+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 февраль 2021, 12:45

Тормыш могҗизалардан тора

“Гиннеcсның рекордлар китабы”нда аларның бер өлеше генә чагылыш таба

“Гиннеcсның рекордлар китабы”нда аларның бер өлеше генә чагылыш таба
“Гиннессның рекордлар китабы” — дөньяда иң укымлы басмаларның берсе буларак беренче урында. Ул дөньяның йөздән артык илендә һәм иллегә якын телдә нәшер ителә. Ел саен гадәти булмаган сәләтләрен әлеге мәртәбәле китапта мәңгеләштерү максатында 60 меңнән артык заявка алына. Шуның 40 меңе генә, махсус комиссия тикшерүен үткәннән соң, китапка кертелә. Әйткәндәй, Русиядә “Гиннессның рекордлар китабы” 1998 елдан нәшер ителә башлады. Әлеге китапта безнең илдәге рекордлар да аз түгел. Мәскәү дәүләт университеты “высотка”сы, мәсәлән, дөньядагы иң биек уку йорты булуы белән танылган. Аның биеклеле — 240 метр, бу бина 32 катлы һәм анда 40 мең бүлмә бар.
“Гиннессның рекордлар китабы” кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Анда ничек эләгергә була? Мәртәбәле басмада Башкортстан рекордлары урын алганмы?
Кем уйлап тапкан?
Әлеге басма 1955 елдан башлап нәшер ителә. Ул уннан артык төрле юнәлештәге рекордларны берләштерә. Ел саен дөнья күрүче бу китапта исемен калдыру өчен кешеләр еш кына үз сәламәт­лекләрен куркыныч астына куя. Ә кайберләре бөтенләй рекорд максаты белән эшләнмәсә дә, үзенең бердәнбер, кабатланмас һәм табигый булмаган яклары белән игътибарны җәлеп итә. Булачак рекордлар китабы авторына да аларны тупларга шундый эш-гамәлләр этәргеч биргән.
Әлеге идеянең авторы — Хью Бивер. Ул вакытта Хью Гиннесс сыра кайнатучы компаниянең башкаручы директоры була.
1951 елның ноябрендә уңыш­сыз сунардан кайтканнан соң, Бивер, мылтык мөшкәсеннән качып котылган алтынсыман арыш чыпчыгының (ржанка) гомумән, Европада иң җитез канатлы киек кош булуына дусларын ышандырырга тырыша. Кызу бәхәс куба һәм аның чишелеше дә җиңел генә булмый. Эштән соң бераз тынычлангач, Бивер, барга ял итәргә килүчеләр арасында да шуңа охшаш бәхәсләрнең еш булуы һәм кемнең хаклы икәнлеге күп очракта беләк көченә карап кына билгеләнүе турында уйлана.
Әлеге күзәтүләрдән соң шәп бизнес-идея туа. Төрле рекордларны бер китапка җыеп туплаган очракта, мондый бәхәсләр җиңел­рәк хәл ителер иде, дигән уй килә аның башына. Өч елдан соң Бивер яңа бәхәс “корбаны” була: бу юлы Шотландия кыр тавыгына караганда алтынсыман арыш чыпчыгының тизлеге бәләкәйрәк, дип дәлилләргә тырыша ул. Янә көчле бәхәс башлана һәм сунарчылар рекордлар теркәлгән китап булдырмыйча, мондый низагларны җиңеп булмаячагына тәмам ышанырга мәҗбүр була. Бивер белән бергә эшләгән Кристофор Чатвей, үзенең университетта бергә укыган дусларына, абыйлы-энеле Мак Уайтерларга шундый китап булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Һәм ул басма әзерләнә башлый. Тиешле хуплау һәм финанс ярдәме алынгач, проект 1954 елның 12 сентябрендә “Гиннесc” компа­ниясенең директорлар советында презентацияләнә.
Рекордлар китабын әзерләүче­ләр галимнәр, коллекционерлар, тикшеренүчеләр һәм статистлар исеменә ярдәм күрсәтүне сорап йөзләрчә хат яза. Ниһаять, 1955 елның 27 августында “Рекордлар китабы”ның беренчесе дөнья күрә. Басманың төп иганәчесе хөрмә­тенә аңа “Гиннеcс” сүзе дә өстәлә.
Беренче басма 198 битле була һәм 50 меңгә якын тираж белән басыла. Рекордлар китабы шулкадәр уңышлы кабул ителә ки, хәтта аның авторлары өчен дә көтелмәгәнчә килеп чыга. Һәм китапны ел саен, көз көне нәшер итәргә кирәк, дигән карарга киленә. Еллар үтү белән ул дәүләт әһәмиятендәге басма дәрәҗәсенә күтәрелә һәм тәгаен бер тема, юнәлешләр буенча махсуслаша.
Башта китап экспертлар тарафыннан расланган фәнни факт­лар тупланган белешмә буларак кына тәкъдим ителә. Соңгы унъеллыкларда биредә спорт, фән һәм техника, хайваннар дөньясы, табигать могҗизалары һәм башка юнәлешләрдәге мәгълүматлар да өстәлде.
Белешмә. 1955 елдан “Гиннесcның рекордлар китабы” дөньяның барлык иллә­рендә дә диярлек 500 миллион чамасы данәдә сатыл­ган. Нәшер ителү саны буенча, экспертлар фикеренчә, ул бары тик Коръән Кәримнән һәм Библиядән генә калыша.
Ничек эләгергә?
Билгеле, дөнья күләмендә төрле өлкәләрдә рекордлар, гадәти булмаган күренешләр әледән-әле булгалап тора һәм аларның һәммәсен дә телгә алынган басмага кертеп бетерү мөмкин түгел. Әлеге эшчәнлекне махсус комиссия контрольдә тота. Ул казанышларны теркәү белән генә чикләнми, ә тәкъдим ителгән хәл-вакыйганың тәгаен таләпләргә туры килүен, кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен дә контрольдә тота.
Әгәр “Гиннессның рекордлар китабы”на яңа рекорд белән керергә яисә аңа кадәр теркәлгәнен уздырырга телисез икән, моның өчен “Guinnessworldre­cords.­com” рәсми сайтына кереп, түләүсез заявка калдырырга кирәк. Шунда ук сез тәкъдим итә­се рекордның әлегә кадәр булганына туры килү-килмәве белән дә танышып була. Заявканы карау вакыты 12 атнага кадәр сузылырга мөмкин. Әгәр аны тизләтергә телисез икән, 800 доллар түләргә туры килер. Китапны нәшер итү­челәрдә сезнең рекорд ниндидер кызыксыну уята икән, заявка бирүче белән ике арада килешү төзеләчәк. Рекордның нинди таләпләр буенча билгелә­нәчәген компания үзе билгели. Әлбәттә, тәкъдим ителәсе казаныш теркәл­гәндә, телгә алынган комиссия вәкиленең дә катнашуы мотлак. Һәм шушы шартлар үтәлеп, яңа рекорд теркәлә икән, дәгъва итүчегә бу турыда сертификат тапшырыла, “Гиннессның рекордлар китабы”ның яңа басмасында бу рекорд турында белеш­мә бирелә.
Мәртәбәле басмада үзенең исемен мәңгеләштерергә теләүче­ләр саны елдан-ел арта. Әлбәттә, аларның күбесе, беренче чиратта, шәхси дан, макталу өчен эшләнә. Рекорд куючылар да бик күп. Аларның байтагы китапка берничә тапкыр кергән. Ашрит Фурманның исеме, мәсәлән, бу китапта 200дән артык рекорд куючы буларак телгә алына. Әйтик, Эйфель манарасында бер сәгать эчендә иң күп чүгәләп басу (приседание), сөт шешәсен баш түбәсендә тотып йөгерү, иң озын каләм ясау буенча әлегә аңа тиңләшүче юк. Ә менә борын озынлыгы буенча Төр­киядән Мехмет Озиреккә тиң­ләшер кеше юк. Аның маңгаеннан борын очына кадәр ара 8,8 сантиметрга җитә...
Әлбәттә, аның беренче карашка тәрбияви дә, фәнни дә әһәмияте юк кебек. Басманы тәнкыйть­ләүчеләр дә аз түгел. Чынлыкта, кешеләр әлеге китапка кереп калу өчен ниләр генә эшләми! Францис­ко Доминго исемле кешене, мәсәлән, яңа рекорд артыннан куып, дөньяда иң зур авызлы кеше булып танылган. Иреннәрен як-якка зурайткач, ирен әйләнәсе 16,99 сантиметрга җиткән. Кем белә, бәлки, нәкъ шундый “тузга язмаган” яисә акылга сыймаслык хәлләр кешеләрне яңа рекордларга этәрә торгандырда инде?!
Башкортстаннан кемнәр кергән?
2020 елга булган мәгълүмат­лар­га караганда, Уфа “Гиннессның рекордлар китабы”нда ике тапкыр теркәлгән.
2016 елда абруйлы басманың махсус комиссиясе Европаның көнчыгыштагы иң чиктәге географик ноктасы буларак Уфаны раслый.
Икенчесе 2019 елда теркәлде. Уфа шәһәр телестудиясе журналисты Денис Ганиев туры эфирны туктаусыз алып баруда дөнья рекорды куйды һәм “Гиннесслар китабы”на кертелде. 2019 елның 28 декабрендә көндезге 12 сәгать­тән алып 29 декабрьнең 12 сәгатенә кадәр ул студиягә килүче кунаклар һәм телевизион тамашачылар белән өзлексез әңгәмә алып барды. Хәтта, 24 сәгать үткәннән соң да ул эш урынында калып, туры эфир эшчәнлеген дәвам итә.
Әлеге тапшыруның башланган сәгатеннән алып ахыргача сту­диядә “Гиннессның рекордлар китабы” вәкилләре була һәм бире­дәге хәлгә проект нормалары кысаларында бәя бирә.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фотолар ачык Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: