләрен ул бөтенләй ишетмәде. Бәл-ки, ишетсә дә, ишетмәмешкә салышкандыр...
Берничә көн узгач, алар тукталышта очраштылар. Егет Румиянең кулларыннан тотыйм дип үрелгән иде, ул, болан баласы кебек, читкә тайпылды:
— Нигә кирәк сиңа әтисез үскән кызның кулларын тоту? Башкача минем янга якын киләсе булма, яме!
Автобус көтеп торучы кешеләрнең үзләренә карап торуларын тойгач, Румия читкәрәк китте. Салават аның артыннан иярде:
— Кызый, ник үртисең мине? Мин бит танышкан көннән башлап, гел сине генә уйлыйм.
— Әтиле кызлар турында уйла! — шундый булды җавап.
— Румия, иртәгә башкалага документларны тапшырырга китәм. Уникедә сине вокзалда көтәм.
Шулай диде дә Салават китеп барды. Икенче көнне бик озак үзе белән көрәшкәннән соң, Румия вокзалга килде. Автобус китәргә ике сәгатьләп вакыт бар иде әле.
— Син нинди чибәр, Румия!
— Телеңә салынма, яме!
— Синең арттан егетләр күп йөридер, берәрсен сайладыңмы?
— Миңа әле унсигез дә тулмаган. Егетләр турында уйларга вакытым юк әлегә, укыйсым бар.
Салаватка кызның шул сүзләре кирәк иде, димәк, Румия фәкатъ аныкы гына булачак! Ул кузгалып киткәнче, автобус тәрәзәсенә маңгаен терәп, Румиядән күзләрен алмады...
Тормыш ыгы-зыгысында Салават юкка чыкты. Укырга керә алмаган, диделәр. Бер еллап вакыт үткәч, аларның юллары тагын кисеште. Һаман да шул бер автобус тукталышында. Салаватның, якын бер кешесен очраткандай, күзләреннән очкын таралды. Тик Румиянең, ичмасам, бер генә керфеге дә селкенмәде.
— Румия синең егетең бар, диләр, дөресме? — дип сорады ул.
Румия бу сүзләрдән башта рәхәтләнеп көлде. Тынычлангач: “Әлегә беркемем дә юк, ләкин үзем кебек әтисез үскән егетне очратачагыма шиклән-мим”, — диде, егетне аптыратып. Арада тынлык урнашты.
Румия, аның күзләренә карап: “Яхшы кызлар туры килсен үзеңә. Моңлы кеше бәхетсез була, дисәләр дә, мин сиңа бары бәхет кенә телим!” — диде дә, саубуллашып китеп барды.
Румия, чынлап та, үзе кебек, әтисез үскән егет белән танышты. Туй мәшә-катъләре белән йөргән бер көнне ул танышын очратты. Шунда Салават-ның аяк киемнәре фабрикасында эшләгән, исеме чыккан кыз белән дуслашып йөргәнен белде. Нигәдер бу хәлгә аның эче поша башлады. Бер караганда, үзенең йөрәгенә гомерлек яра салган егеттә аның ни эше бар инде?! Җитмәсә, туй алдыннан. Тик Салаватның ул җилбәзәк кыз белән бәхетле булмаячагын күзаллаганга, йөрәге сыкрый. Беренче мәхәббәт очкыны кабызып, утын да салып киткән кешесенең язмышына нигәдер аның битараф буласы килмәде. Бәлки үзенең күңеленең чиста булуы аңа бу адымга барырга кушадыр.
“Ничек тә җиткерергә кирәк аңа бу турыда, акылына килсен”, — дигән уйлар Румияне Салават белән уртак танышлары аша очрашу билгеләргә мәҗбүр итте.
— Сине якын итеп әйтәм, — дип сүзен башлады ул. – Бәхетле итмәячәк ул сине, бер кулдан икенче кулга күчкән күбәләк! Телисең икән, акыллы, чибәр, саф дус кызым белән таныштырам. Ялгышасың, ай, ялгышасың, Салават!
— Синең туең кайчан? — дип кызыксынды егет.
— Киләсе айның уртасында.
— Беләсеңме, минем туй синекеннән бер атнага алдан булачак!
— Ник ашыгасың, Салават, ашыкма!
...Биш еллап вакыт узгач, көзге көннәрнең берсендә Салаватның әни-ләреннән хат килеп төште. “...Салават авариягә эләгеп, унбиш көн дәваханәдә ятканнан соң китеп барды. Үләр алдыннан гел синең исемеңне кабатлаган, сине чакыруларын үтенгән....”
Хатны укый башлау белән күзлә-реннән яшь коелган Румиянең иреннә-ре бер үк сүзне кабатлады: ник ашык-тың? Ник ашыктың?..
Нәфисә Гатиятуллина.
Чиләбе шәһәре.