+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2021, 12:40

Читлектәге картлык

— Әгәр дә иртәгә шушы карчык акылына килмәсә, полиция чакыртам, — диде ризасызлыгы йөзенә үк чыккан ир.

— Әгәр дә иртәгә шушы карчык акылына килмәсә, полиция чакыртам, — диде ризасызлыгы йөзенә үк чыккан ир.

Самат күзләрен ачканда кояшның беренче нурлары йокы бүлмәсе тәрәзәләре аша үтеп керә башлаган иде. Хатынын уятмаска тырышып, акрын гына урыныннан торды да, кечкенә караватта йоклап ятучы кызы Алия янына килде. Ике яшьлек сабый төш күрә иде, ахры, йөзендә елмаю алымнары чагыла. Самат кызның читкә аткан юрганын янә өстенә япты да, шыпырт кына урынына ятмакчы иде, стенага шакыган тавыш ишетелде. Кызчык ризасызлыгын күрстәтеп, чыраен сытты һәм күзләрен ачты. Аның күзләрендә курку белән беррәттән гаҗәпләнү иде. Янәсе, “Ник тавышланасыз? Нигә йокымны бүлдегез?” Әти кеше сабыйны шунда ук кулына алмаган булса, Алия бөтен өйне яңгыратып елап җибәрер иде. Хәер, өйдәге өлкәннәр генә түгел, хәтта шушы кечкенә кызчык та мондый тавышларга өйрәнеп бара иде инде.
Әтисе кызын әнисе янына күчереп салгач та Алия йокларга ашыкмады. Әле бер, әле икенче якка боргаланды, шыңшыды. Әнисе Айгөл дә кызын кулларына алып тибрәтеп карады, әмма Алиянең йокысы югалган иде инде. Шулай итеп, яшь гаилә бүген дә таң беленә башлау белән йокыларыннан уянды.
Самат иртәдән кичкә кадәр эшли. Әлбәттә, атна уртасында йокы туймый, гаиләсе янында да тәүлегенә берничә сәгать кенә була ала, шуңа да ял көннәрен көтеп ала ул. Бу ялда да йокысын туйдырганчы йоклап, гаиләсе белән урамда йөрерләр, кибеткә барып, кирәк-яракны алырлар, дип уйлаган иде, әмма иртәнге шушы вакыйга һәркемнең кәефен кырды. Алия төшкә кадәр көйсезләнде, Самат иртәнге аштан соң телевизор алдына утырды, Айгөл аш-су бүмәсендә чуаланды.
— Әгәр дә иртәгә шушы карчык акылына килмәсә, полиция чакыртам, — диде ризасызлыгы йөзенә үк чыккан ир.
— Нишләтсеннәр инде аны? Алып китеп ябып куя алмыйлар, өлкән кешедән штраф түләтү мөмкин түгел, — диде хатыны иренә.
— Ул акылыннан шашты, ахры. Бәлки аны юләрләр йортына җибәрерләр?! — Самат кызганнан-кызды.
— Кит инде! Ни сөйлисең син?! Ул әби үз акылында. Аңа аралашу җитми, шуңа бәргәләнә күрәсең.
Самат та белә иде карчыкның юләр түгеллеген, ачуыннан шулай диде ул. Әмма мондый иртәләргә чик куярга вакыт. Сабыеның күтәренке кәефе, тыныч йокысы өчен барысына да әзер шул әти кеше.
Озак та үтмәде, идәндә шыңшып йөргән Алия әтисе итәгенә килеп утырды, бераздан шунда йоклап китте. Әти кеше акрын гына урыныннан торып, кызчыкны караватына илтеп салды.
Күрше карчыкның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шулай стенага шакуы гадәти хәлгә әверелә башлады. Бүлмә почмагының бер ягыннан башлый да, өй буйлап шулай шакып бара. Аннары - кирегә. Самат берничә тапкыр әби янына кереп сөйләшергә дә уйлады, әмма ишек ачучы булмады.
Алияне кичке йокыга салганда янә шушы тавышлар ишетелде. Ирнең ачуыннан бит очлары алланды. Самат карчык яшәгән фатирга юнәлде. Кыңгырау төймәсенә озак кына басты ул, әмма ишек ачылмады.
— Ачыгыз! Ач, дим!
Әби эндәшмәде.
— Тагын шулай стенага шакыйсыз икән, полиция чакыртам. Иштеттегезме? Ничәнче көн бит инде, бала йоклый алмый, үзебез өйдә ял итә алмыйбыз! Сез көннәр буена өйдә ятасыз ла ул, миңа бит иртәгә иртән эшкә барасы бар, — дип һаман әрләшүен дәвам итте ир.
— Балакаем, ишекне ач әле, — ишек артындагы карчының тыныч тавышыннан Самат югалып калды. Әбинең тавышын беренчегә ишетә иде ул. Бу фатирга күчкәннәренә ярты елга якын вакыт үтте. Әлегә кадәр аның бу карчыкны бер тапкыр да күргәне булмады, алай гына да түгел, фатирга кергән-чыккан кешене дә очрамады ул. Әмма күршедә кеше яшәвен аяк, телевизор тавышыннан, шушы тавышларны ишетеп белә иде.


(дәвамы бар).
Читайте нас: